Шагыйрь Рөстәм Акъегетнең тууына 70 ел
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987), Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты (2007), 1991 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь һәм журналист Рөстәм Габдрахман улы Фәйзуллин (әдәби тәхәллүсе – Акъегет) 1951 елның 5 мартында Татарстанның Балык Бистәсе районындагы Балтач авылында туган.
Басылып чыккан кайбер китаплары: «Ак болыт шәүләсе» (1987), «Төнге сулар» (1991), «Янды бер шәм таңнарда...» (2001), «Карусели осени» (рус телендә, 2006). Ул шулай ук каләмдәшләре З.Насыйбуллин һәм Р.Юныс турындагы әдәби тәнкыйть мәкаләләре авторы да.
Р.Фәйзуллин 2020 елның 19 июлендә Казанда вафат булды.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА