ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

Фото ясалма фәһем ярдәмендә башкарылды.
Баллы әнис
Ютәлдән котылу өчен, мондый кәнфит ясап суыру файдалы. Термостагы ярты стакан кайнар суга 2 аш кашыгы әнис орлыгы салып, 1 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, 200 грамм бал кушалар һәм сүрән утта, болгата-болгата, 1 сәгатьләп пешерәләр. Тәлинкәгә тамызган тамчы җәелмәсә, дару әзер, дигән сүз. Уттан алып, 1 чәй кашыгы лимон согы кушалар, үсемлек мае белән майланган кечкенә формаларга агызалар. Бүлмә температурасында бераз каткач, суыткычка куялар.
Кәрәзле бал сихәте
Борынның лайлалы тышчасы ялкынсынганда, һәр сәгать саен 15 әр минут бал кәрәзе чәйнәргә киңәш ителә. Ялкынсыну беткәннән соң да 1 атна буе көненә 1 тапкыр кәрәз чәйнәүне туктатмыйлар, бу авыруның кабатлануыннан саклый. Көз һәм яз буе кәрәз чәйнәгәндә, томау да төшми, грипп та йокмый.
Буын сызлаганда
Балтыр, буыннар сызлаганда, 20 мл ылыс сыгынтысын (экстракт) һәм 200-250 г диңгез тозын җылы суга салып, балтырлар күмелерлек итеп утыралар. Яисә сирень чәчәгенең спиртлы төнәтмәсен сөртәләр. Яки сельдерей белән дәваланалар – көненә 2 тапкыр 2 шәр чәй кашыгы согын эчәләр, яисә вакланган 1 аш кашыгы тамырын 400 мл кайнар суда, төреп, 4 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 2 шәр аш кашыгы эчәләр.
Бананлы кекс
2 банан, 3 йомырка, 1 стакан шикәр, 4 аш кашыгы коры сөт, 4 аш кашыгы иссез үсемлек мае, 8 аш кашыгы он, 1 чәй кашыгы сода, серкә кирәк. Йомырка белән шикәрне агарганчы туглап, коры сөт, май өстиләр дә, миксер белән күпертәләр. Соданы серкә белән сүндереп, онга, аннары онны йомыркалы шикәргә кушалар. Бананны чистартып, турыйлар, изәләр, камырга кушалар. Майланган табага он яки манный сибеп, камырны салалар һәм 40 минут пешерәләр.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала