АЙГА КЫРЫН КАРАМА Уку өчен 1 минут

Айга кырын карама

Айга кырын карама

Җитен орлыгы бөерне чистарта 1 аш кашыгы җитен орлыгын термостагы 1 стакан кайнар суга салып, төнгелеккә калдыралар. Барлыкка килгән дерелдәвек массаны иртән 1 стакан кайнар су өстәп сыеклыйлар. Өчкә бүлеп, көн буена эчеп бетерәләр. Дәва курсы – 1 атна, көн саен яңа кесәл ясарга кирәк.

Җитен орлыгы бөерне чистарта

 

1 аш кашыгы җитен орлыгын термостагы 1 стакан кайнар суга салып, төнгелеккә калдыралар. Барлыкка килгән дерелдәвек массаны иртән 1 стакан кайнар су өстәп сыеклыйлар. Өчкә бүлеп, көн буена эчеп бетерәләр. Дәва курсы – 1 атна, көн саен яңа кесәл ясарга кирәк.

 

 

Лимонлы сарымсак

 

Буыннарга тоз утырганда, мондый төнәтмә белән дәвалану файдалы. 3 лимон һәм 150 г сарымсакны иттарткычтан чыгарып, яхшылап болгаталар, 500 мл кайнатып суытылган су өстиләр, 1 тәүлек төнәткәч, сөзеп, салкынча караңгы урында саклыйлар, һәр иртә саен 50 шәр мл эчәләр.

 

 

Суган сихәте

 

2 баш суганны, кабыгын чистартмыйча, яхшылап юалар да, 1 литр су, 10 грамм шикәр салып, кайнатып чыгаралар, сүрән утта 15 минут пешерәләр. Сөзеп, һәр 2 сәгать саен яртышар стакан эчәләр. Мондый төнәтмә кан басымын күтәреп кенә калмый, организмдагы стрептококкларны, дизентерия һәм туберкулез таякчыкларын да үтерә. Яшел суган кыяклары исә каротинга бай, ул сулыш юлларының лайлалы катламын ялкынсынудан саклый һәм тирене матурайта. Баш авыртканда, баш суганны урталай кисеп иснәү булыша.

 

 

Баш авыртканда

 

Баш өянәге (мигрень) интектергәндә, 15-20 грамм дару ромашкасы чәчәген 1 стакан кайнар суда пешерәләр дә, көн буена 3кә бүлеп эчәләр. Яисә көн дәвамында берәм-берәм 10 миләш җиләге ашыйлар, бу әле йокысызлыктан да дәвалый. 2 шәр аш кашыгы гөлҗимеш һәм артыш җиләге, наратбаш үләнен 0,5 литр кайнар суда 30 минут төнәтәләр, сөзәләр һәм көненә 2 тапкыр, ашаганнан соң, 1әр стакан эчәләр.

 

 

Канны нәрсә сыегайта?

 

Балык мае канны сыегайтып кына калмый, инде булган склероз яссы төерләрен дә эретә. Табибләр атнасына 3-4 тапкыр балык ашарга киңәш итә, балык майлырак булган саен, файдалырак. Диңгез кәбестәсен дә даими ашарга кирәк: коры суүсемнәрне каһвәтарткычта тарттыралар да, тоз урынына кулланалар, көнлек норма – 1 чәй кашыгы. Диңгез кәбестәсендәге йод канның оючанлыгын киметә һәм тамырларны ныгыта. Көненә 5-6 бадәм яки әстерхан чикләвеге, шулай ук грейпфрут, кызыл татлы борыч, помидор, кавын ашау да канны сыегайта, кан басымын нормальләштерә.

 

 

Кабартма

 

1 стакан җылымса су яки сөткә 2 шәр аш кашыгы он һәм көнбагыш мае, 1 чәй кашыгы чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр, ярты чәй кашыгы тоз, 2 йомырка сарысы салып туглап, 15-20 минут кабарталар, аннары чама белән 2 стакан он өстәп, камыр басалар, өстен каплап, 1-2 тапкыр басып төшереп, кабарталар. Аннары түгәрәкләр әвәлиләр, уртасын тишәләр, тагын кабарталар, майда кыздыралар. Табынга шикәр оны сибеп бирәләр.

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи