Журнал «Безнең мирас»

Кем көчле? (Татар халык әкияте)

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер кеше. Бу кешенең исеме Нарый булган, ди, кесә төбе тар булган, ди, тар булса да, бер пот тары сыя торган булган, ди.


Көннәрдән беркөнне Нарый чыгып киткән юлга. Барган да барган, ди, бу. Бара торгач, барып кергән, ди, ялтырап торган боз өстенә. Боз өстенә барып та кергән, аягы таеп, әйләнеп тә төшкән. Шул чакны бөтен тарысы чәчелеп тә киткән моның. Ачуланып сикереп торган да Нарый бозга әйткән:


– Боз, син нидән көчле болай? – дигән.


– Көчле булсам, – дигән боз, – мине кояш эретә алмас иде.


– Кояш, син нидән көчле? – дигән Нарый.


– Көчле булсам, мине болыт капламас иде.


– Болыт, син нидән көчле?


– Көчле булсам, мине яңгыр тишеп чыкмас иде.


– Яңгыр, син нидән көчле?


– Көчле булсам, – дигән яңгыр, – мине җир сеңдермәс иде.


– Җир, син нидән көчле?


– Көчле булсам, миннән үлән тишелеп чыкмас иде.


– Үлән, син нидән көчле?


– Көчле булсам, мине сыер ашамас иде.


– Сыер, син нидән көчле?


– Көчле булсам, мине пычак кисмәс иде.


Хәзер пычактан сорый инде Нарый:


– Пычак, син нидән көчле?


– Көчле булсам, мине ут эретмәс иде.


– Ут, син нидән көчле?


– Көчле булсам, мине су сүндермәс иде.


– Су, ә син нидән көчле?


– Көчле булсам, мине кеше җиңмәс иде, ә ул мине җиңә, тегермәннәр әйләндерергә җигә! – ди су.


Шуннан соң Нарый, кешедән дә көчлесе юк икән, дип, үз юлына китә, шуның белән әкият тә бетә.


Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру