РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин белән «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон әңгәмәсе.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин. /dumrf.ru фотосы.
– Хөрмәтле Равил хәзрәт, 2022 елда без олы вакыйганы – Бөек Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен рәсми кабул итүенә 1100 ел тулуны Россия күләмендә зурлап билгеләп үттек. Сүз дә юк, бу эштә Сезнең башлап йөрүегез һәм Ил башлыгының аны хуплавы гаять зур роль уйнады. Бу вакыйгадан соң дүрт ел вакыт үтте. Татарстанның башкаласы Казанда һәм Изге Болгар җирендә узган әлеге күркәм чара Сезнең хатирәләрдә ничек сакланып калды икән?
– 2022 елда Россия тарихында беренче мәртәбә зур мөселман дини юбилеен дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм иттек. 1989 елда миңа, шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин инициативасы белән, Болгарда һиҗри календарь буенча 1100 ел тулуны бәйрәм итүне оештыруда актив катнашырга насыйп булды. Бу вакыйга дини яңарышыбызның бер зур этәргече, иман учагыбызны дөрләтеп җибәрүче булды дип саныйбыз. Милади ел исәбе буенча 1100 еллыкны үткәрүгә килгәндә, аны берничә ел фикерләп, җәмәгатьчелеккә җиткереп килгәннән соң, 2020 елда Россия Президенты Владимир Путинга шәхсән җиткерергә Аллаһ Раббыбыз мөмкинлек бирде. Илбашы сүземне зур илтифат һәм ихтирам белән кабул итте, нәтиҗәдә, тарихи хәтеребезне яңартуга, дини-милли яшәешебезне җанландыруга ирештек. Иң сөендергәне шул иде: безнең зур дәүләт хадимнәре – федераль дәрәҗәдәге дәүләт эшлеклеләре Марат Шакирҗан улы Хөснуллин белән Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тәкъдимебезне хуплап, федераль оештыру комитеты җиң сызганып эшкә кереште. Мин моның өчен бик рәхмәтле, бергәләп эшләвебез нәтиҗәле булды. Федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге төрле чаралар исемлеге төзелде. Россиядә яшәүче халыклар алар аша ислам диненең Россия тарихындагы урыны, гүзәл мәдәнияте белән танышты. Россиядәге мөселман мәхәлләләрен, гомумән, татарларны берләштерде. Дәүләт белән дини оешмалар арасындагы хезмәттәшлекне ныгытты. Еллар узу белән, шуңа да шөкер итәм: 2022 елда үткәрелгән юбилей да бик зур яңа башлангычларга этәргеч бирде, ягъни ул вакыттагы хезмәтләребезнең бәрәкәтен әлегәчә сизәбез, һәм ул дәвам да итәчәк, Аллаһы боерса. Мәсәлән, планга кергән Тарихи мәчетнең реставрациясенең беренче өлеше төгәлләнде, хәзер икенче чиратына тотындык. 2022 елда Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл ачтык. Шул ук елны Хан мәчетенең реставрациясенә проект эшләнеп бетеп расланды. Борынгы мәчетебезне төзекләндерүне башлау мәсьәләсендә дә дәүләт даирәләренең карашы уңай. ИншәАллаһ, бу эш тә якын арада башланачак. Татарстан археологларының Касыйм җирлегендә Чыңгыз варисы Арслан-Али хан белән аның җәмәгате Фатыйма солтанның каберләрен табу да әлеге уртак хезмәтләребезнең әһәмиятен арттыра. 2022 ел чаралары үткәннән соң да эшләребез кимемәде, бәлки артты гына, Аллаһка шөкер.
– Ике ел рәттән, ягъни 2024 һәм 2025 елларда, без ике олуг шәхесебез – Ризаэддин Фәхреддин белән Муса Җаруллаһ-Бигиевнең 165 һәм 150 еллыкларын билгеләп үттек. Бу мөбарәк бәйрәмнәр уңаеннан нинди чаралар уздырылуын тагын бер кат искә төшереп үтсәгез иде. Бер уңайдан милләтебезнең янә бер могтәбәр шәхесе Исмәгыйль Гаспринскийның да быел юбилее узуын күздә тотып, аның да эшчәнлегенә бәһа бирсәгез иде. Әлеге шәхесебезне тиешле дәрәҗәдә олылыйбызмы, аның исемен мәңгеләштерүдә нәрсәләр эшләнә?
– 2023 елда Хөсәин Фәизхановның тууына 200 ел тулудан башлап, олуг фикер ияләребезнең – Ризаэддин Фәхреддин, Муса Бигиев һәм Каюм Насыйриның юбилейларын үткәрдек. Быел исә Габденнасыйр Курсавиның – 250 еллыгы һәм Исмәгыйль Гаспринскийның 175 еллыгы билгеләнә. Рухани идарә буларак, бу гыйлем ияләренең калдырган әсәрләрен, кыйммәтле фикерләрен өйрәнүне һәм киләчәк буыннарга да җиткерүне бурычыбыз дип саныйбыз. Даими рәвештә, ягъни ел саен Мәрҗани, Фәизхан, Фәхреддин, Баруди, Биги, Буби, Гаспралы исемендәге укуларны – халыкара, бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләрен үткәрәбез. Фәизханов, Фәхреддин, Бигиевләргә багышлап, махсус китап серияләре нигезләп, эзлекле рәвештә елына берничә исемдә аларның әсәрләрен чыгарып барабыз. Эшебез моның белән генә бетми: бу яңа китаплар Россия буйлап мәхәлләләребезнең, мәдрәсәләребезнең китапханәләренә таратыла, уку йортларыбызда шәкертләр тәрбияләүдә файдаланыла, яшь галимнәр диплом һәм диссертацияләр яза. «Мәдинә» нәшрият йортыбыз әлеге хәзинәләрне киң халыкка җиткерү өчен күп көч куя. Хәтта бу китапларның бик күбесенең электрон нөсхәләрен нәшриятның сайтында бушлай алырга мөмкин. Халыкка мәгълүматлар популяр рәвештә Диния нәзарәтенең газета-журналлары, социаль челтәрләр, видеохостинглар аша язмалар һәм видеоматериаллар рәвешендә җиткерелә. Бигиевнең 2025 елда узган 150 еллыгын алыйк. Аны масштаблы рәвештә үткәрә алдык. Ә иң мөһиме – «Мәдинә» нәшрият йортында Бигиевнең хезмәтләре кергән рус һәм татар телләрендәге 51 китап нәшер ителү планлаштырылган иде. Хәзергә аның яртысы диярлек дөнья күрде. Хезмәтләр иске госманлы, гарәп теленнән тәрҗемә ителде. Бу сан белән генә чикләнмәбез дип уйлыйм, чөнки Бигиевнең бар хезмәтләре дә табылмаган әле. Шул исәптән, аның Коръән тәрҗемәсе, Һиндстан чорында язылган әсәрләре дә табылмаган дип исәпләнелә. 2025 елда Мәскәүдә уздырылган X Муса Бигиев укуларында Үзбәкстаннан килгән галимнәр үзләрендә Һиндстанда табылган хезмәте барлыгын җиткерде һәм безнең белән дә бүлешергә вәгъдә бирде.
Быелгы юбилейларга килгәндә, Исмәгыйль Гаспралы – нәкъ менә Х.Фәизханов биргән юнәлешне күтәреп чыгып, аны тулы бер иҗтимагый юнәлеш буларак тормышка ашырган зур җәмәгать хадиме. Исмәгыйль бәйне Россия мөселманнарының бердәмлеге идеологы буларак та беләбез. Әлеге мәсьәлә хәзер дә бик әһәмиятле. РФ мөселманнары Диния нәзарәте үз эшендә, бар милли үзенчәлекләрен саклаган хәлдә, Россия өммәтенең бердәмлеге фикеренә тугры. Гаспралының, киләчәктә Россиягә иң зур мөселман дәүләтләренең берсенә әверелергә насыйп булыр, минемчә, һәм бу аның бөек христиан державасы буларак әһәмиятен һич тә киметмәс, дигән сүзләре бар. Эшчәнлегебез берничек тә башка дингә һәм аларның вәкилләренә каршы юнәлдерелмәгән. Без дә, Исмәгыйль бәй фаразлаганча, Россиянең дөньяда иң зур православие һәм шул ук вакытта эре мөселман державасы булуын телибез. Бу Россиянең тышкы сәясәтенә тулысынча туры килә. Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасында (ОИС) күзәтүче ил булуына былтыр 20 ел тулды. Бу вакыт эчендә Россия белән Ислам дөньясы илләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең үсешен күреп торабыз. Габденнасыйр Курсавиның да олуг юбилеена багышлап, ике хезмәтен тәрҗемә һәм фәнни аппарат җәһәтеннән яңартып чыгарырга ниятебез бар.
Тагын шуны да горурланып әйтә алам: 2026 елда Төркиядә Ш.Мәрҗанинең «Вафият әл-әсләф вә тәхиййәт әл-әхлаф» биографик җыентыгы чыгачак дип өметләнәбез. Моның төп чыгаручысы ИРСИКА ислам тарихын вә мәдәниятен өйрәнү үзәге булса, илебезнең «Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен үстерү фонды» («Фонд поддержки исламской культуры, науки и образования») матди яктан катнаша, Диния нәзарәтебез дә бу эшкә ярдәм итә. Исегезгә төшерим: әлеге хезмәт ике өлештән гыйбарәт булып, Мәрҗани исән вакытта аның беренче – теоретик кереше, ягъни мөкаддимә өлеше генә чыгып кала. Ә 6 меңгә якын биография тупланган алты томлык икенче өлеше кулъязма рәвешендә кала. Менә шул зур байлык 2026 елда басма хәлдә чыгар дип планга кергән. Әсәрне әзерләүдә дин әһелләребездән Дамир хәзрәт Мөхетдинов катнашты. Әйтик, Мәрҗанинең укучысы Хөсәин Фәизхан остазының үзенә үк аерым исемнәр, географик атамалар язылышында хәрәкәләр куеп чыгуны киңәш иткән була. Бу материалларны Төркия галимнәренә җиткердек һәм әлеге эшнең мәгънәле, китапның эчтәлеген дөрес белгертү ягыннан кирәкле булуын исбатладык.
– Татарстанның башкаласы Казанда инде ничә ел рәттән халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» дигән зур чара уздырыла. 2024 елда үткән форумда Якын Көнчыгыш, Азия, Африка һәм Европа илләреннән (87 илдән) 20 мең кеше катнашса, былтыр (2025 елда) уздырылган әлеге чарага 104 илдән һәм Россиянең 82 төбәгеннән вәкилләр килде. Бу форум хакында да фикерегезне ишетәсе килә.
– Иң беренче чиратта, үземнең туган ягым, кече Ватаным булган Казан шәһәрен 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алуы белән тәбрик итәм, бу нисбәттән шатлануымны белдерәм. Күп еллар дәвам иткән халыкара мөселман киносы, төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивале, ислам илләре белән багланышларны ныгытуга корылган KazanForum, гомумән алганда, мәдәни тормышның алга китүе, туристик потенциал – болар барысы Казанның мәдәни башкала исеменә лаеклы булуын дәлилли.
Икътисади җәһәттән дә KazanForum үзенең вазифасын үтәсен, Татарстан халкына гына түгел, Россия күләмендә дә бәрәкәтебезне арттыруга сәбәпче булсын, дип догада торам. Үткән гасырларда безнең татар эшмәкәрләре сәнәгатьтә, халыкара сәүдәдә, икътисади багланышлар өлкәсендә үзләрен таныткан, гади халыкның да яшәешен кайгыртып, дәүләтнең дә матди көчен арттырган. Шөкер, хәзерге көндә дә Марат Шакирҗан улы Хөснуллин, Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кебек замандашларыбыз бар, аларның хезмәте белән дә илебез икътисади максатларына ирешә.
– Хөрмәтле Равил хәзрәт, 2024 елда Сез җитәкләгән Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан нинди чаралар уздырылды, тагын ниләр эшләргә җыенасыз? Шул хакта да сөйләп үтсәгез иде.
– Мин Мәскәүгә имам-хатыйб буларак 1987 елда килдем. Үзгәртеп кору җилләре дини өлкәгә дә үтеп керә башлаган чор иде ул. Мәскәү Җәмигъ мәчете Россиянең Үзәк Европа өлешендә бердәнбер ябылмый калган мәчет иде. Рязань, Владимир, Ярославль, Тверь, Тамбов, мөселманнар күпләп яшәгән Мәскәү яны халкы өчен мәчетебез бердәнбер гыйбадәт йорты иде. Шул вакыт урыннарда мәхәлләләр корыла башлады. Ярославль, Тверь вә башка шәһәрләрдән активистлар безгә киңәш-табышка килә һәм тарихи мәчетләрне кайтару, гыйбадәт кылуларны башлап җибәрү турында сораша башлады. 1992 елда Мәскәү һәм Мәскәү яны Ислам үзәген булдырып, тирә-юньдә оешып килгән мәхәлләләр белән эшли башладык, 1994 елда исә Диния нәзарәте дә кордык. Шул чорда алган юнәлеш буенча – башка дин һәм милләт вәкилләре белән дустанә яшәгән хәлдә, рухи кыйммәтләребезне кайтару, дини тормышны торгызу, халкыбызны үстерү юлында әлегәчә барабыз, Аллаһка шөкер.
1996 елда, мин Үзәк Россия төбәгенең мөфтие буларак хезмәт иткән вакытта, Идел буе, Урал итәге мөфтиләре, Мәскәү Җәмигъ мәчете нигезендә, Россия мөфтиләр шурасын төзү тәкъдиме белән чыктылар. Мөфтиләр шурасы күп еллар бик актив эшләп килде, ә 2019 елгы корылтайда исә без, килешеп, ике оешманы берләштерергә булдык. Мөфтиләр шурасына караган төбәк Диния нәзарәтләре Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенә керергә карар бирде. 2024 елдагы чираттагы корылтайга бу күчеш төгәлләнде диярлек. Хәзерге көндә юлыбызга күнгән бар мәхәлләләрне дә бер түбә, бер байрак астына туплап бетердек.
Диния нәзарәтенең 30 еллыгын билгеләп үтүнең истәлекле тагын бер ягы: күпсанлы илләрдән шәрәфле кунаклар килеп, Җәмигъ мәчетебез эчендә халыкара бик зур утырыш узды, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең җитәкчесе буларак, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Безнең өчен бу шатлык өстенә шатлык, нур өстенә нур булды. 2025 елда исә Аллаһ Раббыбыздан олы бер рәхмәткә, бүләккә ия булдык. Иганәчебез Сөләйман Кәримов ел саен үткәрә торган «Рамазан Кәрим» һәм «Корбан Кәрим» акцияләренә өстәп, 2025 елда «Хаҗ Кәрим» – 5000 кешегә бушлай хаҗ кылу өчен иганәсен бүлеп бирде. Шуларның күпчелеге – махсус хәрби операциядә катнашучылар яисә аларның туганнары. Илебез кичерә торган бу сынаулы елларда әлеге хәйрия акциясе мәхәлләләребезгә бер юаныч булды, Аллаһның рәхмәте киң икәнен искә төшерде.
– Узган гасырның туксанынчы елларында бүлгәләнгән мөфтиятләрнең кайчан да булса берләшүе – киләчәктә бер мөфтият булып яшәве мөмкин хәлме?
– Кызганыч ки, Советлар Союзы таркалуга, диния нәзарәтләребез дә таркалмый кала алмады. Ул бары тик Уфа шәһәрендә урнашкан Советлар Союзының Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтенә генә кагылмады. Таркалу шаукымы Төньяк Кавказ мөселманнары диния нәзарәтен дә читләтеп үтмәде. Төньяк Кавказ диния нәзарәте, андагы республикалар үзләренең мөстәкыйльлеген игълан иткәч, һәрбер җөмһүриятнең җитәкчесе, президенты үзенең мөстәкыйль дини идарәсе булуын теләде. Шуңа күрә Төньяк Кавказда һәр республиканың үзенең Диния нәзарәте барлыкка килде. Һәрберсе үзенең мөфтиен сайлады.
Безнең Уфа шәһәрендәге Диния нәзарәте дә, кызганыч ки, берлекне саклап кала алмады. Моның, һичшиксез, сәбәпләре булды. Мин аларны шәрехләп тормыйм. Иң беренче, безнең ике күрше республика үзенең аерым мөстәкыйль Диния нәзарәтен булдыру эшенә кереште. Беренче булып Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте: «Элекке Диния нәзарәтен торгыздык», – дип, мөстәкыйль Диния нәзарәте төзеде. Аннан соң Татарстан Республикасында мөстәкыйль Диния нәзарәте барлыкка килде.
Аннан инде бу башка төбәкләргә күчте: әүвәл Саратов өлкәсе мөселманнар диния нәзарәте, Пенза өлкәсе мөселманнар диния нәзарәте, аннан соң Чувашия, Мордовия, Марий Эл, кыскасы, Себергә үк барып җитеп, Себер мөселманнар диния нәзарәте, Идел буе мөселманнар диния нәзарәте оешты. 1993 елга кадәр, үзебез Мәскәүдә яшәп, Мәскәү белән Түбән Новгород һәм Санкт-Петербург (ул вакытта Ленинград) арасында бернинди башка мәчет булмаган төбәкләрдә, үзәк буларак, Уфа шәһәрендәге Диния нәзарәтеннән аерылып чыгарга теләмәгән идек.
Без дә Мәскәүдә мөстәкыйль дини идарә оештырырга мәҗбүр булдык. 1994 елда, моның бик зур презентациясе буларак, Мәскәүнең Яңа Арбаттагы «Октябрь» киноконцерт бинасында, ике мең кешелек залда, бар гарәп-мөселман илләренең илчелекләре белән, Рус православие чиркәве митрополиты мәрхүм Питирим (дөньялыктагы исеме – Константин Владимирович Нечаев) хәзрәтләре һәм Россия яһүдиләренең баш раввины Адольф Шаевич, шулай ук башка христиан конфессияләренең җитәкчеләре катнашында, зур бер чара үтте. Әлеге җыелышта шәрәфле кунаклар сыйфатында Россия Федерациясенең вице-премьеры Сергей Шахрай, тышкы эшләр министры Андрей Козырев, хөкүмәт аппаратында эшләүче дин эшләре буенча вәкилләр, чит илләрдән килгән дин һәм дәүләт хадимнәре дә бар иде. Һәм, әлбәттә, Уфа шәһәреннән Тәлгать хәзрәт Таҗетдин да, бу чарада катнашып, мөфти булып сайлануым һәм Диния нәзарәтенең рәсми теркәлү алуы уңаеннан, тәбрик-котлавын ирештерде. Тора-бара Мәскәүдәге Диния нәзарәтебез тирәсендә күпсанлы төбәкләрнең мәхәлләләре, җирле мөфтиләре туплана башлады. Оешкан елларда «Россиянең Европа өлеше мөселманнары» үзәге буларак барлыкка килсәк тә, кыска вакыт эчендә Идел буе, Урал, Сибирия төбәкләреннән дә мәчет-мәхәлләләр безнең белән берлектә эшләргә һәм, бездән үрнәк алып, ислам дини тормышын куәтләргә теләделәр. 2014 елда, шуңа нигезләнеп, атамабызны Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе дип киңәйтеп үзгәрттек, дәүләт, моны хуплап, яңа исемдә теркәде.
Инде соравыгызның асылына килик: илебездәге күпсанлы дини идарәләрнең берләшүе мөмкинме һәм кирәкме? Соңгы елларда бездә бу мәсьәләгә төрле мөфтиләрнең шәхсиятләре, үзара килешү-килешмәүләре күзлегеннән карау таралды. Бу – ялгыш фикер. Шәхесләр килә һәм китә, ә дин яши, милләт яши, рухи үзәк буларак, Диния идарәсе дә эшчәнлеген дәвам итә. Өммәтебезнең язмышы һәркайсыбызның шәхси мәнфәгатьләреннән өстенрәк һәм кыйммәтрәк.
Мин һәрвакыт болай дип әйтеп килдем һәм шул фикеремдә калам да: Россиядә ислам диненең төзеклеге, төрле ялгыш фикер-карашлар таралмавы, өммәттә фетнәләр чыкмавы мантыйгыннан берләшү һичшиксез кирәк. Бу дәүләтнең дә мәнфәгатенә туры килә. Әгәр дини идарәләребез бердәм булса, ул вакытта ислам оешмалары вертикальләшер иде, алар, бер сүздә булып, кабул ителгән карарларны, фәтва һәм игъланнарны, мөрәҗәгатьләрне бер авыздан әйтә алыр, һәм бер карар белән эшли алыр идек. Бу Президентка да, хөкүмәткә да – таяныч, җәмәгатьчелеккә, бигрәк тә мөселманнарның үзләренә файдалы булыр иде. Әгәр дә хәзерге көндә берсе – чуртан, икенчесе – кысла, өченчесе аккош булып, һәрберсе шулай төрле якка тартса, бу бит мөселманнарның да күңелен төшерә.
Аңлыйм, берләшкән вакытта Диния нәзарәте бер һәм Мәскәүдә булырга тиешле, чөнки монда утыз алты ислам дәүләтенең илчеләре, гарәп илләре дипломатлары эшли. Ислам экономикасы, Ислам финанслары, Ислам банк системасы, Ислам хәләл системасы Мәскәүдә урнашкан, биредә ныгыган һәм үсеш тапкан. Әлеге гарәп илләренең корольләре, әмирләре иң беренче чиратта Мәскәүгә килә, Президент, хөкүмәт һәм Мәскәүдәге мөфтият җитәкчеләре белән күрешә. Аннан алар ни Махачкалага, ни Грозныйга, ни Уфага, ни Казанга барып тормый, чөнки вакытлары юк. Россиягә килде, Президент белән күреште, мәчеткә килеп мөфти белән очрашты, намазын укыды да китеп барды. Шуңа күрә сәяси үзәк – Мәскәүдә, хөкүмәт үзәге – Мәскәүдә, дипломатик үзәк – Мәскәүдә, иҗтимагый үзәк – Мәскәүдә, сәяси партияләр – Мәскәүдә. Шул сәбәпле, Рус православие чиркәве дә Загорскида яисә Сергиев Посадта урнашмаган, ә Мәскәүгә күчерелгән. Берләшкән очракта да ул берлек бары тик Мәскәүдә генә булырга мөмкин.
Кавказда, Урта Азия республикаларында, Казакъстанда булганда, андагы мөфтиләрдән һәм дәүләт җитәкчеләреннән еш ишетәм: «Без, беренче чиратта, Мәскәүне тыңлыйбыз, Мәскәүгә карыйбыз, «Говорит и показывает Москва» – моны беркайчан да онытмыйбыз», – диләр. Шуңа күрә һәрвакытта Мәскәү нәрсә әйтә, Мәскәүдә нинди карар чыга, Мәскәү нинди фәтва бирә – ул бүген безнең реаль тормышыбыз. Әгәр дә мөселманнарны берләштерү була икән, мөселманнарның үзәген каядыр башка перифериягә, провинциягә урнаштыруга шул ук үзәкләр, төбәк мөфтиятләре каршы булачак. Алар үзәк мөфтиятнең бары тик Мәскәүдә булуына гына ризалашачак. Бу гаклый яктан да акылга сыя торган фикер әлбәттә. Нәтиҗә ясап әйткәндә, мин, һичшиксез, бердәмлеккә, сафларыбызның ныклыгына өндим, һәм бу җәмәгатьчелекнең, өммәтебезнең бер программасы, бер максаты, якты бер хыялы булырга тиеш дип исәплим. Бәлки, әлеге максатка без, бүгенге мөфтиләр, ирешә дә алмабыз, ләкин яшь буын дин әһелләренә шул юнәлешне күрсәтеп, шул юлга өндәргә, шуны васыять итәргә тиешбез.
– Мөхтәрәм мөфти хәзрәтләре бүген нинди уй-хыяллар белән яши икән?
– 1987 елда мин, яшь хәзрәт, Мәскәүгә имам итеп чакырылгач, бер елдан соң беренче имам булып сайландым. Шул елларда эшне активлаштырып җибәргәндә, күрәм: янымда дини гыйлемле, миңа ярдәм итәрлек кеше юк. «Кайчан яшьләребезне үзебез тәрбияләрбез дә, алар безнең яныбызда эшли башлар, кайчан ислам галимнәрен, ислам интеллектуалларын булдырырбыз икән, моның өчен эшне нәрсәдән башларга икән?..» – дип уйландым. Шуннан иң беренче эш итеп Мәскәү дәүләт университетының, Азия һәм Африка илләре институтының профессорларына, аерым алганда, профессор Наумкинга мөрәҗәгать иттем: «Безнең кадрларыбыз юк, рухи үсеш өчен сезнең ярдәмегез кирәк!» – дидем. Галимнәр чакырып, алар белән киңәш-табыш итештем һәм: «Ярдәм итегез, уку әсбапларыбыз, дәреслекләребез юк, ислам турында тәгълимат бирә торган бернинди китапларыбыз юк.
Русча белмәгән кешеләр рус теленә тәрҗемә иткән гарәп китаплары бастыралар. Безнең кулга эләккәннәреннән чыгып, болар мөселманнардан көлү өчен генә чыгарылган китаплар дип саныйбыз. Шуңа күрә үзебезнең китаплар, үзебезнең дәреслекләр булырга тиешле, аларны үзебез башкарырга тиешле!» – дидем. Менә шундый хыял белән яши башлаган идем мин ул чакта. Бүген горурланып әйтәм: Аллаһыга шөкер, Ислам уку йортларын булдырдык. Хәзерге көндә үзебез оештырган Болгар Ислам академиясе, Казан Ислам институты, Казан Ислам университеты (аның да учредителе без булып торабыз) бар. Мәскәүдә дә Ислам институты һәм башка уку йортларын, Аллаһыга шөкер, булдырдык. Аларның дәрәҗәсен күтәргәннән-күтәрә барабыз. Уку йортларыбыз лицензия алып кына түгел, дәүләт аккредитациясе алып, уку һәм гыйльми дәрәҗәләр бирүгә лаек булды. Шул сәбәпле, хәзер кандидатларны да, докторларны да әзерли башладык. Теология буенча кандидатлар, докторлар һәм, әлбәттә, дин гыйлеме фәннәре кандидатларын, докторларны да үзебез укытып, әзерләп чыгара башладык. Болар – бүген үзебезнең яңа үсеп килә торган галимнәребез, зыялыларыбыз, интеллектуалларыбыз.
Минем бүгенге уй-хыялларыма килгәндә, Аллаһы Тәгалә мөселманнарның бердәмлеген насыйп кылса иде. Дәүләтнең сәясәте дә шуңа килеп, без бер һәм бердәм мөфтият булдыра алсак иде. Минем өчен бүген иң шатлыклы күренеш – үсеп килә торган ислам галимнәребезнең, ислам интеллектуалларыбызның саны арта баруы. Зур хыялым исә – белемле, акыллы, киң карашлы, Россия мөселманнары башка ислам илләренә үрнәк булырдай галимнәрне әзерләгән җәмгыять булдыру. Моны булдыра алабыз, чөнки безнең база бар, мирасыбыз бар, рухи мирасыбыз көчле. Шул рухи мираска таянып, галимнәребезнең фикерләрен тагын да куәтләргә һәм үстерергә бурычлыбыз. Ни өчен хәзерге көндә галимнәребезнең мирасын Төркиядә, Мисырда, Сәгуд Гарәбстанында өйрәнәләр? Алар, безгә килеп, конференцияләрдә докладлары белән чыгыш ясый. Бу гаҗәеп хәл бит! Дөнья масштабында танылган шәхесләребез бар дигән сүз бит бу! Безнең исә аларны, үзебезнең мирасыбыз, дип, әле дә булса кайтарып бетерә алганыбыз, галимнәребезнең хезмәтләрен һаман табып бетергәнебез юк. Безгә ул әсәрләрне табарга, аларны халкыбызга кире кайтарырга, халкыбызга гына түгел, дөнья масштабында төрле телләрдә танытырга кирәк. 200 ел элек, 150-100 ел элгәре нинди алдынгы фикерле кешеләребез булган – без аларны күрсәтергә тиеш. Хыялларымның тагын берсе – Россия Федерациясенең миллион кеше яшәгән шәһәрләрендә ким дигәндә бер мәчет булдыру, бер Җәмигъ мәчетен төзетү. Кызганыч ки, русча «город-миллионник» дип йөртелгән шәһәрләребездә әле бер мәчет төзүгә дә рөхсәт булганы юк. Менә шул миллион кеше яшәгән шәһәрләрдә Җәмигъ мәчете төзүне Аллаһ насыйп итсен!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала