Кая эләгәсең бит!
Кая эләгәсең бит!
(Язучылар мәзәге)
Борын-борын бервакыт. Газета-журнал нәшриятының «Яшь ленинчы» редакциясе. Газетаның баш мөхәррире Роза ханым Туфитуллова коридордагы утны кабыза да:
– Тегендә баргач та җитешербез әле караңгыга, – ди. Шулчак шагыйрь Мөдәррис Әгъләм килә дә:
– Анда да кая эләгәсең бит әле! – дип, башын кыңгыр салып китеп бара.
(1984).
Ләбиб ЛЕРОН. Казан.
Бозау хакы
(Күгәрчен авылы мәзәге)
Агроном иген басуына кергән малларны куып алып китеп, совхоз үзәге Мәксүткә илтеп япкан. Якиев Радикның да ике бозавы эләккән. Аңа хәбәр итәләр: штраф биш мең сум. Нишләргә? Ике бозау өчен ун мең була. Сатып алганнан да кыйммәткә төшмиме? Ярар, бер бозауны булса да алырга кирәк инде, дип, китә бу. Килсә, ике бозау өчен биш мең сум икән. Шулкадәр куанган Радик, авылга кайткач: «Бер бозау бушка килгән кебек булды да куйды, әй!» – дип, кош тоткандай сөйләп йөргән ди.
Марс ЯҺУДИН. Чаллы.
Кул күтәрү
(Иске Кулаткы авылы мәзәге)
Юл читендә авылга кайтырга дип торучы укытучы апасын күреп, шофер егет аны машинасына утырта. Мәктәп елларын искe төшереп, ул:
– Апа, гаҗәп тә соң бу дөнья дигәннәре, тәгәрмәч кебек әйләнә бит. Элек мәктәптә укыганда, без Сезгә дәрестә кул күтәрә идек, ә хәзер Сез машинага утырып бару өчен безгә кул күтәрәсез, – ди.
Укытучы апа моңа җавап итеп:
– Әйе, дөрес, cизелми дә еллар үткәне. Бүген дә истә: сез – укучылар, класста кул күтәрәсез, ә мин дәресне өйрәнгән өчен сезгә билге куя идем, – ди.
Авылга килеп җиткәч, укучы укытучысына:
– Апа, гафу итегез, кул күтәргән өчен мин Сезгә билге куя алмыйм, бу дәрес түгел, бу юл. Заманасы шундый: юлда кул күтәргән өчен Сездән йөз тәңкә! – дип истәлекләргә нокта куя.
Рөстәм АРИФУЛЛИН. Ульяновск.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА