Журнал «Безнең мирас»

Ләбиб Лерон: "Марсель Әхмәтҗановның шәкертләре - "Безнең мирас"ны укучылар"

Бүген ТР Фәннәр Академиясендә әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы, профессор, Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге баш гыйльми хезмәткәре Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗановка 80 яшь тулу уңае белән «Төрки-татар язма мирасы: саклау һәм өйрәнү мәсьәләләре» дигән темага фәнни-гамәли семинар үткәрелде.
Семинарның котлау өлешендә "Безнең мирас" журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон: "Монда Марсель Әхмәтҗановның берничә шәкерте генә телгә алынды, әмма чынбарлыкта алар шактый күп. Марсель аганың шәкертләре - "Безнең мирас" журналын укучылар! Галимнең озак еллар дәвамында журнал битләрендә саллы мәкаләләре, текстологик хезмәтләре басылды. Күп кенә әдәбия ядкәрләребез халыкка "Мирас", "Безнең мирас" журналлары аша барып иреште. Татар конгрессы еш кына төбәкчелек, авыллар тарихына багышланган китаплар күргәзмәсе оештыра. Ул китапларның кайсын гына ачып карама, аларда Марсель Әхмәтҗановка сылтама бар", - дип сөйләде.


Теги: Редакция Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру