Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Без генәме?

Без генәме?

Без генәме шашып яратканбыз?Безне дә бит шашып сөйделәр.Җаннарга бит сагыш кына түгел,Күпме кирәк шатлык өйделәр.Эт сикерә иде өскә һаулапКапка ачып кергән һәр чакта —Этен ала идек пычакка да,Кызын ал...

Без генәме шашып яратканбыз?
Безне дә бит шашып сөйделәр.
Җаннарга бит сагыш кына түгел,
Күпме кирәк шатлык өйделәр.
Эт сикерә иде өскә һаулап
Капка ачып кергән һәр чакта —
Этен ала идек пычакка да,
Кызын ала идек кочакка.
Көз түгел бит, яшел тупылларны
Без саргайта идек аларны!
Толымнарга охшатып без иштек
Беләк юанлыгы талларны.
Сукмакларга инде яфрак яуды,
Тупыллар да ауды давылда.
Гармун бакасына ятлар баса,
Бүтән җырлар хәзер авылда...
Ача идек урыс капкаларны!
Ачылдылар алар, ачылды...
Толымнар да хәтта сүтелделәр,
Тәңкәләр дә хәтта чәчелде...
...Урыс капкаларны киереп ачып
Туйлар керде шушы өйләргә.
Безгә калды бары кызыгырга,
Безгә калды бары сөйләргә...
Хәзер исә без сөйлибез инде:
— Да! Безне бит шашып сөйделәр!
Кирәк чакта җанга шатлык яуды...
Кирәк чакта сагыш өйделәр...
Онытылмас була белделәр...
Зөлфәт
Фото: pixabay
#Зөлфәт #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи