Ә.Г.Кәримуллин укулары

14-15 июльдә V нче мемориаль Ә.Г.Кәримуллин укулары оештырылды. Укуларда Беларусь, Литва, Казакъстан, Төркия кебек чит илләрдән дә галимнәр бар иде. Милли китапчылык эшенең тарихы һәм хәзерге проблемалары турындагы әлеге гыйльми чараның беренче көне ТР Милли китапханәсендә узса, икенче көне Байлар Сабасында һәм Әбрар Кәримуллинның туган авылы Чәбия-Чүрчидә дәвам итте. Кунаклар галимнең каберен зиярәт кылды, туган нигезе белән танышты һәм авыл мәдәният йортында аның турындагы истәлек-хатирәләрне сөйләделәр.

;


Комментарий язарга