Журнал «Безнең мирас»

Камал театры Венгриядә Халыкара фестивальдә катнаша

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Будапештта Мадача исемендәге VI Халыкара театр фестивалендә катнашачак. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
23 апрельдә Венгриянең милли театры сәхнәсендә Камал театры артистлары Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев куелышында «Килмешәк» спектаклен күрсәтәчәк.
Фестиваль программасында Бөекбритания, Сербия, Венгрия, Дания, Украина, Литва, Чехия, Германия, Португалия, Казахстан, Словакия, Франция, Швеция театрлары бар. Россияне Камал һәм Вахтангов (Мәскәү шәһәре) театрлары тәкъдим итәчәк.

  • Камал театры MITEMда беренче тапкыр гына катнашмый. 2014 елда фестиваль программасында «Җәйнең бер көнендә» спектакле күрсәтелде.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/26/183348/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру