Сынчы Рада Нигъмәтуллинаның тууына 90 ел
Скульптор, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1984), Татарстанның халык рәссамы (2002), Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2007), РФнең атказанган рәссамы, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1971) Рада Хөсәен кызы Нигъмәтуллина 1931 елның 14 апрелендә Казанда туган.
Ул, Казандагы 80 нче (1934-1940 нчы елларда 1 нче) мәктәпне тәмамлагач, башта – Казан сәнгать училищесын (1954), аннары И.Е.Репин исемендәге Ленинград сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын (1960) тәмамлый. Диплом эшен («Миләшкәй») «бишле»гә эшли. Остазлары – М.Анушкин, С.Ахун.
Р.Нигъмәтуллинаның кайбер хезмәтләре: «Уеннан уймак», «Беренче сыйныфлар», «Апуш», «Әллүки», «Сара Садыйкова», «Сөембикә» һ.б.
Р.Нигъмәтуллина 2019 елның 12 октябрендә Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә вафат булды.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА