Журнал «Безнең мирас»

Нургали Надиев: «Сәяхәт хатирәләре»

🏷 Admin

ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар» сериясендә дөнья күргән китаплар арасында татар сәяхларының сәфәр язмалары тупланган җыентыклар да бар. Шулар арасында педагог, дәреслекләр авторы, тәрҗемәче Нургали Надиевның (1882-1940) сәяхәтнамәсе дә дөнья күрде. 1909 елның 16 маеннан 1 августына кадәр вакыт Нургали Надиев чит илләргә сәяхәт итәргә теләп тупланган укытучылар төркеме белән, турист буларак, Төркия, Греция, Мисыр, Израиль, Ливанда була һәм яңадан Төркия аша Россиягә, туган җиренә әйләнеп кайта. Сәяхәт вакытында күргәннәре һәм тәэсирләре «Сәяхәт хатирәләре» дигән юлъязмасында урын ала.

Нургали Надиев язганча, сәяхәт юлламасында тәкъдим ителгән маршрут бу илләрнең зур порт-шәһәрләрендә (Одесса, Истанбул, Измир, Афина, Каһирә, Порт-Сәгыйд, Яффа, Бәйрут, Траблис, Салоники һ.б.) тукталуны күздә тоткан. Димәк, Россия туристлары, су юлы белән сәяхәт итеп, әлеге шәһәрләр белән дә танышкан. Автор юлъязмасын аерым китап итеп бастырып чыгарырга тели, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында бу тормышка ашмый. Сәяхәтнамә бары тик 1915 елда «Шура» журналында басыла башлый.

«Мәдәни җомга» укучыларына әлеге сәяхәтнамәдән бер өзек тәкъдим итәбез. Текстны гамәлдәге язуга күчерүче һәм шәрехләүче – филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Әнисә Алиева.

Истанбул. 8 нче июнь. Көн гадәттән тыш кызу. Сәгать 12дә без иртәнге ашны ашарга утыргач, югарыдан берәү: «Әфәнделәр! Җир!» диде. Кашыклар ташланды. Һәркем, биноклен алып, югарыга йөгерде. Көзге кебек тигез, саф зәңгәр су фонында ерактагы болыт кеби җир сызылып күренә иде. Барган саен җир якынлаша: каршыдагы тоташ җир уртасында эчкә таба сузылган ак тасма, аның әтрафындагы таулар, урманнар юлчыларның җиргә дикъкатьләрен арттырганнан-арттыра иделәр. Бу күренеп торган тасмаларның дөньядагы мәшһүр бугазларның иң мәшһүре булган «Истанбул бугазы» (Босфор бугазы) икәнен һәркем белә иде. Аның турында хикәяләр ишетелгән, күп тасвирлар укылган. Һәркемнең башында Истанбул бугазы яки Босфор җир йөзендә булган матур манзараларның иң матуры дигән ышаныч урнашкан. Безнең башкала ханымнары да, бинокльләрен әйләндереп тулгандырып, шул матурлыкны эзлиләр. Ләкин «Шулмы булды матурлык» дип кулларын салындыралар. Вакыйган, диңгездән кергәндә Босфорның уң ягы, Аурупа яр буе таулык, ташлык; сул ягы Азия яры – урманлык. Шул таулар, урманнар арасында чакрым ярым, ике чакрым киңлегендә сузылган ак тасма, аның өстендә ай, йолдыз флаглы көймәләр, каеклар. Башка һичнәрсә юк. Бугазның матурлыгын эзләгәндә, күзләр тау башына төшә: монда дәһшәт, авызларын ачып әзер торган батареялар рухка начар тәэсир итә. Балалар белән кайнашып гомерләрен уздырган саф күңелле мөгаллим вә мөгаллимәләргә дөньяның иң матур җирендә мондый дәһшәтле батареяларның булуы гаҗәп күренә. Юкка боларны монда куйганнар, без үз җиремездә, төрекләр үз җирләрендә катнашып, дуслашып кына торырга кирәк иде. Һәркем рәхәт яшәр иде, диючеләр дә булды. Ләкин аз гына уйлагач, сәясәттә хиссияткә аз гына да урын юклыгы төшенелә. Кирәкмәсә куймаслар иде, ахыры кирәктер, дияргә мәҗбүр буласың…

Әнә карагыз Генуэц замогы (генуялылардан калган бик иске тарихи ядкәр). Андарак, биектә Дөррә авылы, аңарга кыйгачрак, сул якта тау башында чиксез зур бакча эчендә Йосыф Гыйззетдин сарае, аңарга каршы бөек дәүләтләрнең посольстволарының төрле стильдә салынган дачалары. Каршыда биек тау, аның өстендә биек урман, астында авыл. Пароход шул авылның судан үсеп чыккан мәсҗед манарасына барып бәрелер төсле. Ул арада тау ярыла. Авыл йә уңда, йә сулда кала. Каршыда бөтен матурлыгы белән Истанбул чыга, тагы күздән югала. Менә актык борылыш: уңда «Бәк углы», сулда Искидар, каршыда Истанбул. Монда күзләр тәмам адашты. Без уенчык кибетенә кергән балалар кебек булдык. Истанбулның зурлыгы, аның гаять матур, географик урыны, бер-берсе өстенә өелеп торган биналары, ак мәрмәрдән салынган дворецлары, тамашачыларның игътибарын тарката. Ул кая карарга белми. Очсыз-кырыйсыз өйләр өстеннән күккә чыккан манараларга аң күзе туктала. Берсеннән икенчесенә күзен йөртә: Айя-Суфияне эзли, таба; юлчы тынычлана, бераз вакыт тынсыз кала. Аның башында мең еллык тарих җил кебек исеп китә. Айя-Суфиянең манараларына, гөмбәзләренә табынмакчы була, ләкин әнә арырак тагы да матуррак күренеп торган Баязид, Сөләймания, Солтан Әхмәд, Нуры Госмания җамигъларының бөеклеге бичара юлчының сиземләү көчен тар-мар китерә…

Менә без Айя-Суфия мәйданында, дөньяда мәшһүр биналарның иң мәшһүре, бәгъзе бер милләтләрнең төп теләкләре булган гадәттән тыш бөек Айя-Суфия җамигының каршында торамыз. Истанбулга кадәр каралса да, Айя-Суфия үзенең манаралары һәм яшел чинарлар арасында беркетелгән матур гөмбәзе белән караучыны үзенә җәлеп итә. Әмма якынына баргач, олуглыгы, аның шәүкәте кимегән төсле була. Ул мең өч йөз еллык тарихның ядкәре, Византия мәдәниятенең гәүдәләндерелгән сурәте булып кына кала. Тыштан шулай. Эченә кергәч, тәэсир башкача, аның бөтен дөньяга мәшһүр булуының сәбәбе аңлашыла башлый.

Сез кырык биш сажин буе, кырык сажин яны булган бер мәйданда торасыз; моның югарысында чиксез биек, чиксез киң гөмбәз бу гамәлгә яшерен куәт белән һавада асылынып торган кебек күренә. Ләкин утыз ике данә тәрәзәсеннән төшкән кояш нурлары сезне иркәләп яктырталар, җылыталар. Сез мондагы шәүкәт матурлыктан хәйран булып әтрафыңызга карыйсыз. Әтрафта чиксез матур мәрмәр баганалар өстендә ике катлы сәндерә (галерея), каршыда бөек мөнбәр, стеналарында аятьләр, хәдисләр, рәсүлемезнең ләүхәләрен (шамаилләр) күрәсез. Бу ләүхәләр урынына элек, мең өч йөз еллар мөкаддәм үлгән богиняларның рәсемнәре, сурәтләре булгандыр. Соңра, Византиядә христианлык танылгач, православие изгеләренең рәсемнәре белән алмаштырылган; Мөхәммәд сани Истанбулны яулагач, ул рәсемнәрне шул ләүхәләр алмаштырмыш.

Айя-Суфия шул өч дәвердә күп тарихи вакыйгалар белән бергә күп зилзиләләргә дә очрый. Ләкин Истанбул хөкемдарлары аны ничек тә булса сакларга тырышканнар. Шуның өчен тышкы һәм эчке яктан күп ремонтлар күргән. Җамигъда булган шәүкәт вә тынлыктан җиңелеп, телләремезне калкытырга җөрьәт итә алмаенча, бер-беремез белән «ым» белән генә аңлашып чыгып киттек. Мәйданда артык гүзәл фонтан янына барып йөренеп, эчеп, икенче җамигъларга киттек. Юлда аркадашларның бу кыйммәтле, мөкаддәс тарихи әсәрнең кадерен белеп тиешле дәрәҗәдә изгелегенә ышанулары өчен төрекләргә бик урынлы мактауларын ишетергә туры килде. Соңра җамигълардан Баязид, Солтан Әхмәд, Нуры Госмания, Сөләймания җамигъларын зиярәт иттек. Бу җамигълар һәркаюсы Айя-Суфиядән матур булып, шәрыкта могтәбәр төзелеш ысулы белән төзелмешләрдер. Бу җамигълар Госманлы солтаннары тарафыннан төзелгән ялгыз төрек малы, төрек кулы, төрек гыйлеме, төрек матурлыгы белән генә төзелүләре хәлдә тазалыклары, нәфис нәкышләре, мозаикалары белән матур сәнгать әһелене дә гаҗәпкә калдырмакталардыр.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру