«Петербург яшьлеге» күргәзмәсе лауреаты һәм Санкт-Петербург акча сугу сараеның «Дягилев» конкурсы җиңүчесе, талант иясе Ренат ДӘҮЛӘТШИН бүгенге көндә монументаль заказлар үти, дәүләт музейлары белән хезмәттәшлек итә, үз иҗат юлын кыю яра.

Ренат Дәүләтшин. /Фотолар – Р.Дәүләтшинның шәхси архивыннан.
– Ренат, үзегез белән таныштырыгыз әле, сез тумышыгыз белән кайсы яктан?
– Мин 1998 елның 31 маенда Уфада туганмын. Әтием Ирек Әмир улы хокук саклау органнарында эшләде, һөнәре буенча тикшерүче иде, отставкадагы подполковник, әнием Эльвира Сәлим кызы – музыкант, пианист. Мин балачактан сәнгать белән кызыксындым, башта – балалар сынлы сәнгать мәктәбен, 2018 елда Уфа сәнгать училищесын «И.М.Поддубный һәйкәле эскизы» эшем белән кызыл дипломга тәмамладым. Санкт-Петербургның И.Е.Репин исемендәге сәнгать академиясенең скульптура факультетында укып, 2024 елда кызыл диплом алып чыктым. Шул елда Россия Сәнгать академиясенең «Укудагы уңышлар өчен», «Иң яхшы диплом эше» алтын медальләренә лаек булдым. Бу юлы диплом эшем «Эдип фаҗигасе» дип аталды. Аның биеклеге – 2,5 метр! Академия җитәкчелегенә, училищедагы укытучыларым, остазым, профессор Иван Корнеев, гаиләбез, дусларыма бик рәхмәтлемен! Гыйлем биргәннәре, тәҗрибә уртаклашканнары өчен, миңа шушы юлдан тайпылмаска булышканнары өчен дә... Хәзерге көндә Санкт-Петербургта, Россия Сәнгать академиясенең М.К.Аникушин исемендәге Иҗат остаханәсендә эшлим.

Муса Җәлил бюсты.
– Аңлавымча, анда хәләл җефетегез белән бергә эшлисез?
– Әйе, хәләл җефетем, рәссам-скульптор Владислава Дәүләтшина да шушы академияне тәмамлады, диплом эше итеп «Ф.И.Шаляпин һәйкәле эскизы»ын иҗат итте. Без академиядә ассистент-стажёрлар буларак укуны дәвам иттек, быел тәмамлыйбыз. Инде студентларны укытам. Безне Санкт-Петербург Рәссамнар берлегенә кабул иттеләр. Без – үз эшебез белән шөгыльләнәбез: бронза, гранит, мәрмәр, агач, үзле балчык, коелган мәрмәр, полиэфирлы сумала, гипс һ.б. кебек чималлардан сыннар ясыйбыз. Иҗатыбыз белән төрле галереялар кызыксынып тора, гомумән, иҗади хезмәттәшлеккә әзербез.

«Бүреләр» шигыре буенча.
– Ренат, бүгенге хезмәтләрегезне барлыйк әле...
– Мин иҗат иткән сыннар гаять дәрәҗәдә күләмле. Арада 2022 елда мәрмәрдән уелган «Жертвоприношение Исаака», ягъни «Исмәгыйльне корбанга китерү» сыны бар. Аның тарихы дини китаплардан билгеле, һәм бу темага элек-электән төрле иҗатчылар мөрәҗәгать иткән, музыкантлар, шагыйрьләр дә…

«Вәхшәт» шигыре буенча.
Студент елларында хайван, кош сыннарын да күп ясадым. Владислава белән 2024 елда заказ буенча Аҗдаһа сурәтле көмеш медаль өчен рельеф иҗат иттек. 2024 елда БРИКС илләренең Халыкара икътисади форумы кысаларында академиядә «БРИКСның милли брендлары» күргәзмәсе оештырылды, әлеге чара өчен Һиндстан дәүләте белән бәйләп, көмешсу төстәге фил сынын ясаган идем. Аны да ошаттылар. Узган ел, шәхси заказ үтәп, бронзадан «Одиссей» сынын койдым. Минем алда антик рәвештәге, әмма заманчарак сын ясап бирү максаты куелгач, үзенчәлекле булсын өчен, сынга яшькелт тутык өстәп, күзләренә исә бүлемтекле кайнар эмаль белән капланган бакыр-беркетмәләр урнаштырдым. Антик темадагы ун сыным узган ел ахрыннан – «Эпохи» музее тамашачысы хозурында.
Нигездә, шәхес һәм аның гамәлләре, батырлыкларына багышланган темаларга теләп алынам. Минем өчен сәнгать – матурлык, ә матурлык – ихласлыкта.

Владислава һәм Ренат Дәүләтшиннар күп кенә сынлы сәнгать әсәрләрен бергә иҗат итә.
– Милли темага кагылышлы нинди иҗади идеяләрегез бар?
– Без моннан берничә ел элек «Татарлар Нева ярларында» конференциясендә катнаштык, анда өч сыным да күрсәтелде. Алар идея чишелеше, техник ясалыш буенча милләттәшләребезнең күңелен яулады. Без, гомумән, Санкт-Петербург татарлары җәмгыяте белән дустанә мөнәсәбәттә торабыз. «Лачынлы ау» хезмәтемне шушы борынгы ау төре белән кызыксынып ясаган идем. Лачынлы ау Россиянең матди булмаган мәдәни мирасы дип игълан ителгән. Белүемчә, Татарстанда лачыннарның сирәк төрен табигатькә кайтару юнәлешендә экологик проект тормышка ашырыла. Әлеге сынны Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә бүләк иттем. «Идегәй» исә – танылган дастан каһарманына багышланган һәйкәл эскизы. Бу тема күңелемне тәмам яулап алды: күп сугышларда җиңеп чыккан кыю җитәкчене бик теләп гәүдәләндердем. «Ренат Ибраһимов һәйкәле эскизы» – талантлы җырчыбызга хөрмәт билгесе. Ренат Ислам улының җырларын яратып тыңлыйм. Аның истәлеген мәңгеләштерүгә игътибар җитеп бетми кебек. Бу эшләрем әлегә плас тикта гына башкарылды.

– Ренат, пластикны күпләр куллана. Әмма бу төр чималга җитди караш сакланамы әле?
– Пластик әле дә популяр, тик анатомия буенча белем, фикер йөртү сәләте җитеп бетмәсә, эшләнмә хаталар белән килеп чыгарга да мөмкин. 3D-модельләштерү өчен фундаменталь гыйлем сорала... Мондый төр эшләнмәләргә ихтыяҗ бар. Мәсәлән, без 2025 елда Мурманск өлкәсе сынлы сәнгать музеенда ачылган «Сыннар тарихы. Сәнгать һәм технологияләр» күргәзмәсе өчен дүрт ай буе ХХ гасырдагы Мурманскида юкка чыккан ун сынны кече күләмдә, 3D-модельләштерү һәм 3D-басма технологияләрен кулланып, пластиктан иҗат иттек. Алар кайчандыр урамнарны бизәп кенә калмыйча, совет идеологиясен дә пропагандалаган, сыннар арасында спортчылар, күп балалы ана сыны да булган. Әлбәттә, гипс эшләнмәләрнең торышына һава шартлары, явым-төшемнәр тискәре йогынты ясый, кайберсе 1942 елда фашист илбасарлары бомбага тотканда юкка чыккан. 1930 еллар һәм 1950-1960 елларда куелган әлеге типик монументларның берничә фотосы өлкәнең Дәүләт архивында сакланып калган, күргәзмәгә алар да эленде. Проект тарихи хәтерне саклауга, сынчылык сәнгатен мәгърифәти һәм туристик программалар белән аваздаш итүгә юнәлдерелде, төрле буын тамашачыда кызыксыну уятты. Ясаганда аларны өлешләп басарга, аннары җилем белән ябыштырып үзара тоташтырырга, җөйләрне эшкәртергә, соңрак ак акрил буяу белән капларга туры килде. Чөнки 3D-принтер бер метрлык сынны тулысынча бастырып бирә алмый. Бу төр технологияне куллану – чын иҗат түгел, диючеләр бар, ләкин сынчылар да алгарыштан, замана коралларыннан читтә кала алмый инде. 3D-скульптура процессны күпкә тизләтә, аның уңай ягы дип каркас ясап тормау, формовка әзерләмәүне әйтә алабыз... Тик шул хакта да искәртер идем: мондый иҗат кешедәге төпле һөнәри белем белән берләшсә генә эстетик югарылыкта була. Кем белә, бәлки, кешелек ерак киләчәктә сәнгать әсәрләрен, тулы бер дөньяларны уй көче кулланып та булдыра башлар, әмма барысы да тагын аның үзенә, белем дәрәҗәсенә барып тоташачак бит.

Ренат Ибраһимов һәйкәле эскизы.
– Сезнең иҗади дуэт быел да Себердә булды...
– Әйе, гыйнварда Новосибирскидагы XXV «Кар сыннарының Себер фестиваль-конкурсы»нда катнаштык. Анда җыелган унике сынчы командасы кардан Идел, Лена, Енисей һәм башка елгалар образларын ясады, без – «Обь чибәркәй» сынын. Кытайлар ел саен кардан зур итеп корылмалар ясый ич, бу фестивальне мондый төр тәҗрибә туплауга бер адым дип кабул иттек.

«Лачынлы ау».
– Ренат, мәктәп укучылары белән очрашуларда катнашканыгыз бармы?
– Без 2025 елда Судактагы «Таврида. Арт» яшьләр сәнгате фестивалендә сынчы-экспертлар булдык. Фестиваль кысаларына «Таврида»да актёр һәм кинорежиссёр С.Бодров истәлегенә урнаштырылачак һәйкәл эскизларын иҗат иттек. Призлы урын яуладык. Матди сәбәпләр аркасында һәйкәл белән бәйле чара әлегә кадәр кичектерелә әле.
«Сириус» мәгърифәт үзәгендә ике ел рәттән бер ай буе Россиянең сәләтле мәктәп укучылары белән тәҗрибә уртаклаштык. Илебезнең өметле, сәләтле балалары күп булуына сөенәбез. «Сириус»та аларга һәрчак төрле белем бирү программалары оештыралар, профессия сайларга булышалар.
– Талантлы балаларга нинди киңәшләр бирдегез?
– Һәркемгә үз эшенең остасы булырга омтылырга киңәш иттем. Эштән рухи ләззәт алу ысулы – аны искиткеч югары дәрәҗәдә башкару инде ул. Ә моның өчен һөнәреңне яратырга кирәк. Әгәр дә нәтиҗәләр сине канәгатьләндерми икән – камиллеккә ирешкәнче үз эшеңне үтәвеңне дәвам итү мөһим.
– Ренат, Бөек Ватан сугышы тарихы, Бөек Җиңү белән бәйле нинди хезмәтләрегез бар?
– 2024 елда без бер хәрби часть заказын үтәп, генерал-полковник, Һава һөҗүменә каршы оборонаның Хәрби инженерия радиотехника академиясе башлыгы В.К.Стрельников бюстын ясадык. Бакырдан «Ленинград блокадасы» триптихын төгәлләдем. Ул Петропавловск крепостеның медальерлык сәнгате музеенда экспозицияләнә. 2025 елның маенда Мәскәүдәге Җиңү музеенда узган «Җиңү вернисажы» конкурс-күргәзмәсенә 421 меңнән артык тамашачы килде, анда ике хезмәтем – «Полководец Г.К.Жуков» һәм «Ана батырлыгы» куелган иде. «Полководец Г.К.Жуков» әсәрем I урынга лаек булды. Күргәзмә тәмамлангач, әлеге сын шушы дәрәҗәле музейга бүләк ителде. Музейда эшләүче Г.К.Жуковның оныкчыгы да эшемне ошатты. Әлеге сынны быел зур күләмдә башкарачакмын. Өстәвенә, 1 декабрьдә полководецның тууына 130 ел тулачак. «Ана батырлыгы» әсәрем гомуми образны чагылдырса да, аны ясаганда үз нәселебез тарихына таяндым. Әбиемнең әнисе – Гашура әбием – Казаннан. Сугыш вакытында ул ике кечкенә бала белән берүзе кала. Кызганыч, аның кызы балачакта үпкә чиреннән вафат була...
Гомумән, тарихи темаларга теләп алынабыз. Моңа кадәр дә Екатеринбург өчен Демидовлар династиясенә нигез салган, гади кеше, корал ясаучы Никита Антуфьевка багышланган һәйкәл-скульптура композициясе проектын тормышка ашырган идек. Бу бит Ватан тарихы белән дә танышу. Демидовлар – сәнәгатьче, меценат, Урал төбәгенең үсешен билгеләгән, ил икътисадына, металлургия тармагы уңышына зур өлеш керткән шәхесләр.
– Ренат, сез, милләтпәрвәр скульптор буларак, каһарманыбыз, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан әсәрләр иҗат иттегезме соң?
– Әлбәттә, иҗат иттем. Бу темага багышланган яңа өч әсәрем әзер. Аларның берсе – Муса Җәлил бюсты. Калган икесе шагыйрьнең «Бүреләр» һәм «Вәхшәт» шигырьләре белән бәйле. Әлеге сыннарым тәүге кат март аенда Санкт-Петербургның Милләтләр йортында ачылган «Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда» күргәзмәсенә куелды.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала