Тарихчы, язучы, мөгаллим, милли азатлык көрәшчесе Һади Атласи (Мөхәммәтһади Мифтахетдин улы Атласи) 1876 елның 29 августында Сембер губернасының Буа өязендәге (хәзерге Чүпрәле районы) Иске Чәке авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә.
Ул туган авылы мәдрәсәсендә, Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә һәм Истанбул университетында белем ала. 1907 елда Россия Дәүләт Думасына сайлана, 1911-1914 нче елларда «Себер тарихы», «Казан ханлыгы», «Сөембикә» кебек мәшһүр әдәби-тарихи әсәрләрен яза. 1913 елдан ул Казан университеты каршындагы «Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте»нең тулы вәкаләтле әгъзасы була. Озак еллар төрле мәдрәсәләрдә мөгаллимлек итә, совет хакимияте чорында исә тарих һәм алман теле укытучысы булып эшли. 1936 елда аны, милләтчелектә гаепләп, кулга алалар.
Һ.Атласи 1938 елның 15 февралендә Казанда атып үтерелә.
Сәхифәне Айдар Закиров әзерләде.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала