Дини мирас Уку өчен 1 минут

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре*

* Хәдисләр Габделхатыйб әт-Тәбризинең (1340 елда вафат) «Мишкәтүль мәсабих» китабы буенча әзерләнгән һәм 1913 елда 3 китапта басылып чыккан.

Фото www.magnific.com сайтыннан алынды.
Фото www.magnific.com сайтыннан алынды. 

 

Әбү Һөрәйра (р.г-һү) риваять итә. Рәсүлуллаһ (с.г.в.) әйткән: «Төчкерү Аллаһ хозурында сөекле, иснәмәк – сөексез. Төчкерүче хәмед (шөкер итү, Аллаһны мактау) укыса, ишетүче мөслимгә җавап бирү тиеш була».

Һишәм бин Хәким бин Харам (р.г-һү) риваять итә. Рәсүлуллаһ (с.г.в.) әйткән: «Тәхкыйк, Аллаһ дөньяда әдәмиләрне газаб кылучыларны газаб кылыр».

Әбү Мәсгуд Гукъбә бин Гамир әл-Әнсари (р.г-һү) риваять итә. Рәсүлуллаһ (с.г.в.) әйткән: «Мөселман гаиләсенә, савап нияте белән нәфәкалык бирсә (тереклек итүенә булышса), сәдака булыр».

Җәбир (р.г-һү) риваять итә. Рәсүлуллаһ (с.г.в.) әйткән: «Үлем куркынычлы, авырдыр. Җеназа күрсәгез, торыгыз».

Әнәс (р.г-һү) риваять итә. Рәсүлуллаһ (с.г.в.) әйткән: «Мәет каберендә дәфенчеләрнең (күмүчеләрнең) кайтып киткән башмак тавышларын, әлбәттә, ишетер».

Ибн Габбас (р.г-һү) риваять итә. Рәсүлуллаһ (с.г.в.) әйткән: «Тәхкыйк, Аллаһтан башка беркем дә ут белән газап кылмас».

Журналга Айсылу Вәлиева әзерләде.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи