Тарихи мирас Уку өчен 3 минут

Татарлашкан удмуртларның мәчет төзү тарихы

Кешенең гомере – дөнья һәм ахирәт капкалары арасында сузылган бормалы, сикәлтәле юл ул. Һәрберебез шушы юлны үтә. Үткән юлларыбызны тарих тузаны ничек кенә капламасын, җир өстендә калган эзләребез югалмый, нәсел агачыбыз корымый. Бүгенге язмам, ислам-һидәят юлында шанлы-данлы юл үткән, буыннар горурланырлык тирән эз калдырган ерак бабаларыбыз хакында.

Туган авылым Кукмара районына кергән, Мамадыш районы белән чиктәш Түбән Үрәс (Нижняя Русь) Кукмарадан – 25 км, Казаннан 170 км ераклыкта урнашкан. 2024 нче елда халык санын алу мәгълүматлары буенча, 217 кешенең 110ы – татар, 101е – удмурт, 5есе – керәшен, 1се – төрекмән.

Кукмара районының Түбән Үрәс авылы.
Кукмара районының Түбән Үрәс авылы.

 

Бабайларыбызның татарлашуына – 200 ел

1710-1716 нчы елларда үткәрелгән халык санын исәпкә алу документыннан күренгәнчә, бабаларыбыз ясаклы удмуртлар булган. Патша Русиясендә удмуртларны вотяклар дип атап йөрткәннәр. Көчләп чукындыру сәясәте алып барылган чорда, мәҗүсилектә булган авыл халкының бер өлеше көчләп чукындырыла, бер өлеше ислам-һидәят юлын сайлый һәм, мөселманлыкка күчеп, тора-бара татарлаша. Аларның татарлашуына да инде 200 елдан артык вакыт үтеп киткән.

Мөслим бабайга куелган кабер ташы. 2020 ел.
Мөслим бабайга куелган кабер ташы. 2020 ел.

 

Табигать көчләренә табынган мәҗүси авыл халкын ислам диненә Мөслим бабай дәгъват кылган. Ул авылда беренчеләрдән булып ислам диненә күчкән. Аның тырышлыгы белән, авыл халкының күпчелеге ислам дине йолаларын үтәп яши башлаган. Патша хөкүмәте эзәрлекләсә дә, Мөслим бабай дәгъватын дәвам иткән. Авылыбызда дәгъватчы бабай турында бик матур риваять тә бар. Мөслим бабай 1829 елда – 68 яшендә вафат була. Риваять буенча, аны озатырга башка җирлектән килгән туганы Мөрсәлим дә (ревизия документында – Мусалим) вафат була. Аларны авыл башындагы тау итәгенә яңа мөселман зираты ясап дәфен кылалар. Кабер урыны сакланып калган. 2020 елның ноябрь аенда Мөслим бабай белән Мөрсәлим бабай каберенә авыл халкы тарафыннан чардуган һәм гранит кабер ташы куелды.

Мәчетнең михраб ягы.
Мәчетнең михраб ягы.

 

Ислам динен качып тотарга туры килә

Патша хөкүмәте мәҗүсилектә булган халыкларның ислам диненә күчүләрен хупламаган. Бабаларыбызга ислам динен 50 елдан артык качып тотарга туры килә. Авыл бае Рәхмәтулла Рамазанов (мәҗүсилектәге исеме – Ракей Романов) ике катлы йортының беренче катында – мәчет, икенче катында мәдрәсә ача. Архив документларыннан күренгәнчә, ислам динен рәсмиләштергәнче үк, ягъни 30 ел алдан бабаларыбыз, Өркеш, Тәкәнеш кебек күрше татар авылларыннан муллалар чакырып, дин сабагы алганнар. Шуларның берсе – Мирхәйдәр Мифтахетдинов исемле кешенең Үрәскә (хәзерге атамасы – Түбән Тәкәнеш) килеп, мәҗүси авыл халкына дәрес бирүе турында Мамадыш өязе исправнигының 1896 елның гыйнварында Казан губернаторына язган шикаять хаты сакланган. Ул, Мифтахетдиновның дәресләре авыл бае Рәхмәтулла Рамазановның ике катлы өендә үтүен билгеләп, тиз арада чара күрүләрен сорый. Мирхәйдәр бабайга дәгъваты өчен нинди җәза бирелүе турында мәгълүматны эзләү дәвам итә.

1832 елда Мәчкәрә авылының 30 мәҗүси удмурты ислам динен рәсмиләштерәләр. Түбән Үрәс авылында яшәүче 34 хуҗалык башлыгы, алардан үрнәк алып, ислам динен рәсмиләштерү артыннан йөри башлый. Ниһаять, 3 ел тырышлык куйганнан соң, 1900 елда, 34 гаилә башлыгына һәм аларның гаилә әгъзаларына ислам динен тотарга рөхсәт бирелә, һәм аларны 4 км ераклыктагы Өркеш авылы мәхәлләсенә беркетәләр.

 

Үзәк урамнан мәчет күренеше.
Үзәк урамнан мәчет күренеше.

 

Удмурт бабайларыбызның мәчет төзү тарихы

Бабаларыбыз шул елны ук мәчет ачар өчен хезмәт куя башлый. Районыбызның Кәчемир авылы мөселманнары, үзләренә яңа мәчет төзегәч, иске мәчетләрен авыл халкына бүләк итеп бирәләр. Бабаларыбыз, 30 км ераклыктагы авылдан мәчет бүрәнәләрен ат белән ташып, авыл уртасына өеп куялар. Авылдан нибары ярты км ераклыктагы керәшен халкы яшәгән Танькино (борынгы исеме – Урясь Учи) авылында 27 авылны берләштергән, эре миссионерлык үзәге булган зур чиркәү эшләп торган, һәм авылның икенче ягында – удмурт авылында тагын бер зур чиркәү эшләгән. Әле бит авылның яртысы – христианлашкан удмуртлар. Чиркәү әһелләре, бабаларыбызның христиан җирлегендә мәчет төзергә җыенулары турында белүгә, кичекмәстән Казан епархиясенә хәбәр итәләр.

Озак та үтми, авылга Мамадыштан пристав һәм Казан миссионеры Миропольский килеп җитә. Авыл халкын куркытып та, янап та карыйлар, ләкин бабаларыбыз үз сүзләрендә нык торалар: «Без ислам динен сайладык, безгә башка дин кирәкми!» – диләр. Миропольский Казанга кайтуга архиепископ Арсенийга 2 битне тутырып хат яза: «Вотяки-магометане теперь составляют свой приход. Все это устраивает вотяк деревни Урясь, совративший язычников в магометанство Ракей Романов, в магометанстве Рахматулла Рамазанов. У язычника Ракея был отец Роман с русским именем, близкий к христианству; а ныне сын его язычник превратился в магометанина и строит мечеть. И это совершенно в христианской деревне, в одной версте от села Урясь-Учи. Господи, помилуй!» Шул рәвешле ул кичекмәстән чара күрүне үтенә. Мәчет ачарга рөхсәт бирелми кала. Бабаларыбыз мәчет ачарга рөхсәт сорап Казан епархиясенә тагын 3 тапкыр – 1903, 1905 һәм 1906 елның башында гаризалар язалар, ләкин авылда яшәүче христианнарга «соблазн» була дип, мәчет ачарга рөхсәт бирелми.

1906 елның ахырында Николай патшаның Октябрь манифесты чыга. Дин иреге бирелү турындагы хәбәрне ишетүгә үк, авыл мөселманнары декабрь аенда Казан губерна идарәсенә кабат үтенеч хаты язалар. «Безнең мәхәллә булып торган Өркеш авылы урман, ерганаклар артында урнашкан. Яз-көз айларында ерганакларга су тула. Балаларыбыз бәйрәм намазларында катнаша алмыйлар. Ислам динендәгеләргә гает намазын калдыру гөнаһ санала. Безнең авылга мәчет бик кирәк. Мәчетне авыл читендә, авыл христианнарыннан аерып торган ерганак артында, үз акчабызга салабыз», – дип вәгъдә бирә алар.

Ниһаять, 1907 елның маенда Җәмигъ мәчетен салырга рөхсәт бирелә. Рәхмәтулла бай Рамазанов 3000 сум хәләл акчасын мәчет төзелешенә фида кыла. Бабаларыбыз мәчетне 150 кв.м (эчке өлеше – 116 кв.м) зурлыкта, стеналарын калын, нык итеп салалар. Мәчкәрә мәдрәсәсен тәмамлаган Низаметдин улы Хөсәен мәчеткә имам-хатыйп итеп җибәрелә.

 

Мәчет турында риваять

 

Халык хәтерендә мәчет төзелү датасы белән бәйле бик матур риваять сакланып калган. Авыл халкы мәчет төзелешенә Кукмара районының Киндеркүл авылыннан Габдулла һәм Шәфигулла исемле ике останы чакыра. Ике күрше – Фәйзулла белән Хуҗахмәт абыйлар үз атлары белән тау итәгеннән төзелешкә таш ташыйлар. Шул елны икесенең дә гаиләсендә бер-бер артлы ир балалар дөньяга аваз сала. Мәчет төзүчеләр хөрмәтенә сабыйларга Габдулла һәм Шәфигулла исемнәрен кушалар. Авыл халкы әнә шул рәвешле мәчет төзүче осталарның исемен мәңгеләштерә.

Авыл тарихын, метрикаларны өйрәнә башлагач, ике атна аерма белән генә туган сабыйларның нәкъ менә мәчет салган – 1907 елның көзендә туулары билгеле булды. Нәкъ риваятьтә сөйләнгәнчә, Шәфигулла абый белән Габдулла абый гаиләләре, күршеләр булып, авылның үзәк урамында, кара-каршы йортларда яшәделәр. Икесе дә авылда мулла хезмәтен башкаручы абруйлы кешеләр иде. Балаларының кадер-хөрмәтендә яшәп, олы яшькә җитеп вафат булдылар. Урыннары җәннәт түрләрендә булсын!

 

Мәдрәсәдә 60 шәкерт белем алган

 

Соңрак мәчет каршында ике катлы мәдрәсә дә төзелә. Ләкин, чиркәү әһелләре язган шикаять нигезендә, 3 ел гөрләп эшләп торган мәдрәсәне, сабак бирүче абыстайга 1 сум штраф салып, ябып китәләр. Мәдрәсәне япкан вакытта 60 укучы дин сабагы алган. Патша хакимияте фикеренчә, мәчет яны мәдрәсәсе ябылуының төп сәбәбе – авылда яшәүче христиан балаларына тискәре йогынты ясау мөмкинлеге булуы һәм хакимият тарафыннан Хөсәен мулланың политик яктан тотрыксыз дип табылуы. Мәдрәсә эшен тикшерү белән бәйле 30 биттән артык күләмле архив документында барлык мәгълүматлар да «секретно» грифы астында бирелгән.

 

Мәчетнең архитектура үзенчәлеге

 

Мәчет манарасының татар авылларына хас сигез кырлы түгел, алты кырлы булуы, манара нигезенең ике өчпочмакны бер-берсенә кертеп алты почмаклы йолдыз рәвешендә ясалуы һәм мондый символның «Сөләйман мөһере» дип йөртелүе, татар җирлегендә бик сирәк очравы, мәчетнең кирпечтән түгел, ә авылда чыгарылган табигый таштан салынуы һәм, шул сәбәпле, проекттан берникадәр читкә тайпылуы – болар бар да Түбән Үрәс мәчетенең уникальлеген күрсәтә торган билгеләр. Мәчеткә тарихи экспертиза ясаучы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илзирә Рәшат кызы авыл өйләреннән читтә яшеллеккә күмелеп утыра торган мәчетебезне күреп гаҗәпкә калып: «Гадәттә, татар авылларында мәчетне авыл уртасында салалар. Минем 36 еллык тәҗрибәмдә бу беренче очрак. Мәчетегезнең авыл өйләреннән читтә салынуы да – уникаль күренеш», – диде.

Коръән китабы. Кукмара районының Мәчкәрә авылы мәчете музее.
Коръән китабы. Кукмара районының Мәчкәрә авылы мәчете музее.

 

Петр I кәнсәләр эшенә регламент кертү сәбәпле, архив чыганакларында бабаларыбызның һәрбер адымы теркәлеп барылган, аларда бабаларыбыз язган прошение, авыл приговорлары, чиркәү әһелләре язган шикаятьләр, авыл имамының Николай патшага язган хаты – барысы да сакланып калган.

Тәвәккәл, үҗәт бабаларыбыз, максатларына ирешү өчен, Патша Русиясе дәүләт депутаты, татарлардан беренче адвокат булган Сәетгәрәй Алкинга кадәр барып җиткәннәр, бөтен Казан епархиясен аякка бастырганнар. Тәкъва бабаларыбыз диннәрен рәсмиләштерү өчен – 3 ел, мәчет төзү өчен – 7 ел, мәдрәсә ачтыру өчен тагын 3 ел көрәшкән. Барлыгы 13 ел гомерләрен авылда ислам динен ныгытуга багышлаганнар. Бу ислам-һидәят юлында булган фидакарьлек түгелме?!

 

Тарихи мәчетне саклап калырга кирәк

 

2022-2026 нчы елларда мәчеткә техник паспорт ясалды, җирләре рәсмиләштерелде, тарихи экспертиза ясалды. Түбән Үрәс мәчетенең районда гына түгел, ә Казан артында табигый хәлдә сакланып калган, татарлашкан удмуртлар төзегән бердәнбер мәчет булуы расланды һәм 2024 елның сентябрь аенда төбәкнең әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты буларак Дәүләт реестрына теркәлде.

Әле күптән түгел генә мәчетебез, тарихи мәчетләрне төзекләндерү программасы кысаларында, Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының «Сохраняем вместе» проектына кертелде. Авыл мәчетен төзекләндерү өчен мөхтәсибәттә счет ачылды.

120 елга якын тарихы булган Түбән Үрәс мәчете – татарлашкан удмуртлар үз куллары белән үзләренең хәләл акчаларына төзегән, удмуртларның татарлашу тарихын яктырта торган бердәнбер мәчет! Аны саклап калу, Кукмара районы тарихы өчен генә түгел, республика тарихы өчен дә бик мөһим!

Әлхәмдүллилләһ, бабаларыбыз безне ислам-һидәят юлына чыгарып калдырдылар, без алар белән чиксез горурланабыз һәм һәр ташына бабаларыбызның маңгай тире тамган, кул җылысы калган кадерле ядкярне – мәчетебезне киләчәк буыннарга төзек хәлдә тапшырырга барлык тырышлыгыбызны куячакбыз, иншәАллаһ.

***

Мәкаләмне йомгаклап, Аллаһы Тәгаләгә биргән чиксез нигъмәтләре өчен рәхмәтемне җиткерәм, мәчетебезне саклап калуга өлешләре кергән барча кешеләргә дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм бәрәкәте ирешсен!

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи