Кыскача Уку өчен 1 минут

Булат Ибраһим. Татар булып

Булат Ибраһим. Татар булып

Яулар купса, атлар кирәк булган,Җайдакларын көткән яу атлары.Һәрбер заман үзе тарих яза,Һәрбер чорның үзенең татарлары.Безнең тарих тирән,Тамырларын эзләп табыйм, дисәң,Җире каты.Кайчакларда бер арбад...

Яулар купса, атлар кирәк булган,
Җайдакларын көткән яу атлары.
Һәрбер заман үзе тарих яза,
Һәрбер чорның үзенең татарлары.
Безнең тарих тирән,
Тамырларын эзләп табыйм, дисәң,
Җире каты.
Кайчакларда бер арбада кайта
Батыр даны белән яманаты.
Шанлы тарих, чәнечкеле гөлдәй,
Чәнчеп ала үтеп йөрәкләргә.
Татар дигән кызуканлык гүя
Тумыштан ук безнең күкрәкләрдә.
Тумыштан ук тынгысызлык бездә,
Тумыштан ук бездә ярсу йөрәк.
Мөһим түгел нинди чорда туу,
Татар булып гомер итү кирәк!
#Булат Ибраһим #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи