Тарихчы, тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы ФАнең «Рухи культура һәм гуманитар белемнәрнең үсеше» дигән фәнни Советының рәисе, 1994 елдан Халыкара Төр...
Тарихчы, тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы ФАнең «Рухи культура һәм гуманитар белемнәрнең үсеше» дигән фәнни Советының рәисе, 1994 елдан Халыкара Төрки академиянең академигы Сәвия Мөхәммәтдин кызы Михайлова 1942 елның 21 сентябрендә Саба районының Туктамыш авылында туган.
Ул Көнчыгыш, Европа һәм Себер төрки халыкларының тарихын, аларның рухи һәм сәяси культуралары формаларын, Шәрык дөньясын һәм Россия Көнчыгыш халыкларының мәгърифәтчелек үзенчәлеге мәсьәләләрен, хәзерге заманда милләтара мөнәсәбәтләр һәм милли мәдәниятләрнең узара багланышлары проблемаларын өйрәнә.
Сәвия Михайлова тарафыннан 150дән артык фәнни хезмәт иҗат ителгән.
Ул 2007 елда вафат булды. Казан шәһәренең Юдино зиратында җирләнде.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала