Дини мирас Уку өчен 2 минут

Балага әүвәл дога кирәк

Бисмилләһир-рахманиррәхим!

 

Госман хәзрәт ИСХАКЫЙ, Казанның Бишбалта мәчете имам-хатыйбы

 

 

Мөхтәрәм кардәшләр, Рамазан ае башланырга аз гына вакыт калды. Рамазан аен бергәләшеп күрергә, аны сабырлык, гыйбадәт белән, Аллаһы Тәгаләгә зикер-тәсбихләр белән, игелек-садакалар белән үткәрергә насыйп әйләсен! Ике рамазан арасында таныш һәм таныш булмаган күпме кеше үтте дә китте. Без дә дөньяда мәңгелеккә килгән кешеләр шикелле йөрибез, әмма иртәгә нәрсә буласын белмибез. Иртәгә, киләсе елга шуны эшләрмен дип ният корма, әмма ниятсез дә яшәмә. Ниятләдең икән, иншаллаһ, дип әйт! Бәлкем ул сиңа кирәк тә түгелдер, ул эшне ниятләргә дә кирәк булмагандыр. Аллаһы Тәгалә белүче! Ул, сөбханалла, үзе туры китерә.

 

Мөхтәрәм кардәшләрем, моннан берничә көн элек «Кояшлы» мәчетендә иртәнге намазда кыска гына бер хәдис сөйләдем. Кайбер мәчетләрдә шундый гадәт бар: иртәнге намаздан соң имам 5-6 минутлык дәрес бирә. Тәһарәт-намаз, әдәп-әхлак турында була ул. Иртән ишеткән менә шул сабаклар көн буе колакта яңгырап тора. Ул кыска гына бер аять яки хәдис, ислам тарихыннан бер вакыйга яисә үз тормышыннан бер гыйбрәтле хәл була.

 

Пәйгамбәребезнең бер кыска гына хәдисе бар. «И кечкенә бала, уң кулың белән аша, үзеңә якын булган төштән аша!» – дип сабый балаларга үгет-нәсихәт бирә ул анда. Бу җәһәттән бер гыйбрәтле хәлне искә төшереп үтим. Бервакыт пәйгамбәребез каршында утырган бер кеше сул кулы белән ашый башлаган. Пәйгамбәребез моны күрсә дә каты бәрелмәгән, тыныч кына: «Уң кулың белән аша!» – дип искәрткән. Теге кеше тәкәбберләнеп, үҗәтләнеп: «Мин уң кулым белән ашый алмыйм!» – дип ялганламакчы булган. Шунда пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ашый да алмассың!» – дип җавап биргән. Шул мәлдә тегенең уң кулын паралич суккан. Уйнап әйтсәң дә уйлап әйтергә кирәк. Бигрәк тә ата-анаңның ачуына, нәфрәтенә тап булудан сакланырга. Аллаһ сакласын: бәддогаларына тап булуың ихтимал. Күпме бала, күпме гаилә, әти-әниләре дога кылмаганга, кыен хәлгә төшә, кайберәүләр, бәддогаларына тап булып, бичара хәлдә кала. Үз вакытында тәрбия бирә алмаганнар, баласы 20-25 яшькә җиткәч, әти-әнисе каргый башлый. Каргарга кирәкми! Киресенчә, балаңның нинди генә кыенлыгы, проблемасы булмасын (кемдер эчә, кемдер наркоман, кемдер түшәмгә төкереп, берни эшлисе килмичә, ялкауланып ята), инде үгет-нәсихәтең үтми икән, Аллаһы Тәгаләгә ялварып, дога кылырга кирәк.

 

Бер мәктәптә ике бертуган малай укыган. Болар бик тырыш, пөхтә, әдәпле, ярдәмчел, тәкъва, тыңлаучан, укуда һәм җәмәгать эшләрендә дә беренче урында. Укытучылары бик гаҗәпләнгән: боларны кем шулай тәрбияләгән?! Ата-аналар җыелышына боларның әтисе килгән. Карап торуга гади генә кеше икән. Укытучылары: «Күптән Сезнең белән танышасым килә иде. Балаларыгызны күреп гаҗәпләнәбез. Сез аларны ничек шушылай тәрбияли алдыгыз?» – дип сораган. Теге кеше: «Мин гади эшче. Дөрес, бер гадәтем бар: Аллаһыдан балаларыма игелекләр, яхшылыклар сорар алдыннан туганнарым, күршеләрем, дусларымның балалары өчен сорыйм. Я Аллаһ, аларга тәүфикъ, бәрәкәт, сәламәтлек бир! Бу балалар Аллаһыдан куркучы, тәкъва кешеләр булса иде, дип үтенәм», – дип җавап бирә. Мондый очракта фәрештәләр: «Әгәр бер кешегә дога кылсаң, бер кешегә рәхмәт укысаң, бәхет-бәрәкәт, тәүфикъ теләсәң, без шуны ишетеп торабыз. Сиңа да шулай булсын, синең балаларыңа артыграк та булсын!» – дип әйтә икән. Бу – гади генә бер мисал. Ә безнең кайвакыт күршеләрнең балалары тәрбиялерәк, әдәплерәк күренсә, ачуыбыз килә, көнләшәбез. Күпме тәрбия бирергә тырышсам да, балам киресен сукалый, дип аптырыйбыз. Моннан нәрсә аңлашыла: үзеңә, балаларыңа теләгәнне күршеләреңә, туганнарыңа, дусларыңа теләсәң, Аллаһы Тәгалә фәрештәләре аркылы, сиңа да шулай булсын, сиңа артыграк та булсын, дип әйттерә икән! Моның өчен киң күңелле, олы йөрәкле булырга кирәк.

 

 

В.Васильев фотосы

 

 

Бу очрак элегрәк сөйләгән бер вәгаземә бик тә туры килә. Бервакыт пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәләре белән сөйләшеп утыра икән. Бер кеше намазга соңарып кына килгән дә, тиз генә тәһарәт алып, гыйбадәт кылырга ашыккан. Шунда пәйгамбәребез: «Хәзер ишектән намаз укырга дип бер кеше керәчәк. Аллаһы Тәгалә бу кешене исән чагында ук җәннәткә кертергә вәгъдә бирде», – дип әйткән. Гади генә бер бәдәви булган ул. Икенче көнне дә, өченче көнне дә шушы хәл кабатланган, сәхабәләр шул ук кешене күргән. Абдуллаһ ибне Гамир дигән сәхабә бу хәлнең сәбәбен белергә теләп теге кеше артыннан күзәтә киткән. Гади генә кеше кебек, башкалардан аермасы күренми. Хикмәт бит! Хәйләсен табып, теге кешегә: «Әтием белән ачуланышкан идем, мөнәсәбәтләрне кискенәйтәсем килми, берничә көн синдә яшәп торыйм әле», – дигән. Бу да – бер үрнәк. Әгәр кем беләндер бик нык ачуланышсаң, ике-өч көн аралашмый, бер-береңне күрми торсаң, суынасың, кызып киткәнеңне аңлыйсың. Гафу ит, гаеп миндә, дип араларны төзәтергә ашыгасың. Теге кеше дә, рәхим ит, хәлеңә керәм, дигән. Монда берне, икене куна сәхабә. Әллә ни артык нәрсә күрми. Шулай ук тәһарәт ала, намаз укый. Эшкә бара, эштән кайта. Бернинди артык нәрсә юк. Бер генә нәрсә. Теге кеше уянып китә дә: «Аллаһы әкбәр! Лә хәүла вә лә куатә иллә билләһил галийул газыйм», – ди дә, икенче якка борылып ята. Намаз вакыты җитте исә, торып тәһарәт ала да намазын укый. Өч көн моның артыннан карап йөргән бу. Искитәрлек берни күрмәгән. Өченче көнне түзмәгән: «Менә синең хакта пәйгамбәребез, бу кешене Аллаһы Тәгалә исән чагында ук җәннәтле итәргә вәгъдә бирде, дип әйтте. Пәйгамбәребез искә алырлык ул хәтле нәрсә эшләдең соң син?» – дип сораган моңардан. «Мин – гап-гади кеше. Башкалардан аерылып торган бернәрсәм дә юк. Дөрес, күршеләремә, дусларыма, туганнарыма карата күңелемдә бернинди дә көнләшү, дәгъвам юк. Аларның берәр шатлыгы булса, мин алардан да күбрәк сөенәм. Әгәр аларның берәр кайгысы булса, мин алардан да күбрәк хәсрәтләнәм. Фәкать шул гына», – дигән бу. «Ник син аны шунда ук әйтмәдең?! Менә ни өчен сиңа Аллаһы Тәгалә шундый бөек бүләк биргән икән! Сөбханалла!» – дип соклануын, гаҗәпләнүен белдергән сәхабә.

 

Мөхтәрәм җәмәгать, димәк, ниндидер профессор, академик булу мәҗбүри түгел икән! Йөзләрчә, меңнәрчә китап укып, мәшһүр шәех тә булу зарур түгел. Балаларны тәрбияләгәндә сүгәргә, орышырга кирәкми, аларны яратырга кирәк. Балалар дөньяга килгәнче үк, Аллаһы Тәгаләдән: «И Раббым, миңа изге хатын, изге бала, изге гаилә бирсәң иде», – дип сорарга кирәк. Бала тугач түгел, хатының белән бергә ятакка барганда ук, и Раббым, шайтанны бездән ерак кылсаң иде, арабызга мәхәббәт бирсәң иде; менә шушы ятудан туган бала хәерле, бәрәкәтле, ике дөньяга яраклы булса иде, дип дога кыла башлау фарыз. Берәү, балама өч яшь, кайчан тәрбияли башлыйм икән, дип сорагач, бер шәех, өч елга соңга калгансың, дип әйткән ич. Шуңа күрә бала тәрбияләгәндә хаталарыбыз китсә, кемнедер гаепләргә түгел, сәбәбен үзебездән эзләргә кирәк.

 

Пәйгамбәрләр – безгә зур үрнәк. Ибраһим галәйһиссәлам, Яхъя галәйһиссәлам һәм башка пәйгамбәрләр балаларын ничек тәрбияләгән? Исегездәме: Локман хәким үз баласына тәрбия биргәндә, Аллаһыга ширек китермә, дигән. Аллаһы турында, ислам турында сөйләргә кирәк. Пәйгамбәребез, балаларыгызга җиде яшьтә намазны өйрәтегез; әгәр балаң җиде яшьтә булганда гайрәтеңне, холкыңны күрсәтмәсәң, балаңны югалтасың, дигән. Дөрес, җиде яшьтә әле намаз мәҗбүри түгел. Әмма сабый чакта ул сине кабатлый, иярергә тырыша, бу гамәлләргә күнегә башлый.

 

Мөхтәрәм кардәшләр, дога кылган вакытта һич шикләнмичә, кабул булыр, дип дога кылырга кирәк. Дога кылган вакытта балаларыбызга ашаткан ризыкларыбыз хәләл булырга тиеш. Әгәр ул ризыклар хәрәм булса, әле ул хәләл ризык булып та, хәрәм юл белән табылса, балага тәэсир итми калмый.

 

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримендә, иң әүвәл балаңны намаз белән боер, намазның авырлыгына түзсен, дигән. Әгәр балаңа намаз белән боермасаң, йокласын әле, үсә төшкәч укыр әле, дип йөрсәң, балаң да бәхетсез була, үзебез дә балабыздан игелек күрмәячәкбез. Шуңа күрә бөтен нәрсә ике нәрсәгә – догага һәм намазга әйләнеп кайта. Балаларыбызга дога кылырга кирәк. Малны да сора, балаларыңа тәүфикъ-бәрәкәт тә сора. И Раббым, улым өйләнде, кызым кияүгә чыкты, араларына мәхәббәт бирсәң иде, аларга хәерле мал, бәрәкәт бирсәң иде, дип сорагыз.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 20
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи