Рәшит Гыйләҗевның көчле энергиягә ия һәм ачык төсләр белән иҗат ителгән картиналары һәркемнең күңелендә якты хис-кичерешләр уятырга сәләтле.
Аның әсәрләре Россия һәм чит ил музейларында һәм шәхси архивларда саклана. Иҗатының нигезенә татарның декоратив сәнгать бизәлешен салган рәссам 22 июль көнне 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан, без Рәшит әфәнде белән тормыш, иҗат һәм миллилек турында сөйләшергә ашыктык.
«Милли матурлыкны күрә белүче кеше булып формалаштым»
– Рәшит әфәнде, сөйләшүебезне балачактан башлап җибәрәсе килә. Иҗади мохиттә үскәнсез, бу Сезгә нинди йогынты ясады?
– Әнием Гайшә бар гомерен татарның гамәли бизәлеш сәнгатен үстерүгә багышлады. Ул шамаилләр ясый, бәйли, чигә, татарның төрле милли бизәкләрен һәм аларга хас төсләрне кулланып, йорт җиһазларын, бигрәк тә сандыкларны бизи иде. Әтием Акмал исә Яшел Үзәннең югары класслы балта остасы дигән лаеклы исем йөртте. Әти-әнием табигый талантлары һәм тырышлыклары белән күз явын алырлык йорт җиһазлары, милли рухны саклаган дизайн тудырды. Безгә берничә тапкыр бер шәһәрдән икенче шәһәргә күченергә туры килде: башта – Әлмәткә, аннары – Яр Чаллы шәһәренә. Әмма кая, нинди урынга гына китмик, туган йортыбызның милли бизәлеше, анда сакланган иҗади ядкярләр безнең белән бергә «күченә» иде. Әтигә кайбер җиһазларны, мәсәлән, әни ясап бизәгән комодларны базарга алып чыгып сатарга туры килде. Заманасы шундый булган инде, күрәсең... Хәзер булса, мин ул әйберләрне саклап кына тотар идем. Декоратив иҗатта ачык төсләр аз була, шуңа һәрвакыт сары, яшел һәм кызыл төсләр өстенлек итте. Андый төсләргә буялган әйберләр өебезгә нур биреп тора иде. Мин шундый иҗади мохиттә, милләтебезнең күпкырлы иҗади шәхесләре күз уңында үстем, һәм үзем дә алар кебек милли матурлыкны күрә белүче кеше булып формалаштым.
– Нинди тәрбия алып үстегез?
– Әти көне-төне эштә, өйгә кич кенә кайта иде. Тик остаханәсендә өчтуганым белән аңа вак-төяк эшләрдә ярдәм итеп йөрүләребез хәтеремдә. Кызганыч, әти арабыздан бик тиз китеп барды, миңа ул вакытта нибары 12 яшь иде. Шуңа тәрбияне күбрәк әнидән алдык. Минем сәнгать мәктәпләренә йөрергә мөмкинлегем булмады, техника серләрен һәм алымнарын әнидән өйрәндем.
– Димәк, төп таянычыгыз әниегез булды?
– Әйе. Әни һәрвакыт минем яклы булды. Нинди генә эшкә алынсам да, ул терәк булырга тырышты. Ә бу бала өчен бик мөһим. Әни иҗатка аеруча якын икәнемне бик тиз аңлап алды, шуңа миңа дөрес юнәлеш бирер өчен бар көчен куйды.
– Сәнгать төрле һәм күпкырлы, шулай да Сез нәкъ менә рәсем сәнгатен сайлагансыз…
– Мәктәптә еш кына төсле карандашлар белән ясый идем. Чаллыда бер үзешчән рәссамнан май белән иҗат итү турында сораштырырга тырыштым. Шулай акрын гына майлы буяу белән генә ясый башладым. Дөресен генә әйткәндә, үземне башка төр рәссамы итеп күз алдына китерә дә алмый идем. Беренче пейзажым Кама елгасына багышланган. Әлеге яшел гаммалы картина миндә әле дә саклана. Якыннарым мине бу шөгылемә гел үсендереп торды. Әни белән беррәттән, рус теле укытучым Анна Афанасьевнаны аерып әйтәсем килә. Ул минем өстемнән химаячелек алды: документлар һәм гаризалар тутырды, рухи көч биреп торды, училищега керер алдыннан рус теленнән өстәмә дәресләр бирде. Шулай итеп, мин имтиханны «5»легә тапшырдым. Бу аның өчен дә, минем өчен дә зур җиңү булды.
«Әти-әниемнең туган ягы Кайбычта да халкыбызның матур йолалары сакланып калган»
– Рәшит әфәнде, гаиләгездә татарның милли бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре дә сакландымы?
– Без бу темага тормыш иптәшем Халидә белән фикер алышырга яратабыз, чөнки аның гаиләсендә дә милли гореф-гадәтләрне, йолаларны үтәү бик көчле булган. Алар, хәтта бер-берсе белән ярышып, милли аш-сулар пешергән. Безнең әти исә тальян гармунда татар халык көйләрен бик матур итеп уйный иде. Әти-әниемнең туган ягы Кайбычта да халкыбызның матур йолалары сакланып калган. Хәләл җефетем белән икебез дә шундый рухта үскәнгә, миллилеккә омтылдык, хәзер исә заманча форматка күчтек. 2009 елдан бирле Васильев утравында «Гыйләҗев пәнҗешәмбесе» дигән иҗади очрашулар уздырабыз. Бу проектның ачылышына бик күп танылган шәхесләр килде, Мария театрыннан һәм башка иҗат йортларыннан килгән кунаклар чыгыш ясады. Аллаһка шөкер, бу очрашуларыбыз шундый дәрәҗәдә әле дә уздырылып тора.
– Сезгә башта – Әлмәт, аннары Яр Чаллы шәһәрендә яшәргә туры килгән. Бу җирләрнең табигате иҗатыгызга йогынты ясадымы?
– Татарстан – һәрдаим илһам бирә торган республика бит ул! Мин Яшел Үзәндә тудым, ә ул яклар елгаларга бик бай. Хәзер Нева елгасына бик якын җирдә яшим. Су – күңелемә якын стихия, һәм бу, игътибар итсәгез, иҗатымда да чагылыш таба. Хатыным Халидә исә Урал таулары итәгендә урнашкан, яшеллеккә күмелгән Баулы якларыннан. Бер урыннан икенче җиргә күчәсең, ә табигать һәрдаим гаҗәпләндереп тора!.. Татарстанның гүзәллеге үзеннән-үзе иҗатка тарта.
– Рәшит әфәнде, чыннан да, Татарстанга багышланган картиналарыгыз шактый…
– Әйе, чөнки монда пейзажлар иҗат итәсе килеп тора. Татарстанга багышланган монографиям дә бар. Ул Казанның 1000 еллыгы һәм Санкт-Петербургның 300 еллыгы уңаеннан ясалды. 1999 елны исә без Халидә белән, бер кочак картиналар туплап, Казанга килдек, һәм мин татар дөньясының танылган шәхесләренең портретларын ясарга керештем. Нәтиҗәдә, Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах, Зөлфәт һ.б. әдәбият дөньясы вәкилләренең портретларыннан торган искиткеч күләмле һәм милли рухлы күргәзмә барлыкка килде. Без Әмирхан абый белән Башкортстан якларына барырга дип тә планнар корган идек, кызганыч, бу теләгебез чынга ашмады.
– Белгәнемчә, республика районнарында Сез иҗат иткән зур масштаблы бина бизәлешләре бар.
– Дөрестән дә, иҗат юлымда мин рәсем белән генә чикләнмәдем, үземне монументаль сәнгатьтә дә сынап карадым. Зәйдә «Сабантуй» бизәлешен булдырдым, 1996 елда Баулыда «Гали» мәчетен алтын бизәлешле манаралар белән матурладым. Ул манаралар Санкт-Петербургтан теплоход белән Чистайга китерелде. 1982 елда Зәй шәһәрендә ике зур масштаблы хезмәт булдырдым: «Энергетиклар» мәдәният йорты фасадында керамик мозаика һәм «Бәйрәм» витражы. Витраж бик зәвыклы килеп чыкты. Тик аны аяныч киләчәк көткән икән: капиталь ремонт вакытында витражны юк иткәннәр. Ә андый сәнгать мисалы бөтен Россия буенча да биштән артмагандыр, чөнки аның өлешләрен бары Санкт-Петербург сәнгать академиясе остаханәсендә генә җитештерәләр. Аның һәр плитәсен аерым эшлиләр, кирәкле төсен һәм өлешен индивидуаль рәвештә заказга ясыйлар. Менә шундый уникаль иҗат юк ителде. Рәссам Валерий Табулинский белән иҗат ителгән мозаика да үзгәрешләр кичергән иде: ремонт вакытында аның 90 процентын керамик плитка белән каплаганнар. Бу гаделсезлекне күреп, әлбәттә, халык күтәрелде, петиция ясады. Бәхеткә, әлеге хәлләрнең дәвамы уңай булды, һәм ул әле дә Зәй халкын куандырып тора. Совет чоры сәнгате, аның рухы сакланырга тиеш дип саныйм, аны онытырга ярамый.
Шулай акрын гына иҗатымда монументаль хезмәтләрем барлыкка килде. Андый эшкә алыныр өчен кыюлык һәм үз-үзеңә ышану кирәк, әлеге сыйфатлар миңа әнидән бирелгәндер, күрәсең.
– Рәшит әфәнде, Сез күп еллар Санкт-Петербургта яшәп иҗат итәсез, шулай бит?
– Әйе, тик Татарстан мине бер дә үзеннән җибәрми. Тормыш иптәшем белән еш кына туган якларга кайтабыз. Иҗатымда да якын җирләрнең йогынтысы ачык күренә, портретларның да күбесендә туганнарым ясалган.
«Миңа аеруча Шишкин иҗаты якын иде».
– Профессиональ рәссам буларак формалашыр өчен ник нәкъ менә Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын сайладыгыз?
– Барыбыз да дәреслекләрдән Брюллов, Репин, Васнецов, Шишкин һәм башка рәсем осталарының картиналарын күреп үстек. Миңа аеруча Шишкин иҗаты якын иде. Без Алабугага кунакка баргач, рәссамның музеена керә идек. Экспонатларга сокланып: «Мин дә Шишкин сыман үз эшемнең остасы булам!» – дип хыялланырга яраттым. Ә ул Санкт-Петербургтагы Император сәнгать академиясендә укыган. Өстәвенә, туганнарым да шунда яши иделәр.
– Әлеге шәһәр Сезне ничек каршы алды?
– Мин Санкт-Петербургка беренче караштан ук гашыйк булдым! Тормышымны да әлеге шәһәр белән бәйләдем: уку йорты, иҗади остаханә, укытучылык, дуслар, балалар... Гыйләҗевлар тамырларын Нева яр буенда үстерә башлады, шулай да туган як белән элемтәләрне өзмибез. Мәсәлән, Баулыда минем исемдәге галерея эшләп килә, «Гыйләҗев пәнҗешәмбесе» иҗади очрашулары үткәрелеп тора.
– Санкт-Петербургның сәнгать академиясендә шактый татарлар укыган дип беләм. Якташ сабакташларыгыз булдымы?
– Әйе, татарлар бик күп иде. Ул чорда татар рәссамнарын әзерли торган филиал оештырырга дигән идеяләр дә яңгырап алган. Гомумән, Казан сәнгать училищесын биредә бик хөрмәт итәләр. Мәктәпләрнең позитив дәвамчанлыгы Фешиннан ук килгән, шуңа осталык һәм сәнгатькә караш ике мәктәпнең дә бер үк дәрәҗәдә.
– Рәшит әфәнде, Сез импрессионизм һәм постимпрессионизм юнәлешендә эшлисез. Реализмнан бу юнәлешкә ничек күчтегез?
– 1983 елда мин Краснодар өлкәсендәге Горячий Ключ шәһәрендә кунак булдым. Сәяхәтем апрель-май айларына – табигатьнең җанланган һәм төрле төсләр белән бизәлгән вакытына туры килде. Андагы пейзажга таң калдым һәм эшкә керештем. Мин ул вакытта ук күңелемә якын булган татарның милли декоратив бизәлешенә охшаган яңа алымнар эзли башлаган идем. Беренче картиналарым тыйнак, җитди, бер төскә өстенлек биреп иҗат ителгән. Горячий Ключтан мин үзгәреп, төсләр шаукымына буйсынган импрессионист булып кайттым. Кайда гына иҗат итсәм дә, – чит ил булсынмы, әллә туган йортның ишегалдымы – әлеге карарыма беркайчан да хыянәт итмәдем.
– Мондый тугрылыкны аңламаучылар булдымы?
– Миннән һәрвакыт: «Ничек Сезнең картиналарда Санкт-Петербург шундый ачык төсле килеп чыга? – дип сорыйлар. Мин бит фотограф түгел! Яраткан шәһәремне мин һәрвакыт кояшлы итеп күрәм.
«Татарның милли сәнгате күпкә зәвыклырак һәм тирәнрәк мәгънәгә ия».
– Картинада кулланылган төс күпчелек очракта кәефне чагылдыра. Сезнең эшләрегез дә искәрмә түгел. Димәк, картина ясар алдыннан яхшы кәефтә булырга тырышасызмы?
– Сорауга җавап бирер алдыннан бер очракны сөйләп үтәсем килә. Бервакыт Баулыда балалар рәсемнәре күргәзмәсенә кердек. Гаҗәеп: барлык рәсемнәр караңгы, соргылт төсләр белән ясалган иде. Балалар андый колористика белән иҗат итә алмый, чөнки алар бу дөньяны ачык төсләр белән күрә. Димәк, шундый төсләр кулланып ясау мәҗбүри рәвештә куелган. Тормышта болай да негатив күп: интернетта, яңалыкларда, көндәлек тормышта. Халык яктылыкка һәм позитивка сусаган. Шуңа күрә дә ачык төсле, якты картиналар иҗат итәргә тырышам, алар өмет бирә, илһамландыра, яшьнәтә!
– Иҗатыгызда Винсент Ван Гог хезмәтләренә карата олы хөрмәт сизелеп тора. Сез аның иҗаты белән илһамланып эшлисезме?
– Әлбәттә! Тик мин иҗат иткәндә аның шәхесе һәм рәсемнәре турында уйламыйм, аны кабатларга тырышмыйм. Мин үз карашымны чагылдырам. Миңа калса, хезмәтләремнең тамырында милли декоратив бизәлеш сәнгатендә сакланган төсләр ята.
– Чыннан да, сез – тормыш юллары капма-каршы булган шәхесләр. Игътибар белән карасаң, иҗади эшләрегезнең «кәефе», әйтергә теләгән фикере дә үзгә.
– Һичшиксез. Импрессионизм бик яхшы юнәлеш, әмма, миңа калса, татарның милли сәнгате күпкә зәвыклырак һәм тирәнрәк мәгънәгә ия.
– Җылы әңгәмәгез өчен рәхмәт! Иҗатыгызда зур уңышлар теләп калабыз!
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала