Актриса, татар һөнәрмәнд театрына нигез салучыларның берсе, ТАССРның атказанган артисты (1944) Мәрьям Сульва (Мәрьям Гыйльман кызы Кугүшева) 1901 елның 20 августында Буа шәһәрендә туа.
Сәхнә эшчәнлеген 1918 елда, Гражданнар сугышы чорында, фронт бригадаларында башлый. Ул, 1921 елдан алып берара күчмә театрда эшләп алганнан соң, озак еллар дәвамында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында хезмәт итә. Иң мәшһүр рольләре: Заһидә («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Галиябану («Галиябану», М.Фәйзи), Миңлекамал («Миңлекамал», М.Әмир) һ.б.
М.Сульва 1966 елда Казанда вафат була.
Сәхифәне Айдар Закиров әзерләде.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала