Хәтәр җилләр, шаулы диңгезләр, Зәңгәр күкләр, үткен кыялар... Илләр, гөлләр, чыклар, болытлар – Ничек болар җиргә сыялар?
Хәтәр җилләр, шаулы диңгезләр,
Зәңгәр күкләр, үткен кыялар...
Илләр, гөлләр, чыклар, болытлар –
Ничек болар җиргә сыялар?
Сөю, көю, шатлык, сагышлар,
Кайнар яшьләр, татлы тойгылар...
Язмыш, үлем, ачлык, мохтаҗлык –
Бер йөрәккә ничек сыйдылар?!
Гомерендә шундый сорауны
Бирмәгәндер нинди ир генә!
Сыйдыра бу йөген дөньяның
Кеше генә, изге җир генә.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала