«АТАКЛЫ МӘГЪРИФӘТЧЕ БЕЛӘН БЕР АВЫЛДАН»
Абруйлы галимнәр Зөфәр Рәмиев һәм Резеда Ганиева. /Фото – гаилә архивыннан
Күренекле галимә Резеда Ганиева (1932-2020) – язучы, энциклопедист Каюм Насыйриның якташы. Галимәнең мәгърифәтче турында бөтен уй-фикерләре мәкаләләре, чыгышлары һәм монографияләрендә урын алган.
Казаннан 60 чакрымнардагы бай тарихлы Кече Шырдан авылы (Яшел Үзән районы) халкыбыз күңеленә кереп урнашкан нинди олуг шәхесләрне биргән дигән сорау туганда, һичшиксез, иң беренче булып атаклы мәгърифәтче, энциклопедист галим, язучы Каюм Насыйри исеме атала. Шөкер, быел аның фани дөньяга килүенә 200 ел тулу уңае белән, Татарстанда җитди чаралар үткәрелеп килә. Аларга бәя бирергә омтылмастан, яңа гына «табадан төшкән» бер күләмле хезмәтне атап китәргә телим. Бу – «Каюм Насыйриның иллюстрацияле персональ энциклопедиясе». Ул ТР Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институтында төзелгән. Бу хезмәт, институт директоры Эльмира Галимова искәртеп үткәнчә, татарда икенче персональ энциклопедия булып танылырга тиешле (беренчесе – «Габдулла Тукай энциклопедиясе»). Гаять җаваплы эшне Рафаэль Шәйдуллин җитәкчелегендәге алты фәнни хезмәткәр башкарып чыккан.
Энциклопедиядә тугыз тематик юнәлештәге материаллар урнаштырылган. Әйтергә кирәк, алар арасында Каюм Насыйриның иҗат мирасын фәнни җәһәттән өйрәнүчеләр турындагы энциклопедик мәкаләләргә дә зур урын бирелгән. Шәхсән мин нәкъ андыйларга күз салырга теләгән идем. Яшермим: сәбәбе минем өчен шактый субъектив... Эш шунда, 1968 елда мин Резеда Кадыйр кызы Ганиева белән гаиләви мөнәсәбәткә кердем (ул көннәрдә университет доценты иде, соңрак профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе булып танылды). Безнең чәчләребез чәчкә бәйләнде дә куйды һәм, билгеле ки, шул ук вакытларда аның Кече Шырдан авылында туып-үскәнлеге дә миңа мәгълүм булды. Димәк, Резеда Ганиева Каюм Насыйриның авылдашы булып чыга. Ул гуманитар фән кешесе дә бит әле, Казан дәүләт университетында татар һәм рус телләрендә татар әдәбияты тарихы һәм әдәби бәйләнешләр буенча лекцияләр курсларын алып бара иде. Энциклопедияне кулга тоту белән аның фәнни тикшеренүләрендә данлыклы Каюм Насыйри феноменына (интернетта бу сүзнең утыз төрле мәгънәсе китерелә) мөнәсәбәтле кайбер моментлар чагылыш тапмый калмастыр дигән уй туды.
Каюм Насыйри (1825-1902)
Чыннан да, Резеда Ганиева турында да белешмә урнаштырылган (авторы – Ф.С.Гыйниятуллина). Анда Резеда Ганиеваның бөек авылдашы иҗат мирасын бәяләүле фикерләре шактый төгәл тотып алынган. Насыйриның олуг юбилее уңае белән мин дә аларны «барлап» карарга уйладым. Күзәтүләремдә Резеда Ганиеваның Каюм Насыйри авылдашы булуга мөнәсәбәтле моментлар да искә алынуны теләдем.
Резеда Ганиева Каюм Насыйри вафатыннан соң 30 ел үткәч туган. Ике реаль шәхес яшәеше арасында 100 еллык катлаулы тарихи дәвер ята. Шулай да әлеге бөек шәхеснең нәкъ менә үзе туган авылда дөньяга килеп, бөек галим булып танылганлыгын белеп үскән ул. «Кечкенәдән Каюм бабай казыткан коедан су ташыдым, һәр көн диярлек ул Насыйрилар нәсел йортының тәрәзәләренә карап үтә, авылым өлкәннәренең аның турындагы гыйбрәтле хикәяләрен ишетә идем. Безнең гаиләдә еш кына Насыйрилар нәселендәге һәр буын, һәр кешенең гыйлем иясе булуына басым ясыйлар иде», – дип сөйләгән иде ул бер әңгәмәсендә.
Резеда авыл мәктәбендә укый башлаган елларда Кече Шырданда атаклы галимне күреп белгән кешеләр әле шактый була. Кайчак бөек галимнең юбилее уңае белән Кече (Югары) Шырданда да мәдәни чаралар уздырыла, Казан галимнәре (мәсәлән, 1945 елда фольклорчы галим Хәмит Ярми) килеп чыга, авылдашларыннан истәлекләр язып ала. Билгеле, мәктәп укытучылары да дәресләрдә аның кемлеге турында сүз кузгатмый калмагандыр. Бу яшь буында белемгә омтылыш тудырып, ата-аналар да балаларына Насыйри үрнәгендә шәһри Казанда укып кеше булу мөмкинлеген тукып торгандыр. Резеда Ганиева көндәлек сыман язмаларында әтисенең сугышка китәр алдыннан хатыны Хәбирәгә балаларны укыт дигән сүзен ишеткәнлеген, әнисенең моны да истә тотканлыгын әйтә (Габделкадыйр 1941 елның сентябрендә Ленинград янында һәлак булып, Серафимов каберлегенә күмелгән).
1962 елда Казан дәүләт университетындагы эшчәнлеген татар әдәби мирасын нәзари планда тикшерүче һәм педагог (лектор) сыйфатында башлап җибәргән Резеда Ганиева, данлыклы якташы Каюм Насыйриның авылдашы буларак бик тә кызыксынса да, тормыш һәм иҗади эшчәнлеген монографик планда, махсус алып тикшерде, бөтен гыйльми эшчәнлеген аңа гына багышлады дип әйтеп булмый. Әдәбият фәнендә дә үзенә күрә «хезмәт бүленеше» яши. Кайбер галимнәр меңъеллык тарихлы татар әдәбиятының аерым чорларын җентекләп анализлый, икенчеләре әдәби күренешләрнең төрләре, жанрлары (поэзия, проза, драматургия һ.б.) хакында дәлилле сүзен әйтергә омтыла (специальләшә). Дөрес, алда искәрткәнчә, университетта башта ассистент, соңрак доцент, профессор сыйфатында студент халкына татар һәм рус телләрендә лекцияләр уку, елның-елында курс һәм диплом эшләренә җитәкчелек итү аннан зур тарихлы әдәбиятыбызның сәнгати-эстетик үсешеннән яхшы хәбәрдар булуны таләп иткән (хезмәттәше Хатыйп Миңнегулов: «Резеда Ганиева – татар әдәбиятын буйданбуйга да, төрле чорлап та укыткан зат», – дип язды). Әмма Резеда Ганиеваның аеруча нык игътибар итеп, концептуаль планда, монографик планда тикшергән, аны совет чорында ук күренекле әдәбиятчы итеп таныткан өлкәләре дә шәйләнә: бу – ХХ гасыр башы татар классик әдәбияты (Г.Тукай, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан һ.б.) һәм Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасында да чагылыш тапкан Шәркый Ренессансы күренеше.
Галимәбез авылдашы Каюм Насыйри феномены турында төрле яктан уй-фикер йөртеп яшәгән икән дип аңлашылмасын. Бөек авылдашының гыйльми, әдәби эшчәнлегенә нигезләнгән гыйльми күзәтүләре «Кече Шырданның олуг кызы»ның (Әлфәт Закирҗанов сүзе) кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре, монографик характердагы хезмәтләре, мәкаләләрендә чагылып торган. Шуларга нигезләнеп, Хатыйп Миңнегулов бер мәкаләсендә аны «Каюм баба»ның дәвамчысы» итеп тә күзаллый.
Резеда Ганиеваның Каюм Насыйри иҗатын шактый дәрәҗәдә үзенчә шәрехләвенә дәлилләр сыйфатында мин аның полемик рухтагы «Кадерле Каюм бабабыз» исемле язмасында чагылыш табуын әйтергә телим («Мәгърифәт» газетасы. 1996, №11). Ул анда татар әдәбиятының ике мәртәбә Ренессанс чорын кичерүен әйтеп, беренчесе ХII гасыр азагы – ХVI гасырның беренче яртысына туры килгән дип саный һәм Каюм Насыйриның күпкырлы «эшчәнлеге – яңа замандагы икенче татар Яңарышының елга башы» рәвешендә күрә. Ошбу язманың шактый тулыландырылган вариантында Резеда Ганиеваның үзенчәлекле фикере мәкаләнең исемендә үк төгәл чагылыш таба – «Каюм Насыйри – яңа заман Ренессанс хәрәкәтен башлап җибәрүче» («Зеленодольский регион: проблемы истории и культуры. Восток и Запад». 2003).
Резеда Ганиева фикер сөрешенә таянычлар итеп, француз галимнәре А.Беннигсен (галимә архивында ике хаты саклана һәм «Профессор Резеда Ганиева» китабында рус теленә тәрҗемә ителеп басылды) һәм ЛемерсьеКелькеже, 1920 елларда исә Гали Рәхим дә әйткән фикерләр алынуын күрсәтә һәм «Икенче Яңарышка зур сулыш бирүче Г.Исхакый, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Г.Камал һәм башкалар Каюм Насыйри әсәрләреннән дә ялкын алып, зур әдәбият мәйданына» килүләре турысында сүз алып бара (беренче Яңарышны Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасында тикшергән иде). Төрки әдәбиятларда чыннан да Ренессанс күренешләренең нык чагылуын Резеда Ганиева үзенең докторлык диссертациясендә аеруча тәфсилле тикшерде, кайбер галимнәрнең бәхәсле уй-фикер йөртүләренә дәлилле үз карашын белдерде.
Журналист Люция Шәрәфиева белән бер әңгәмәсендә исә Резеда Ганиева, бер-ике сүз белән балалык елларында күргән авырлыкларны (шулай ук бөек галимнең туганы Бәррә апа белән аралашуын, Каюм коесыннан су ташуларын) искә төшереп узган. Аның «Кадерле Каюм бабабыз» мәкаләсе ХХ гасыр ахырында язылган иде. Анда ул «... акрын гына кан диңгезенә баткан революцияләр, сугышлар, репрессияләр, ГУЛАГлар, социаль тетрәнүләр, фаҗигаләр белән тулы ХХ гасыр үтеп бара. Ә без, татарлар... тарихыбыздагы өченче Яңарыш хәрәкәтенә аяк бастык һәм, мәгърифәтче Каюм Насыйри кебек, иң элек тел хәзинәбезне барлый башладык...» дип тә әйткән иде…
Бу хәрәкәт ничек барадыр? Резеда Ганиева авылдашы Каюм Насыйри феноменына нисбәтле сүз сөрешендә соңгы еллардагы кайбер чыгышларда бөек галим эшчәнлегенә әллә ни нигезләнмәгән тәнкыйди мөнәсәбәт чагылышын да күрде. Аныңча, «үзгәртеп кору еллары башлангач та, Каюм Насыйри мирасына игътибар кимегәндәй». Ул, Насыйри укырга өндәп, татарларны руслаштыруга юл ачкан диюләр белән килешми, Габдерәхим Утыз-Имәнинең «татарларга рус телен белү – кырык беренче фарыз» диюен дә (риваять кылынган) гаепкә санамый. Татар теле язмышына карата Каюм Насыйри позициясен яклавын әйтеп, галимә «эштә, фикердә, телдә берлек» тарафдарларының татар телен халыкка якынайтуга юнәлтелгән гамәлләренә шик белдерә, Шиһабетдин Мәрҗанинең дә «мөселман дөньясының фән теле булган гарәп теленнән аерыла» алмавына офтана. Галимә фикеренчә, язучының күп еллар чыгарып килгән өстәл календарьлары да татар мәгърифәтчелек прозасын үстерүгә этәргеч биргән. Гомумән алганда, атаклы галим-мәгърифәтче эшчәнлеге турында фикер йөртүендә авылдашлыкка бәйлелектә туарга мөмкин субъективлыкта гаепләрлек моментлар күренми, һәр фикере дәлилле.
Резеда Ганиева бөек авылдашы Каюм Насыйри музееның Кече (Югары) Шырданда түгел, бәлки Олы Ачасыр авылында ачылуын ошатмады. Аңа бу эшне башлап йөрүче, Татарстанның Милли музее хезмәткәре Рәмзия Абзалина белән бәхәсләшергә туры килде. Күршедәге Олы Ачасыр авылында «Каюм Насыйри исемендәге Архитектура-этнография комплексы» ачылу көнендә газетада чыккан Люция Шәрәфиева белән булган әңгәмәсен («Авылдашым кабызган ялкын сүнмәгән». «Яшел Үзән» газетасы, 1997, 1 март) ул: «Әмма ни генә әйтсәгез дә, мин үз авылымның патриоты булып калам. Каюм Насыйри музее туган авылында – Шырданда булырга тиеш» дип тәмамлый.
«Акведук» җәмгыяты башлыгы Асия ханым Гобәйдуллина, 2015 елда «Каюм Насыйри туган җирне яңартып торгызу» фонды оештырып җибәреп, үзе туып-үскән Кече Шырданның бай, катлаулы тарихлы үткәненә таянып, аның бүгенге шартларда яшәешенә яңа сулыш өрердәй төрле, гаять мөһим чаралар үткәреп килә. Бигрәк тә бөек галимнең авылдагы эзләрен яңартуга күп көч куя. Мин бу урында исә аның күренекле авылдашы, әдәбиятчы галимә Резеда Ганиевага аеруча игътибарлы булуын, аның белән киңәшеп эшләвен, очрашуларга катнаштырып хөрмәт күрсәтүен истә тотам. Галимәнең якташлары белән истәлекле бер күрешүе, мәсәлән, 2017 елның 11 августында, заманында Каюм Насыйри катнашында төзелгән, күпне күргән мәчет бинасын яңадан торгызып, аңа ай кую вакытында булганы хәтердә. Ул чак Резеда Ганиева, моңа шатлануын белдереп: «Биредә Каюм Насыйри исемендәге гыйльми үзәк ачарга кирәк. Мин шәхси китапханәмдә сакланучы китапларымны тапшырыр идем. Чит илләрдә дә Каюм Насыйри үзәкләре эшли. Безнең Шырданда да булса, яхшы булыр иде», – дигән иде. Кече Шырданда шул елның ахырында тууына 85 яшь тулу кичәсендә дә ул якташларының җылы мөнәсәбәтен тоеп утырды. Күптән түгел шәхси көтепханәбезнең зур бер өлешен әлеге фонд катнашында салынган яңа бинада эшли башлаган музей-көтепханәгә тапшыра алдым.
Ошбу язмамда Резеда Ганиеваның бөек авылдашы турындагы бөтен уй-фикерләре турында сүземне кыскартып, аның мәкаләләре һәм фәнни конференцияләрдә, төрле чыгышлары, монографияләрендә дә урын алганлыгын әйтергә теләдем. Тагын бернәрсә минем күземә чагыла: әдәбиятчы галимнәребез соңгы елларда күптомлы татар әдәбияты тарихын язу барышында Резеда Ганиева язганнарга да игътибар итә.
Зөфәр Рәмиев, филология фәннәре докторы, профессор
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА