Журнал «Безнең мирас»

Кимәк каһанлыгы

11 нче йөздәге фарсы тарихчысы әл-Гардизинең «Хәбәрләрнең күрке» дигән китабында VII-VIII гасырларга караган бер кызыклы риваять китерелгән. Әйдәгез, без дә шуның белән танышып үтик.

 

Татар ханзадәсе кәнизәген алып кача...

 

...Татарларның хөкемдары үлеп, ике улы кала; өлкәне патшалык итә башлый, кече улының көнчелеге кузгала. Ул Шад исемле була. Абыйсын үтермәкче итә, тик уңышсызлыкка очрый һәм үзе белән кәнизәген алып качып китә. Бер зур елга ага торган җиргә барып туктыйлар. Анда агачлар үсә, киек кош-корт бик күп. Ханзадә шунда чатыр кора һәм көн итә башлый. Үзенең кәнизәк юлдашы белән ул көн  саен ауга йөри. Ит белән тукланалар, ә кеш, тиен һәм ас тиреләреннән үзләренә кием тегеп кияләр.

 

Көннәрдән беркөнне алар янына кардәш татарлардан җиде кеше килеп туктый. Исемнәре Йәми, Йәмәк, Татар, Баяндар, Кыпчак, Ләникәз вә Аҗлад икән. Бу кешеләр үз җирләрендә хуҗаларының атларын көткәннәр, ә берзаман көтүлекләрдә үләннәр корып беткән. Яңа көтүлек эзләп, Шад яши торган җиргә килеп чыкканнар. Аларны күргәч, кыз боларга: «Иртеш», – дигән, ә ул сүз «туктагыз» дигәнне аңлаткан. Шуннан елга да Иртеш исеме алган. Кызны танып, барысы да туктап калган һәм үз чатырын корган. Сунардан күп табыш белән Шад та кайтып төшкән һәм кунакларны сыйлаган. Көтүчеләр шунда кышка чаклы торып калганнар. Менә кар яуган, алар инде кайтып китә алмаганнар. Яңа җирдә үлән куе булган. Йәмәк, Татар, Кыпчак һәм барысы бөтен кышны шунда үткәргәннәр. Яз җиткәч, җир яңадан матур төскә кергән. Алар бер кешеләрен, тугандашларының хәлен белеп килү өчен, элеккеге җирләренә – татар җәйләвенә кайтарып җибәргәннәр. Ул кайтып җиткәч күрә: анда коры ялан гына калган; дошман явы килеп, бөтенесен талап, кырып киткән. Татар кабиләсенең исән калганнары, көтүчене күреп, тау ышыгыннан чыкканнар. Ул аларга Шадның яңа җирләре турында сөйләгән. Шуннан соң алар, җыйнаулашып, Иртешкә таба юл алганнар. Барып җиткәч, Шадны үзләренең башлыгы санап, баш иеп сәламләгәннәр һәм кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәргә керешкәннәр. Бу хакта ишеткән башка кешеләр дә монда килә башлаганнар. Җиде йөзләп кеше җыелган. Алар озак вакытлар буена Шадка хезмәт иткәннәр; аннары, бик нык ишәеп киткәч, тау араларына күченеп таралышканнар вә югарыда аталган җиде кеше исемендә җиде кабилә барлыкка килгән...

 

Кимәк каһанлыгының оешу сәбәпләре

 

Бу хикәяттә сөйләнелгән татарлар, нәкъ менә 745 елда Көнчыгыш Татар-төрки каһанлыгы җимерелгәннән соң, кояш баешы ягына күченеп киткән борынгы татар халкының бер өлеше булган. Ул вакытта аларның бер өлеше уйгырларга буйсынып калган, бераздан киданнар белән союзга кергән (киданнар – Төньяк Кытай җирендә яшәгән күчмә кабиләләр; күбрәк кара кытайлар дип йөртелгәннәр), ә беркадәре көнбатышка киткән. Менә шулар инде Көнбатыш Себердә дәүләт – Кимәк каһанлыгы барлыкка килүдә мөһим урын тотканнар. Каһанлыкның төп, җирле халкы шулай ук татар-төрки телле кабиләләр, безгә инде мәгълүм кыпчаклар белән кардәш кимәкләр булган. Дөресрәге, әлеге кабиләләр берлегенең зур бер өлеше, көнбатыш төркеме, кыпчаклар дип йөртелгән. Соңрак, Алтын Урда һәм аннан соңгы татар ханлыклары яшәгән чорда кыпчаклар татар халкының этногенезында бик зур роль уйнаганнар. Димәк, бу кабиләләрнең – һәм борынгы татарларның, һәм кимәкләрнең, һәм кыпчакларның – башлангыч тарихы үзара бик нык бәйләнгән, алар кардәш кабиләләр булганнар.

 

Кимәкләр үзләре – тагын да борынгырак исемнәре «йәмәкләр» – 7 нче йөздә Көнбатыш Татар-төрки каһанлыгына кергәннәр һәм Алтайдан төньяккарак күченеп көн иткәннәр. Кимәк кабиләләре берлегенең үсеп китүенә Көнчыгыш Татар-төрки каһанлыгының таркалуы да нык тәэсир иткән, чөнки шул таркалу нәтиҗәсендә кимәк-кыпчакларга татарлар, баяндырлар һәм башка төрки кабиләләр килеп кушылганнар. Әл-Гардизинең алда искә алган хикәясендә бу хакта бик ачык тасвирланган.

 

Иртеш елгасы, Уралтау буйлары, хәтта Каспий ярларында да яшәгәннәр

 

Урта гасырларда яшәгән гарәп-фарсы географлары һәм сәяхәтчеләренең язмаларында кимәкләр һәм кыпчаклар хакында, аларның яшәгән урыннары һәм күршеләре, хуҗалык итүләре, гореф-гадәтләре һәм дини табынулары турында бик кызыклы мәгълүматлар бирелгән. Мәсәлән, алар язганча, кимәкләрнең күпчелеге Иртеш тирәсендә, ә кыпчаклар Урал тауларына табарак яшәгәннәр. Кайбер хезмәтләрдә кимәкләрнең хәтта тагын да көньяктарак яшәгәнлеге әйтелә. X гасыр уртасындагы гарәп географы Ибне Хәукал, мәсәлән, үз язмасына теркәгән картасында кыпчак-кимәк кабиләләре Арал диңгезеннән төньяктарак далаларда угызлар белән бергә күчмә тормыш белән көн итәләр дип күрсәтә. Бөек фарсы шагыйре Фирдәүси үзенең дөньякүләм мәшһүр «Шаһнамә» поэмасында хәтта Каспий диңгезен Кимәк диңгезе дип тә атаган, шуннан чыгып, күчмә кимәкләрнең Каспийга кадәр барып җитүләрен фараз итәргә мөмкин.

 

Кимәк каһанлыгы зур дәүләт була

 

Кимәк каһанлыгы, мәсәлән, Төрки һәм Уйгыр каһанлыклары кебек үк, бигрәк тә 9-10 нчы йөзләр аралыгында, башлангыч феодаль дәүләт берләшмәсе рәвешендә булган. Аның башында варислык буенча хакимлек итүче каһан торган. Аңардан тыш, нәселдән-нәселгә килгән өлкә башлыклары – бәкләр идарә иткән, алар барысы 12 булган, башкача әйтсәк, каһанлык 12 билектән, ягъни кенәзлектән торган. Кайберләре, әйтик, кыпчак биләре, хәтта хан дип тә аталган. Ә каһан – бөтен дәүләтнең башлыгы – олуг хан, башкача әйткәндә, ханнарның ханы дигәнне аңлаткан. Фарсылардагы кебек. Алар үзләренең олуг шаһларын «шаһиншаһ» дип йөртәләр. Кыскасы, Кимәк каһанлыгы элгәре урта гасырның ярыйсы ук зур дәүләте була.

 

Бодай, арпа, хәтта дөге иккәннәр

 

Иртеш буендагы Йәмәк каласы бу дәүләтнең башкаласы саналган. Каһан үзенең яраннары белән шунда яшәгән.

 

Көнбатыштагы кыпчаклар төркеменнән аермалы буларак, кимәкләр инде ярымутракланып яши башлаганнар һәм җир эшкәртү белән дә шөгыльләнгәннәр. Урта гасырлардагы гарәп географлары шулай ук кимәкләрнең бодай, арпа, хәтта дөге игүләрен язып калдырган. Аларда кимәкләрнең башка калалары булуы турында да мәгълүмат бар. Көнчыгышның атаклы галим-географы Әл-Идриси язмаларына караганда, бу шәһәрләр яхшы ныгытылган булган, Кимәк иленең башкаласында базарлар һәм табыну сарайлары гөрләп торган. Әлбәттә, ул чактагы ярымкүчмә халыкларның шәһәрләрендә яртылаш җиргә казып салган өйләр дә, тирмәләр дә шактый булган.

 

Рун язуын укыйбыз: «Күрекле хатын үзенең көнчелегеннән бушаныр...»

 

Кимәк гаскәре җайдаклардан һәм җәяүле сугышчылардан торган. Кораллары, нигездә, төз, озын кылычтан һәм бераз бөгелгән кылычтан гыйбарәт булган, сөңге  һәм ук-җәяләр белән дә коралланганнар. Алар археологик тикшеренүләр вакытында табылып торалар. Казыганда тагын төрле көнкүреш әйберләре, эш кораллары һәм күп кенә бизәнү әйберләре дә килеп чыга; андыйлардан, мәсәлән, металл көзгеләр, муенсалар, төрле асылмалар, сурәтле төймә, дирбия-сбруй, аеллар очрый.

 

Төрки телле күп кенә башка халыклардагы кебек, кимәкләрдә дә каһарман сугышчылар һәм күренекле кешеләрнең таш сынын кую йоласы яшәгән. Бу сыннар дала кыпчаклары һәм Татар-төрки каһанлыгы халыкларының таш һәйкәлләреннән гадирәк итеп ясалган булулары белән аерылып торалар. Кимәкләр мәҗүси булганнар һәм Иртеш елгасына табынганнар, елганы кешенең алласы итеп исәпләгәннәр, шулай ук утка, кояшка һәм йолдызларга да изге итеп караганнар. Гарәп географларының мәгълүматлары буенча, кимәкләр һәм кыпчаклар хәтта астрология белән дә шөгыльләнгәннәр, йолдызлар «теле»ннән файдаланганнар. Кимәк җәмгыятенең бер өлеше, беренче чиратта, югарыгы катлавы, манихейлык дине һәм ислам кабул иткән.

 

Кимәк җәмгыятендә рун язуы да кулланылган. Тарихи һәм археологик чыганаклар шуны дәлилли. Иртешнең югарыгы агымы буенда бер хатын-кыз кабереннән табылган металл көзгегә, мәсәлән, безнең телгә күчергәндә, шушындыйрак мәгънәдәге язу язып куелган: «Күрекле хатын үзенең көнчелегеннән бушаныр. Аның бәхетле көннәре башланыр...»

 

***

 

Тулаем алганда, элгәре урта гасырдагы кимәкләр чоры фән дөньясына шактый яхшы билгеле. Татар-төрки каһанлыгы таркалганнан соң барлыкка килгән Кимәк каһанлыгы татар халкының, барыннан да элек Себер татарларының этник һәм сәяси тарихында сизелерлек эз калдырган. Нәкъ менә кимәкләр себер татарларының барлыкка килүендә борынгы, Алтын Урдага кадәрге чорда катнашкан кабиләләрнең берсе булып санала.

 

 

"Безнең мирас". – 2024. – №3. – Б. 4-7.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру