Республикада Уку өчен 13 минут

Тюльпан Минһаҗева: «Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының абруен арттыру юлында без!»

«Татар теле - Халкым теле» Бөтенроссия конкурс һәм семинары янәдән гаризалар кабул итә. Проект татар теле һәм әдәбияты укытучыларын методикада яңа инновацион алымнар кулланырга өйрәтүгә һәм тәҗрибә бүлешү өчен махсус үзәк булдыруга юнәлдерелә.

«Татар теле - Халкым теле» Бөтенроссия конкурс һәм семинары.
«Татар теле - Халкым теле» Бөтенроссия конкурс һәм семинары.

1 проект «Татарча сөйләшәбез!» 11-13 декабрь көннәрендә «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә узачак (гаризалар инде кабул ителә башлады). “Татарча сөйләшәбез!” темасына багышланган проект татар телендә сөйләшү күнекмәләрен формалаштыруга һәм үстерүгә юнәлтелгән авторлык практикалары, методлары һәм алымнары белән уртаклашу максатыннан оештырыла. Программа үз эченә экспертлар белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр һәм иҗади чараларны ала.

 

Конкурста төрле типтагы белем бирү учреждениеләрендә эшләүче татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары катнаша ала:

• гомуми белем бирү оешмалары (мәктәпләр, лицейлар, гимназияләр);

• мәктәпкәчә белем бирү оешмалары (балалар бакчалары);

• балалар өчен өстәмә белем бирү оешмалары (балалар иҗат үзәкләре, мәктәп укучылары сарайлары, тел үзәкләре, клублар һәм студияләр);

• татар теле һәм әдәбияты буенча программаларны гамәлгә ашыручы башка белем бирү оешмалары (якшәмбе мәктәпләре, балалар үсеш үзәкләре, мәдәни-ял итү учреждениеләре).

«Икенче этапка җиңүчеләр һәм барлык катнашучылар чакырыла. Ул иҗади конкурс һәм семинар форматында Чувашия Республикасы Батыр муниципаль районының Кызыл Чишмә авылында урнашкан «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә узачак. Бу урын очраклы гына сайланмаган: үзәк күрше төбәкләрдәге татар торак пунктлары өчен үзенчәлекле географик һәм мәдәни үзәк булып тора.Татар телендә укытучы мөгаллимнәрнең абруен арттыру юлында без!» - дип бүлеште «Татар теле - Халкым теле» проекты җитәкчесе Тюльпан Минһаҗева.

Проектны оештыруда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Чувашия Республикасы Батыр муниципаль округы администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан фәннәр академиясе Гамәли семиотика фәнни-эзләнү институты, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан яшьләр министрлыгының ДБУ «Сәләт» яшьләр үзәге, Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фонды, АНО ИЯҮ «Сәләт - Батыр» катнашалар.

Конкурсны мөмкин кадәр күбрәк регионнарга җәелдереп, масштаблы итеп  һәм укытучыларны актив катнаштырып уздыру өчен, катнашучылар һәм җиңүчеләр өчен аерым бүләкләр һәм кызыксындыру чаралары каралган. Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр selet.biz сайтында кабул ителә.

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи