Журнал «Безнең мирас»

Бәхилләшү (өзек)

Ипи салу.... Дөньяда иң игелекле мәгънәле, иҗади бер эш ул. Ипи салу – хатын-кызның бер тәүлегеккә сузылган эше. Бу тәүлектә йортта тыныч шатлык, тынлык, ызгыш-талаш булмый. Ипи салган тәүлектә ир белән хатын арасында ызгыш-талаш булмый. Ыбыр-чыбырлы бала-чага да бу тәүлектә тынып торалар.
Ипи салу... Ул – ничек? Аңа ниләр кирәк? Кирәк әйбер күп түгел. Иң беренче эш ярата торган, бай күңелле хатын кирәк. Аннан кала, яккан утыныңнан тиешле эсселек тудыра алырлык уңышлы, игелекле мич, әлбәттә, коры утын кирәк. Кара чыршы, каен, имән утыны. Калганнары – зирек, юкә, ак чыршы, нарат – ярамый.
Казан артында менә болай:
– Җиз иләктән ипи пешергән...
– Кыл иләктән генә илләп коймак пешергән.
Ипи пешерү өчен кирәкле әйберләр:
Күәс чиләгендә он изелә, бер күәс чиләгеннән 6-7 ипи чыга. Юылган чиста кул белән күәс чиләгеннән учлап камыр алына да, әпе-төпе китереп,ачы камырдан ипи ясала һәм табаларга салына. Пешкән ипине мичтән алуга мендәр өстенә әйләндереп каплап бераз тотабыз да, суынгач кисәргә була. Бу игенченең маңгай тире тамган, күкрәк көче кергән икмәген хөрмәтләү йөзеннән күкрәккә терәп кисәбез. Икмәкне кискәч ашъяулыкка төреп алып куябыз....
_________
Узган атнада Арчада узган “Ак калфак” хатын-кызлар җыены вакытында кунаклар Халидә Әхмәдиева Гөберчәк авылында ипи пешерү серләре турында сөйләде.







Теги: Мөхәммәт Мәһдиев Тарихи мирас Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру