Журнал «Безнең мирас»

Нугайбәкләр шәҗәрәсе

Авылларыбыз тарихын язганда, Азнакай төбәгенә бәйләнешләре булган байтак нәсел агачлары белән танышырга һәм аларны җентекләп өйрәнергә насыйп булды. Әйтик, бүгенге көндә киң таралган Нугайбәковлар фамилиясен йөртүче кешеләрне кайларда гына очратырга туры килми. Нугайбәк нәселен өйрәнү нәтиҗәсендә, Азнакай районындагы иң борынгы Урсай авылы тарихы язылып, 1998 елда «Еллар авазы» исемендә китап булып чыкты.


Урсайның кеше исеменнән барлыкка килүен исбатлый алдык. Кирәкле дәлилләр Нугайбәков Мәрданша шә­җәрә­сеннән табылды.


1930 елда Мәрданша Нугайбәков бу шәҗәрәне Мөхәммәтхафиз Габделфатыйх ахун Нугайбәковтан язып ала. Анда түбәндәге насел агачы китерелган иде: Габделфатыйх – Хәлил Мулла улы, Хәлиулла мулла – Шәмсетдин улы, Шәмсетдин – Нугайбәк улы, Нугайбәк – Хәсән улы, Хәсән – Урсай улы, Урсай (авылга нигез салучы) – Җыеш улы, Җыеш – Исәнгол улы, Исәнгол – Сарыбай улы, Сарыбай – Бүләк улы, Бүләк – Аккүз улы, Аккүз – Арслан улы, Арслан – Алгынчы улы, Алгынчы – Куганчы улы, Куганчы – Гирәет улы, Гирәет би (бәй) исә чыгышы буенча Нугай урдасыннан кабилә башлыгы була.


Тарихчы-галим Марсель Әхмәтҗа­новка мөрәҗәгать итик. «Уникенче дәрәҗәдәге Нугайбәк бине Хәсән угыллары мондыйлар: Күрмәкәй, Яр­мөхәммәт, Шаммас, Сәлташ, Шәм­сет­дин, Габделваһап. Унөченче дә­рәҗәдәге Күрмәкәй (Хөрмәкәй) бине Нугайбәк углы Урсай авылындагы Шаһингәрәй (Шәнгәрәй) кантун. Шәмсетдин бине Нугайбәк Урсай авылында булып, углы Хәлил мулла дигән кеше. Ярмөхәммәт бине Нугайбәк углы Чаллыда, Галибай хәзрәт. Ярмөхәммәт Биби исемендәге кызы Кичүчат авылында Нәҗметдин бине Фәсхетдин никахында иде».


Автор мондый искәрмә бирә: «Ги­рәет (Кирәет) би шәҗәрәсенең берничә күчермәсе Татарстанның Азнакай төбәгендә табылды. Гирәет би нәселе монда күбрәк Нугайбәк нәселе буларак атаклы. Нугайбәк Хәсәнов XVIII гасырның икенче яртысында Урсай һәм Чалпы авылларында яшәгән, Пугачёв кузгалышында халык ягыннан торып көрәшкән, хөкемгә эләгеп, старшина атлы Хәсән ярдәме белән котылган (1802 елда Чалпы авылында үлгән, кабер ташы сакланган). Бу шәҗәрәнең күчермәсе Урсай урта мәктәбенең тарихи төбәк музеенда саклана.


Бу кабиләнең табыну хайваны – бүре, тамгасы – «күз», нәсел агачы – юкә, ә кошлардан – каз. Нугай урдасының барлык кабилә башлыклары би (бәй) титуллы булган. Гирей (Кирей) исеме хөрмәтләп «сез» дип әйткәндә «ят», «ют» кушымчасы белән яңгыраган (монгол телендә күплек берәмлеген аңлата).


Гирәет би Имән-калада (була­чак Уфа) яши. Бу кала нугай на­мест­нигының кыш­кы рәсми резиденциясе бул­ган. Хронологик тәртиптә Җан­гурча, Алча­чыр, Мамай, Хакназар, Ис­мәгыйль, Әх­мәтгәрәй, Динбай, Сәитәхмәт, Канай, Килмөхәммәт намест­никлар булса, шулардан Әх­мәт­гәрәй һәм Хакназар – Чыңгыз нә­се­леннән, ә калганнары Алтын Урда ида­рәчесе – төрки Идегәй токымыннан».


Урсай авылы



  • Тарихи чыганаклар фаразлаганча, 1698 елда Гирәет би нәселеннән булган Урсай атлы кеше авылга беренче нигез ташын салган.

  • Урсай авылы Анакай шәһәреннән 31 км төньяктарак, Ык елгасы буенда урнашкан. Авылга якын тимер юллар Ютазы белән Бөгелмәдә – 65-83 км ераклыкта. Чаллыга – 190, башкалабыз Казанга – 360, Уфага – 320 километр. Халкы кырчылык, игенчелек белән шөгыльләнә, нефть тармагында эшли. Авылда мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, мәчет бар. 1860 елларда халкы башкорт-вотчинникларга, типтәрләргә, дәүләт крәстияннары катламына бүленә. XX гасыр башында 3 мәчет, 2 мәктәп, су тегермәне була. Авылның гомуми җир мәйданы 7165 дисәтинә тәшкил итә. 1920 елга кадәр Са­мара губернасының Бөгелмә өязе Ты­мытык волстена керә. 1930 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районында. Халык саны: 1795 елда – 186 ир-ат, 1816 елда – 349 ир-ат, 1834 елда – 235 ир-ат, 1859 елда – 874 кеше, 1889 елда – 1619, 1897 елда – 1833, 1910 елда – 2407, 1920 елда – 2185, 1926 елда – 1789, 1938 елда – 1652, 1949 елда – 1174, 1958 елда – 1166, 1970 елда – 1329, 1979 елда – 1005, 1989 елда – 775, 2002 елда – 740, 2010 елда – 753, 2013 елда – 764 кеше.

  • Урсай авылында туган күренекле шәхесләр: шагыйрь Илдус Гыйләҗев (1946), сәяси фәннәр докторы, галим Назиф Мириханов (1952), композитор Әнвәр Шәрәфиев (1935), укытучы-шагыйрә Тәкыя Шәрипова (1922-2013), төбәкне өйрәнүче Роберт Зарипов (1944-2013) һ.б.

  • Азнакай районындагы татар эпиграфик сәнгатенә караган кабер ташларын беренчеләрдән булып күренекле галим Һарун Йосыпов өйрәнә башлый. Ул Урсай авылы янындагы XIY гасырга караган ташларны тикшерә (галимнең әлеге тикшеренүләренең нәтиҗәсе булган хезмәт бүгенгәчә басылмаган).

  • Урсай авылының истәлекле урыннары: Кызыл яр, Умарталык күле, Аркылы тал, Мунчала күле, Кәҗә сукмагы, Кара яр күле, Таштоба күле, Тегермән алды, Чыршылы күл, Кашлак тавы, Коелы чокыр, Түгәрәк каенлык, Мирсәет култыгы, Миңгерә тау, Сукаеш буе һ.б.


Беренче Бөтендөнья сугышы бәете


Дүрт ел буе сугыштык,
«Ватан» өчен тырыштык,
Нәтиҗәсе шул булды:
кулсыз-аяксыз кайттык.


Дүрт ел буе сугыштык,
кемнәр өчен тырыштык,
Германнар – дошман,
диеп каныбызны коештык.


Сарык көтүе кебек
сугышка алып керделәр,
Немец булгач офицерлар,
безне пленга бирделәр.


Мең ярымга якын
солдат мылтыкларын ташлады,
Кайберләре арадан:
«Давай мир!» – ди башлады.


Өч көннән соң хәбәр килде,
Николай төшкән икән,
Безнең башны ашаганда
авызы пешкән икән.


Герман белән безнең солдат
кочаклашып яттылар,
Йөзе кара Николайны
казаматка яптылар.


Николай ята казаматта,
тимер аның койкасы,
Бу хурлыкка төшкәнлектән
һич тә юктыр йокысы.


(Урсай авылы кешесе Миңнулла Нәбиуллиннан 1983 елда язып алынган.)

Теги: Роберт Зарипов Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру