28 октябрь 2025 яңалыклары
-
Кая эләгәсең бит!
Борын-борын бервакыт. Газета-журнал нәшриятының «Яшь ленинчы» редакциясе. Газетаның баш мөхәррире Роза ханым Туфитуллова коридордагы утны кабыза да: – Тегендә баргач та җитешербез әле караңгыга, – ди. Шулчак шагыйрь Мөдәррис Әгъләм килә дә: – Анда да кая эләгәсең бит әле! – дип, башын кыңгыр салып китеп бара. -
Миркасыйм Госмановны искә алу
12 октябрьдә Казанда татар җәмәгатьчелеге күренекле язучы, әдәбият белгече һәм тарихчы, академик Миркасыйм Госмановны (1934-2010) искә алды. Әлеге чарада язучылар, галимнең хезмәттәшләре, укучылары, туганнары һәм кызлары – профессорлар Диләрә Госманова белән Айсылу Мәрданова катнашты. -
Туган якның горурлыгы
Шөгер төбәге, Лениногорск ягы талантлы шәхесләр бай. Шуларның берсе – күренекле шагыйрь, язучы, журналист Җәүдәт Дәрзаман (1945-2019). -
Ачуың килсә, тәһарәт ал
Дөнья булгач, төрле хәл килеп чыга. Кайчак бер сәбәпсезгә гаеп тагалар, тузга язмаган дәгъва белдерәләр. Көнкүрешебездә дә гаделсезлекләр әз түгел. Шул чакта кемдер ярсып китә, йодрык селкергә дә мөмкин. Ничек үкенмәслек гамәлләр кылмаска, катырак әйтеп ташламаска? Кыскасы, ачу хисләре биләп алганда нишләргә, дип Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек. -
Офыклар киңәйтелгән елларда
Татарстан радиосы тарихы буйлап бара торгач, 1960-1980 елларга килеп керәбез. Бөек Ватан сугышы михнәтләреннән соң халыкның, ниһаять, ипигә тамагы туя башлаган заман. Татарстанда нефтьчеләренең даны ул заманда бөтен илгә шаулый. Радио үзенең тапшыруларында нефть ягы каһарманнары, нефть чыгарудагы рекордларны даими яктыртып бара.