Шиһабетдин Мәрҗани үзенең ике томлык «Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» әсәрендә татар халкының килеп чыгышына караган мәсьәләләргә киң тукталып үтә. Бу мәсьәләләрне хәл иткәндә ул халыкның тормыш-көнкүрешен, телен, тарихын һәм күпсанлы язма истәлекләрен тирәнтен өйрәнә һәм файдалана. Әлеге әсәренең беренче томында, кереш өлешендә «төп максат – Болгар һәм Казан хәлләре булып», әсәргә дә «Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» («Болгар һәм Казан хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр») дип исем куелуын күрсәтә автор.

Ш. Мәрҗани татарларның килеп чыгышын турыдан-туры болгарларга бәйли һәм әсәренең беренче томында болгарларга, аларның килеп чыгышына, болгар галимнәренә һәм аларның әсәрләренә шактый урын бирә.
Болгар шәһәренең урнашуы, шөгыле, ислам динен кабул итүе, аның чикләре турында язгач, Ш. Мәрҗани «Болгар мәмләкәтендә булган һәр кабилә бер урынга, яки бер су буена урнашып, төрле исемнәр белән исемләнеп йөртелгән», – дип дәвам итә һәм бик күп урыннарга сибелеп утырган төрки кабиләләрнең «Чирмешән болгарлары», «Нократ болгарлары», «Бәхре Хәзәр болгарлары», «Түбәнге болгарлар», «Тимтүче болгарлар» дип, барысының да бер атама – «болгар» атамасы белән аталуларын күрсәтә.
«Татар» атамасын фәкать монгол-татар яулап алучыларына гына нисбәтләп, Ш. Мәрҗани, үз чорында яшәүче халкын да «болгар» атамасы белән атап, бик күпне кичергән халкының язмышын берничә сүз белән тасвирлап түбәндәгечә яза: «Иң әүвәл Кыпчак һәм Хәзәр хаканнары хөкүмәтендә, аннан соң Татар ханнары хөкүмәте карамагында булып, Болгар мәмләкәте хәзерге вакытта өч йөз елдан артык инде Россия хөкүмәте идарәсендә».
«Болгар халкының килеп чыгышы хакында» дип исемләнгән махсус бүлекчәдә Ш. Мәрҗани, Ибне Фазлан, Ибне Халдун, Шәриф Идриси, Гали бине әл-Хөсәен әл-Мәсгуди әл-Багдади һәм Шәмсетдин әд-Димәшкый кебек көнчыгышның атаклы тарихчы галимнәренең «болгар халкы – төрки кабиләсеннән» дип санауларын күрсәтеп уза һәм шунда ук Шәмсетдин әд-Димәшкыйнең бер язмасындагы бер өзекне китерә: «Хаҗга баручы болгарлардан – «Сез нинди халык? Болгарлар кемнәр алар? – дип сорагач, – «Төрки белән сәкалибә арасында туган халык», – дип җавап бирделәр», – дигән.
Шәмсетдин әд Димашкыйнең әлеге фикерен Ш. Мәрҗани берничә урында куллана. Ләкин үзе ашыгыч нәтиҗә ясамый һәм башкаларга да уй-фикер йөртергә урын калдырып, бу мәсьәләне ачык калдыра.
Ш. Мәрҗани бер мәсьәләгә төгәл һәм ачык итеп нәтиҗә ясый; ул да булса – Казан татарларының һәм Казан шәһәренең турыдан-туры борынгы болгарлар белән бәйле булуы. Болгар шәһәренең җимерелүенә һәм аның лаеклы дәвамчысы булган Казанга тукталып, Ш. Мәрҗани түбәндәге нәтиҗәгә килә: «Өстенә килгән һәртөрле бәла һәм фетнәләр сәбәпле, ул (ягъни Болгар шәһәре – Ә. Х.), яхшы вакытлары узып, Казанга күчә башлый һәм ахырда үзе бөтенләй харап булып, югарыда әйтелгән мактаулы хәленә Казан варис булып калды».
Ләкин Ш. Мәрҗани Болгар шәһәренең тәмам җимерелеп, юкка чыгуының сәбәпләрен күрсәтми. «Болгар шәһәренең кайчан һәм ни сәбәпле җимерелгәнлеген һичбер китапта күргәнебез юк, – дип яза ул. Ләкин мелла Габделваһһаб бине Имамколый әр-Рәҗәбинең телдән сөйләвенә караганда, Россия карамагына күчкәннән соң, бүгенге тарихтан өч йөз ел элек, икенче меңгә керер алдыннан су агымы – елга күчүе сәбәпле җимерелгән имеш», – дип кенә куя.
Болгарларның төрки кабиләдән икәнлеген ассызыклап, Ш. Мәрҗани «аларның телләре, калдырган әсәрләре, әхлаклары, йолалары, гореф-гадәтләре дә төрки», – ди. Болгарларның телләре турындагы Истахри, Ибне Хаукаль һәм Гарнатый кебек олы галимнәрнең «Болгар теле – хәзәр теле кебек» дигән фикерләренә таянып, Ш. Мәржани түбәндәге нәтиҗәгә килә: «Хәзер теле – әлбәттә төрки тел.
Шәһәр һәм мәмләкәтләренең исеме «Болгар» – төрки теле белән «болгамак» сүзеннән алынган киләчәк заман фигыль, ә «болгады» сүзе – үткән заман фигыль. «Суны болгады», «эшне болгады» диләр. Бу урында – исемләштерелеп, «катыш» мәгънәсендә алынган.
Шәһре Болгарда сугылган кайбер тәңкәләрдә «у» хәрефе белән «булгар» дип язылган булуы моны артыгы белән куәтли. Димәшкый язуында да шул мәгънәгә ишарә бар», – ди ул. Биредә Ш. Мәрҗани «Болгар» сүзенең килеп чыгышын да төрле дәлилләргә таянып, ышандырырлык итеп аңлата.
Болгарларның төрки кабиләдән булганлыкларына икенче дәлил китереп Ш. Мәрҗани «Моннан башка тагын патшаларыннан «хан», «белеквар» дигән исем бирүләре дә төрки булганлыкларын күрсәтә, – дип дәвам итә, чөнки «хан» асылда төрки сүзе булып, «к» хәрефе белән «кан» дип языла. «Белеквар» сүзнең «к» хәрефе белән булуы ачык. «Белек» сүзе – «белмәк» фигыленнән ясалган исем, «гыйлем» һәм «гакыл» мәгънәсендә. «Вар» сүзе – икенче диалектта «бар» рәвешендә «б» хәрефе белән языла, төрләнми торган фигыль.
Димәк, «Белеквар» сузе – «белек» һәм «бар» дип ике сүздән кушылып ясалган, ягъни «галим», «акыллы» мәгънәсендә мактау сыйфаты, мактау исеме», – дип, Ш. Мәрҗани тагын төрки сүзләрне тикшерә һәм кызыклы бер фикергә килә: «Болгар патшаларына шушы мәгънә белән бу формада «Белеквар» исеме бирү – төрекмән әмирләренә «Данишмәнд» исеме биреп, аларны «Данишмәнд патшалар» дип атап йөртү шикелле генә була.
«Данишмәнд» нәкъ «белеквар» дигән мәгънәдә. Бәлки, бу төрекмән ханнары асылда шул як халкыннан булып, бу исемне Болгар иленнән күчереп алган булулары ихтимал», – дип, ул төрекмән халкы ханнарының Болгар җиреннән чыгуларына ишарә ясый.
Болгарларның төрки кабиләдән икәнлеген тагын да бер тапкыр дәлилләп һәм Дунай буендагы болгарларның да телендә төрки сүзләр булганлыгына ишарә ясый. Ш. Мәрҗани: «Дунай буена күчеп киткән болгарларның телләре үзгәреп, хәзәр һәм болгар телләренә катнашкан булса да, исемнәрендә төрки сүзләр күп диләр, – дип дәвам итә.
Мостафа бине Шәмсетдиннең үзенең «Әхтари» дип йөртелә торган сүзлегендә «хәфҗаг» сүзен «татар биге, асылы кыпчак» дип аңлатуы «Болгар әмире» дигән сүз булып, аларның (Дунай буе болгарларының – Ә. Х.) кыпчак кабиләсеннән булуларын күрсәтә. Кыпчак – әлбәттә төрки кабиләләреннән, ләкин бу мәмләкәт халкын да «татар» дип аңлаткан була. Менә болар һәммәсе дә, Болгар халкының барысы да төрки икәнлегенә дәлил була», – дип ныклы нәтиҗәгә килә.
Болгар дәүләтендә яшәүче халыкларның «күп төрле кабилә, нәсел һәм сыйныфлар булып, кабилә, ыруг патшалары формасында һәркайсының күпсанлы хакимнәре булса да, алар тагын олы бер патшага таянып һәм буйсынып, күп исемнәрне эченә алган Сәкалибә, Кыпчак, Хәзәр, Болгар, Җуҗи улусы, Үзбәк иле исемнәре белән аталган, – дип күрсәтә Ш. Мәрҗани һәм аларның мәмләкәтләре дә төрле вакытта Сәкалибә иле, Дәште Кыпчак, Хәзәр иле, Болгар иле, Татар иле, Җуҗи улусы, Бату урдасы, Бәрриятел – Бәрәкәт һәм Үзбәк иле исемнәре белән аталып йөртелгән»ен әйтеп уза.
***
Кыпчак, Хәзәр һәм башка кабиләләрнең Болгар халкы белән аралашып, йотылып бетеп, хәзерге татар халкының нигезен тәшкил итүләрен раслап, Ш. Мәрҗани: «Бу кыпчак һәм хәзәрләр хәзерге халык булмаганда, андый куәтле һәм күп сандагы батыр халыкның кая китеп югалуы мөмкин?» – дигән бик урынлы сорау куя.
Ш. Мәржани фикеренчә, болгар төркиләре үзләренең чыгышлары ягыннан башка төркиләргә якын булулары, Гыйрак, Хорасан, Мәварәэннәһер һәм Харәзм дәүләтләре белән аралашулары һәм алар белән сәүдә итү һәм башка мөгамәләдә булулары сәбәпле; икенче тарафтан, гыйлемдә, һөнәр-сәнгатьтә югары дәрәҗәдә булган гарәп миссионерлары гыйлем тарату һәм авыруларны дәвалау кебек чаралар аркылы халыкны ислам диненә керергә өндәү юлында бик зур тырышлык күрсәткәнлектән, төрки (болгар төркиләре – Ә. Х.) халык ислам динен фин халыкларыннан элегрәк кабул иткән.
Шуннан соң инде финнар төркиләрдән әкренлек белән диннәрен һәм телләрен кабул итеп, аралашып тәмам төркиләшкән, хәтта төркиләрнең үзәге булган шәһре Болгарга якынрак кабиләләре бөтенләй төрки, Болгарлар белән бер кабилә булып киткән. Ш. Мәрҗани, шушы нисбәттә, башкортлар турында тукталып китүне кирәк саный һәм атаклы гарәп галимнәре белән килешмичә, бу очракта үз фикерен – башкортларның төрки халык булмавын, ә финнардан булу фикерен уздыра: «Шәһре Болгарның көнчыгыш ягында башкортлар яши, – дип дәвам итә ул. Ибне Фазлан, Ибне әл-Әсир, Шәмсетдин әд-Димәшкый, Ибне Халдун һәм башкалар аларны да төрки нәселеннән дип саный.
Болар, – ди ул, – фин халкыннан булса да, үзләре башка финнарга караганда терерәк, гайрәтлерәк һәм тырышрак булганга, Болгарга бик якын булмаса да, бер яктан кыпчаклар белән чиктәш, икенче яктан, телләре төрки теленә якын булып, төркиләрдән ансат кына телләрен һәм диннәрен кабул итеп, тәмам төркигә әйләнгән.
Хәтта телләрендә җиде-сигез сүзгә бер фин сүзе табыла дигән сүз дә бар». Биредә Ш. Мәрҗани икенче бер дәлил китерә һәм тел ягыннан башкорт теленең башка төрки телләрдән нык аерылып торуын күрсәтә. «Ибне Фазланның сүзеннән аңлашылганча, – ди ул, – Болгар патшасы белән сөйләшкәндә, ул турыдан-туры, ә башкортлар белән тәрҗемәче аркылы сөйләшкән.
Ибне Фазлан Багдадтагы төркия гаскәрләре һәм башка төрек кешеләре белән аралашканлыктан, төрки телен белеп, Болгар әмире белән төрки телдә сөйләшеп, башкорт теленең башка төрки телләрдән аермасы күп булу сәбәпле, тәрҗемәче аркылы сөйләшергә мәҗбүр булган булса, гаҗәп түгел», – дип нәтиҗә ясый Ш. Мәрҗани.
Кайбер гарәп галимнәренең, аерым алганда, Ибне Фазланның «сәкалибә» дигән сүзнең мәгънәсен аңлатудагы фикерләре белән Ш. Мәрҗани килешми һәм ул сүзне «славян» дип һәм болгар халкын да «славян» дип атаулары дөрес түгел», – ди.
Гарәп галимнәренең «сәкалибәне» ике төрле мәгънәдә йөртүләрен һәм беренчесенә төркидән, башкорттан һәм славян кабиләсеннән саналган рустан аермалы булган бер халыкның бу исем белән аталуын күрсәтеп, Ш. Мәрҗани: «сәкалибә – ул чуаш, чирмеш, мордва, мукшы кебек фин халыклары була», – дип яза.
Ә икенче бер кулланылышта бу сүзнең гомумән шушы илдәге халык мәгънәсендә бирелүен әйтеп, Ш. Мәрҗани: «Бу җирдә, ягъни Болгарда төрки, хәзәр, әфрәнҗ, әрмән, башкорт һәм башка шундыйлар яши, алар «шөкер» дип исемләнәләр», – дигән өзек китереп, «шөкер» — «әшкар» сүзенең күплеге һәм аның «кызгылт ак йөзле» мәгънәсендә кулланылуын күрсәтә.
Шулай ук «Сикълаб» сүзе дә шул мәгънәдә йөреп, бу очракта, гарәп галимнәренең бу мәмләкәт кешеләрен, ягъни Болгар халкын – (Ә. Х.) күзгә ташланган сыйфатларына карап, шулай «сәкалибә» дип атауларын күрсәтә.
Ш. Мәрҗани, «Болгар илендә яшәгән финнар – мөселман хөкүмәте вакытында һәм шәһре Болгар төзек чакта, исем белән дә, рәсми яктан да, барысы да мөселман булганнар, – дип күрсәтеп, – соңыннан Болгар иле җимерелеп, мөселман хөкүмәте бетерелгәч, кайберләре арасында ислам дине тамырлана алмаган, аларның наданлык һәм аңсызлыкларын җиңә алмаган, алар арасында ислам хөкемнәре югалып, акрынлап элекке хәлләренә кайткан», – дип раслый.
Нәкъ менә шуның нәтиҗәсендә, финнарда ислам диненнән калган кайбер гореф-гадәтләр һәм ышануларның күренешләрен әйтеп уза Ш. Мәрҗани һәм Тау ягында кайбер Болгар һәм Казанның иске каберлекләрендә табылган ташларда чуаш, чирмеш сүзләре булуны да әлеге вакыйга белән, ягъни финнарның ислам динендә булып кире кайтканлыклары белән бәйли.
Казан татарлары турында сүз алып барганда, Ш. Мәрҗани «Казан һәм аның тирә-ягында яшәүче мөселманнарның күбесендә, гомумән Казан артында һәм бигрәк тә Алат юлындагыларның гадәт һәм тормышларында, каберлекләргә куелган ташларның язуларында финлык әсәрләре һич беләнмәве» турында сөйли.
Моның сәбәбен Ш. Мәрҗани берничә төрле аңлатырга тырыша һәм «аларның асылда төрки, кыпчак яки татар булуларыннан, яки алардагы мөселманчылык куәтеннән, яки галимнәрнең халыкны ислам хөкемнәре буенча тотарга тырышканлыкларыннан яки сәүдә мөнәсәбәтләре аркылы тормышта һәм динлелектә алга киткән халыклар белән аралашуларыннан булса кирәк», — дигән нәтиҗәгә килә.
Ш. Мәрҗани Казан татарларында финнарга охшашлык булмаса да, Казаннан ераграк урыннарда аларның йолалары, гореф-гадәтләре, киемнәре һәм башка якларында бер-берсенә охшаулар күп табылуын күрсәтеп уза. Чөнки «Казанның тирә-ягында элек заманда финнардан бер кабилә яшәп, соңыннан алар китеп, я мөселман булып, яисә аралаш утырганнар», – ди ул һәм чирмеш телендә һәм чуаш телендәге исемнәр белән аталган авыллар да булганлыгын күрсәтә.
Югарыда сөйләгәннәргә нигезләнеп, шуны әйтеп була: Ш. Мәрҗани тарафыннан файдаланылган һәм беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертелгән күпсанлы җирле материаллар һәм аларны күптөрле гарәп, фарсы һәм төрек чыганаклары белән чагыштырып өйрәнү, аңа күптөрле нәтиҗәләр чыгарырга ярдәм итә.
Татар халкының килеп чыгышында – болгарларның һәм кыпчакларның һәм башка халыкларның тыгыз үзара бәйләнештә булуларының әһәмиятен күрсәтүне Ш. Мәрҗани мөһим бурыч дип саный.
Әлбәттә, Ш. Мәрҗани чыгарган нәтиҗәләр барысы да һичшиксез дөрес дип уйлап булмый. Ләкин, Идел буе халыкларының, шул исәптән татар халкының килеп чыгышы турындагы искиткеч бай һәм әле фәнни әйләнешкә кертелмәгән кыйммәтле материаллары зур фәнни әһәмияткә ия булып тора.

Әнвәр Хәйри (02.12.1947-20.07.2014)
«Мирас». – 1992. – №2. – Б.82-85.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала