Журнал «Безнең мирас»

Татар әсирләренең тавышлары

1


Моннан берничә ел элек милләттәшебез, вакытында Казан университетын тәмамлап, хәзер Алманиянең Лейпциг шәһәрендә гомер кичерүче Нәсүр Юрушбаев Татарстанга 43 уникаль «эдисон цилиндры» алып кайткан иде. Беренче Бөтендөнья сугышында алманнарга әсир төшкән татар гаскәриләренең тавышын саклаган бу хәзинә ул вакытта зур шау-шу, әйтеп бетергесез куаныч тудырды, шулай булмый ни – кадерлеләребезнең моң, сагыш тулы җырлары 100 ел үткәннән соң янә ватаннарына әйләнеп кайтсын әле!


Язмалар Вюнсдорф лагерендә яздырылган. Төгәл алман халкы ул җырларны анализлаган, үз телләренә тәрҗемә иткән, аңлатмалар биргән. Бу эшнең башлангычында Готтхольд Вайль торган.
Әмма әлеге байлыкның шушы вакытка кадәр җәмәгатьчелек дикъкатенә тапшырылмавы, хәтта интернет челтәренә дә куелмавы чын-чынлап гаҗәпсенү уятырлык. «Безнең мирас» ул хатаны өлешчә төзәтергә булды. Игътибарыгызга берничә аудиофайл тәкъдим итәбез.


Кайбер искәрмәләр. Иң әүвәл, аңлашылганча, җырчының исем-фамилиясе күрсәтелә (алман документларында язылганча), аннары – җырның әсирләр телендә аталышы (4, 6, 7, 8 башка), иң соңыннан – пластинканың алман архивларындагы, документларындагы теркәү номеры.


1) Рәхмәтхан Батырбаев - Ай җаный, гөл фани (PK 55)

2) Рәхмәтхан Батырбаев - Кара урман (PK 56)

3) Кәлимулла һәм Шәфигулла Үтәшевләр - Газиз кардәшләр (PK 623)

4) Мөхәммәд Хисаметдин - Заман (PK 627)

5) Норман Баһман - Тәфтиләү (PK 635)

6) Әш-Шаһи Солтан Вәлиәхмәтов - Өч дүртьюллык (PK 706-1)

7) Әш-Шаһи Солтан Вәлиәхмәтов - Дүрт дүртьюллык (PK 707-1)

8) Ибраһим Хәлимов - Исемнәр, саннар, алмашлыклар (PK 1245)

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру