Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Дуслар турында

Дуслар турында

Юлга чыгып бетсә дәртең, китсә хәлең,таныла да, таныта да юлдашларың.Очратсаң да үзеңнән дә әйбәт, шәбен,дусларсыз да кала кайчак бу башларың.Кичәгеләр инде бүген качып китә,якыннарың ятка әйләнә ялгы...

Юлга чыгып бетсә дәртең, китсә хәлең,
таныла да, таныта да юлдашларың.
Очратсаң да үзеңнән дә әйбәт, шәбен,
дусларсыз да кала кайчак бу башларың.
Кичәгеләр инде бүген качып китә,
якыннарың ятка әйләнә ялгыш белән.
Кырык бәла кайчак ялгыз баштан үтә,
тәгәрәшеп көрәшәсең язмыш белән.
Xəлең кайтса, якыннарың кире кайта,
барысы ихлас, барысы әйбәт, кадерле без.
Бәгырьдәге җөй янында җөйләр арта,
яшьтән шулай бик яралы бәгырьле без.
Дуссыз яшәү утсыз яшәү караңгыда.
Көз коелган яфрак кебек дуслар яна.
Шайтан колы сыймый инде арабызга
иңгә иңне терәп янда берәү кала.
Берәү кала. Мин тапмасам, мине тапкан.
Икебез дә изгелеккә инанабыз.
Без бeртөсле, булсак та бит җиде яттан,
без бик көчле, икебез - бер дивана без.
Дөнья безне таныштыра, чагыштыра.
Яхшылыкта гына болай уйлар һаман.
Бер чатыннан бер чатына чабыштыра,
җилли-җилпи җиз иләктән или заман.
Иман сатсак сатар идек инде күптән,
алып китә шайтан күпме кешеләрне!
Үзеннән дә яхшы дуслар таба бүтән,
без табабыз үзебезнең ишеләрне.
Кадыйр Сибгатуллин
Фото: pixabay
#Кадыйр Сибгатуллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи