Тел галиме Диләрә Тумашеваның тууына – 100 ел
Остазым Диләрә Гариф кызы Тумашева хакында күп язылган, аны бик күпләр хәтерли. Татар тел белеме һәм, гомумән, филология өлкәсендә кайнаган кешеләр аның гыйльми хезмәтләре, фәнни җитәкчелеге, педагоглыгы, югары уку йортындагы оештыру-җитәкләү, мөдирлек эшчәнлеге турында бик яхшы мәгълүматлы, бу турыда, белмәсә, бик яшь буын гына белмидер. Аның шәхси тормышы да (миңа гына шулай тоелмыйдырмы) җиде йозак артына бикләнмәгән иде. Остаз үзе генә түгел, аның ире – К.Тинчурин исемендәге театрның баш режиссёры Равил Рәхим улы Тумашев та, балалары – шулай ук университет галимнәре – Ләйсән белән Айдар да кешеләргә ачык йөзле иде (берсе дә дөньялыкта түгел инде, урыннары оҗмах түрендә булсын).
Тууына төгәл бер гасыр тулган бу көннәрдә остазны искә алмау, аның хакындагы уй-хисләрем белән уртаклашмауны күңелем кабул итмәде, кулыма каләм алдым. Кемнәргәдер бу язмам, бәлки, бик берьяклы булып, хәтта ки үземә урынны гафу ителмәслек (тик шулай да кичерә күрсәң иде, хөрмәтле укучым) киң биреп язылган кебек тоелыр. Ник дигәндә, биредә мин Диләрә Гариф кызы хакында филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы буларак түгел, беренче нәүбәттә, остаз, укытучы, хатын-кыз буларак, үзем күргән, үзем кичергән нәрсәләр, үзем катнашкан әңгәмәләр, үземә дә кагылган вакыйгалар турында язачакмын.
Юл күрсәтүче
Ел саен 25 кенә студент кабул итә торган бүлекнең педагог-кадрлар составы да әллә ни зур булмаган, билгеле. 1984 елда (Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 40 еллыгы уңаеннан тантаналар узасы ел иде бу) мине, яңа гына диплом алучыны, инде байтак вакытлардан бирле яшь хезмәткәр алынмаган татар теле кафедрасына ассистент укытучы итеп эшкә кабул иттеләр. Остаз, каршысына утыртып, беренче тапкыр сөйләшкәндә, нинди эшләр башкарачагымны, нинди дәресләр алып барачагымны аңлатканда ук, кафедрага эшкә калдыру карарының миңа зур ышаныч белдерү булуын бик ачык сиздерде. Бу минем үзем өчен көтелмәгән карар иде, чөнки артык актив, күзгә күренеп йөри торган студент түгел идем. Диләрә Гарифовна мине белми диярлек, аның җитәкчелегендә курс эшләре дә язмадым, диплом да якламадым. Тик, ялгышмасам, ахыргы курста бер җыелышта (ул заманнарда зурлап студент җыелышлары уздырыла иде), кемнеңдер тәкъдиме белән, трибунадан чыгыш ясадым. Җыелышны алып баручылар арасында әдәбият профессоры, ул вакытта инде шактый олы яшьтәге, бер-ике махсус курс кына укытып йөрүче Хатыйп ага Госман да бар иде. Ниләр турында сөйләгәнемне хәзер инде ачык кына хәтерләмим, тик сүземне, чит тел – гарәп теле өйрәнүче буларак: «Гарәп телендә студент – талиб «белем дәгъва итүче, эзләнүче» дигәнне аңлата. Әйдәгез, исемебез җисемебезгә туры килерлек итеп укыйк әле!» – дигән тойгылы чакыру белән тәмамлаганым истә. Диләрә ханымның әйтүенчә, шул җыелыштан соң, Хатыйп ага мине кафедрага эшкә калдырырга киңәш иткән. Ул заманнарда стена газетасы да чыгара идек, мин дә ул эшләрдә кайнашкаладым. Җитәкчебез бик үзенчәлекле фикерле галим, студент халкының яраткан укытучысы Альберт абый Яхин иде, аның да тәкъдиме шундый ук булган.
Без, 1979-1984 нче еллар студентлары, тыныч, матур заманда яшәп, бик яхшы укытучылардан белем алдык. Алар арасында тәҗрибәләре азрак булган артык яшьләре дә, артык өлкәнрәкләре дә юк иде. Укытучыларыбызның урта яшьне яңа узып барган чаклары, күбесе профессор дәрәҗәсенә ирешкән, белемнәре тирән, көч-энергияләре ташып тора... Төркемебездә студентлар да гаҗәеп: балалыктан яңарак кына чыккан 1962 нче елгылар белән беррәттән, 6-8 яшькә олыраклар, инде шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган егет-кызлар да бар иде.
Шулай итеп, бик җанлы студент тормышында яшәп, кулга диплом алганнан соң, һәрберсе бөек шәхес булган укытучыларым арасына килеп кердем. Хәзер, үтелгән юлга борылып карап, шуны аңлыйм: мин, никтер, бераз ашыгыбрак яшәгәнмен. Кайчакларда тормышның рәтен белмичә, кайчак күркәмлеген күрмичә яшәлгән. Югыйсә, шундый мәшһүрләр янында бик күп нәрсәләрне күрергә, фикерләргә, өйрәнергә, аңларга һәм хәтер капчыгына истәлекләрне күбрәк тә тупларга мөмкин булган. Хәзер инде нишләтәсең, барына риза булырга кала... Инде олыгайган көндә гомернең заяга узмаганын күреп, остазларның якты истәлекләрен кадерләп, кыйммәтләрен тәкъдир итеп, булганына шөкер итеп яшәүгә ирешелгән икән – аңа да сөенергә кирәк! Югыйсә, картлык дигәнең ул үзе генә дә килә ала…
Хәерхаһлык
Диләрә Гарифовнаның кафедраны хатын-кызлардан гына торган коллективка әйләндерәсе килми иде, мөгаен. Үз җитәкчелегенә аспирантурада укырдай егетләрне алырга тырыша, аларга «яшел ут»ны ешрак кабыза иде. Шуңадырмы, аспирантурага кереп кандидатлык диссертациясе язу эшенә мин бераз кичегебрәк тотындым. Остаз үзе Мәскәү университетында тюркология бүлегендә белем алган һәм, атаклы галим Н.К.Дмитриев җитәкчелегендә аспирантура тәмамлап, Себер татарлары диалектлары буенча кандидатлык диссертациясе, соңыннан докторлык диссертациясе яклаган булганга, кафедраның составы ниндирәк булырга тиешлеген шул үрнәктә чагыштырып карап фикер йөрткәндер, күрәсең.
Авылда туып, бераз шәһәрдә яшәп алганнар белән авылда туган һәм шәһәрдә төпләнеп калганнар, нигездә, охшаш була. Беренчеләре – шәһәрне күрәселәре килеп, икенчеләре шәһәрдән качасылары килеп, хәл-торышларын үзгәртмичә генә яши бирәләр. Тик менә авылда туып-үсеп, шәһәрдә яшәгән белән шәһәрдә туып, шунда гомер иткән, шәһәрне генә таныган кешеләр бер-берсеннән шактый аерыла. Беренчесе шәһәрлекне үз итми, икенчесе авыллыкны аңламый. Нигә фәлсәфәгә бирелдемме? Миңа бүлектәге караш төрлелекләрен, фикер бәрелешләрен күрергә, күзәтергә туры килде. Андагы тирәлек шундый: авылда туып-үсеп, шәһәрдә дә авыл психологиясе белән яши торган коллектив (мин дә шул исәптә) һәм шәһәр кешесе – Диләрә Гарифовна. Шуңа күрәдер дә беркадәр аңлаша алмау булган, әлбәттә.
Студентлар арасында да остаз турында «өрәге каты» диючеләр бар иде. Бу – җирле сөйләш гыйбарәсе, холкы үтә кырыс кешегә карата кулланыла. Әйе, эштә кырыс, тик усал түгел иде Диләрә апа. Кискенлеге дә булгандыр. Бик таләпчән дә иде, иң беренче нәүбәттә, үзенә карата таләпчән иде.
Тел тарихына мәхәббәт уяткан укытучым Алмазия Хаҗиевнага мин диплом алган елда 55 яшь тулды, һәм ул көтмәгәндә генә пенсиягә китеп барды. Саулык мәсьәләсе дә бар иде, билгеле. Миндә әле ул вакытта «җир астыннан ага торган сулар»ны тоя-сизә торган акыл юк, шулай да дөньяга карашлар, фикерләр бик туры килеп бетми иде бугай. Алмазия апаның кайбер дәресләрен миңа укытырга бирделәр. Шуларның берсе – диалектология. Күбесенчә практик яки семинар дәресләр алып барсам да, шул ук елны читтән торып белем алучыларга диалектлар буенча лекция дә укырга туры килде. Ул вакытта сөйләү кайда инде?! Укыйм. Ул төркемдә мәшһүр бер язучы да бар иде. Имтихан вакыты җитте. Шунда шул язучы сорау бирә: «Сез бит безгә лекцияне кәгазьдән укыдыгыз, имтиханда без дә укысак кына ярыймы?» – ди. «Ярый», – дидем инде, нишлисең... Берничә ел үткәч, Арча электричкасында (минем авылдан килеш) аның белән бер вагонга туры килеп күрештек. Нурлы елмаеп, хәл-әхвәл сорашты. Китабы басылып чыккан икән, «Хөрмәтле мөгаллимәм Асия сеңлемә…» – дип язып бүләк итте. Шәхес! Төп сүздән читкә китү кебек күренсә дә, менә шундый сары томшыклы чеби вакытларымны искә төшерүем бөтенләй мантыйксыз түгел. Әйтәсе килгән фикерем шул: мин ул чакларда хәерхаһлы остазым канаты астында идем. Җитәкчем аңлый һәм кичерә белә иде, нәкъ шул көч биргәндер дә. Канәгатьсезлек белдерүчеләр дә булгандыр, әлбәттә. Андыйларга ничек җавап кайтарасын да өйрәтеп куйган иде: «Операция ясап карамыйча, хирург булырга өйрәнеп булмый!»
Гыйлем юлында маяк
Диләрә Гарифовнаның татар бүлегендә белем алучы студентлар «яшел китап» дип атап йөртә торган морфология дәреслеге бар. Ул китап әле дә күз алдымда тора. Морфология фәненнән лекцияләрне остаз үзе алып барса, практик дәресләрне миңа бирделәр. Минем студент елларыннан ук яраткан дәресем иде ул. Морфология – тел белеменең бик мавыктыргыч тармагы, ул кешенең фикерләү сәләтен үстерә, телнең асылына төшенергә этәргеч бирә. Телнең искиткеч камиллеген, мәгънәви бәйләнешләрен, тел фәлсәфәсен, сүз байлыгын тоемлау да шул чорда башланган булырга тиеш.
Бер көнне остазым: «Әйдә, морфология буенча уку ярдәмлеге төзик», – диде. Теория өлешен үзе язды. Әдәби әсәрләрдән мисаллар туплап, күнегүләрне мин әзерләдем. Ул китапчык озын гомерле булды. Укытучылар әйтүе буенча, остаз эштән туктагач, мин Көнчыгышны өйрәнү институтына күчкәч тә кулланыла иде әлеге китап. Төркиядә узган бер корылтайда зур тюрколог булачагы өмет ителгән, акыллы, төпле төрек егете Паша Явузарслан: «Профессор Тумашева белән Гыйләҗиева дигән бер ханым әзерләгән уку ярдәмлеге бар икән. Миңа шул бик кирәк иде, табып бирегез әле, зинһар», – дип, гозерен белдерде. Башта берни әйтмичә, елмаеп-балкып торуымны күргәч, Паша бераз аптырап калды. Аңлаткач, ул да көлде: Гыйләҗиева – минем кыз фамилиям. Минем өчен беренче басма хезмәт булган ул кадерле китапчыкны, шулай итеп, Төркия университетына да юлладык.
Кеше тормышында очраклы берни дә юк, диләр бит. Ул китап 2000 нче еллар башында «Төрек теле грамматикасы»н (Асия Рәхимова. Төрек грамматикасы. Türk Dilbilgisi. Казан: Казан университеты нәшрияты. – 2002. – 336 бит) язар өчен тәҗрибә туплауда беренче адымнар, гыйлем юлының башы булган икән бит.
Киңлек
Остазның «Гасырлар авазы – Эхо веков» мәҗмугасында Казан дәүләт университетындагы татар бүлегенең ярты гасырлык юбилеена багышланган мәкаләсе басылып чыккан иде (Диляра Тумашева. Развитие татарского языкознания в Казанском университете. Гасырлар авазы/Эхо веков, 1996, N1/2, стр. 212-217). Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп китим: язманың ахырында, архивтан табып, бүлекне ачу турында 1944 елның 1 июнендә чыккан боерыкның күчермәсен дә урнаштырган идек. Аннан аңлашылганча, ул чакта штатта 4 кеше каралган булган: профессор – кафедра җитәкчесе, доцент, ассистент һәм лаборант. Бу мәгълүмат минем өчен кызыклы ачыш булды. Менә бит ничек! Шундый кечкенә генә чишмә башы зур инешкә, соңрак елгага әверелгән. Менә шул мәкаләдә Диләрә Гарифовна бүлек эшчәнлегенең бер өлешенә – татар теле кафедрасы тарихына шактый киң күзәтү ясаган. Бу мәкаләдән дә ачык күренә: остаз төрки киңлекне аңлый, татар милләтен биниһая зур төрки дөньяның кабатланмас бер асылташы дип бәяли иде. Диләрә Гарифовна белеменең милли филологиядән киңрәк булуына туган җиренең (ул Төмән шәһәрендә туган) Татарстаннан читтә булуы роль уйнамый калмагандыр дип уйлыйм. Аны берничә тапкыр Саха-Якутия дәүләт университетына лекция укырга чакырганнарын хәтерлим. Ул аннан Н.К.Антоновның берничә китаптан торган «Лекции по тюркологии» дигән уку ярдәмлеген (бүләк итеп биргәннәрдер, мөгаен) алып кайткан иде. Себер татарларының теле турында кандидатлык диссертациясе яза башлагач, ул аны миңа бирде. Көнчыгышны өйрәнү институтында эшләгәндә, әлеге китаплардан мин бик теләп файдаландым.
Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеге Ташкент университеты, Каракалпакстанның Нүкүс университеты, Махачкаладагы Дагстан университеты һ.б. белән тыгыз бәйләнештә торды. Укытучылар килешә-барыша, студентлар конференцияләргә йөрешә иде. Яшәлгән еллар калкулыгыннан торып карагач, яхшы күренә: фольклор һәм диалектология экспедицияләре, күп кенә махсус курслар безнең бүлекнең һәм без алган белемнең ялтыравыклы өстенлеге булган. Бу бәйләнешләр, сәяхәтләр, эзләнүләр күңелен авылдан кубарып ала алмаган, бертуктаусыз Казан белән авыл арасында чабулаган студентлар өчен офыкларын киңәйтү, белемнәрен тирәнәйтү, дөнья күрү, үз милләтен һәм башка төрки милләтләрне якыннан тану мөмкинлеге булган икән бит! Шәхси үсеш өчен нинди киң мәйдан! 2024 елда бүлеккә 80 ел тулган булыр иде. Бәйрәм уздырылды, тик, икене бер итеп, берне юк итү сәясәте китереп чыгарган нәтиҗәнең чагылышы аңа беркадәр моңсулык бирде.
Соңгы вакытларда педагогика университетын яңадан торгызу кирәклеге турында сүзләр ишетелгәли. Элекке КДУ (КФУ) составындагы академик филология белән педагогика юнәлешен берләштерү, чынлап та, бераз ашыгычрак кылынган гамәл булмады микән? Укытучыларга җитди кытлык кичергән бу чорда мондый сораулар туу бик табигый. Әлеге теләк тормышка ашсын һәм остазларның рухы сөенсен иде!
Тыйнаклык
Диләрә Гарифовна тыйнак кеше иде. Исемнәр, даннар, премияләр даулап йөрүен күз алдына да китерә алмыйм, шуңа аз гына ишарә иткән бер генә күренеш тә истә юк. Бервакыт Диләрә Гарифовнаны тапшыру әзерләп, аны үзенә үк алып бару шарты белән телевидениегә чакырганнар иде. Ул тел мәсьәләләренә багышланырга һәм рус телендә барырга тиеш. Остаз тәкъдимне кире какты, соңыннан сәбәбенең, әлеге дә баягы, шул ук үзенә карата үтә таләпчәнлеге белән бәйле булуы аңлашылды: «Рус телендә тапшыру алып бару өчен, телнең мөкәммәл сафлыгы кирәк, мин исә ике телле кеше, русчам берничек тә идеаль дәрәҗәдә була алмый», – дип әйткән.
Факультетның (ул вакытта инде бүлек кенә түгел, факультет) остазның 70 яшьлек юбилеена әзерләнгән вакыты. Оештыру комитеты (җитәкчесе – Миркасыйм абый Госманов) бу хакта Татарстан Президентына хат әзерләде. Без – юбилярның шәкертләре буларак, булышып йөрүчеләр. Хатны миңа илтергә куштылар (ул вакыт факс та булмаган, күрәсең). Президент аппаратындагы тәрҗемәчеләр бүлеге башлыгы Марат Абдуллович белән танышлыгым бар, аңа төрек теленнән тәрҗемә эшләрендә булышкалаган идем. «Хат әйләнеп-тулганып йөрмичә, тиз арада Президентка барып ирешсен иде», – дип, аңа бирдем. Марат абый эшне тиз тоткан, хат, чынлап та, рәсми киртәләрне тиз үткән булып чыкты. Минтимер Шәрипович икенче көнне үк Диләрә Гарифовнаны (танылган хатын-кыз академик!) күрешеп котларга дип Кремльгә чакырды. Остаз моңа бик дулкынланды, шул ук вакытта горурланды һәм сөенде – шулай истә калган.
Чибәр кеше
2001 елда Диләрә Гарифовнаның 75 яшьлек юбилее булды. Факультет аны зурлап уздырды. Соңыннан «Академик Тумашева» дигән җыентык та басылып чыкты. Төзүчеләре: профессорлар В.З.Гарифуллин һәм Ф.Ш.Нуриева. (Академик Тумашева. – Казан: ТР ФАнең «Фән» нәшрияты, 2004. – 208 бит). Анда остаз белән әңгәмә рәвешендә язылган «Гаҗәп нәрсә шул син, и тормыш!» дип исемләнгән минем язмам да бар (76-84 нче битләр). Аның язылу тарихы болайрак.
Күңелемә килде дә, беркөнне, кулыма диктофон тотып, фәнни җитәкчем янына бардым. Үзенең рөхсәтен алып, сораулар бирдем, ул аларга бик теләп әтрафлы җаваплар биргән иде. Эш арасында вакыт булмагандыр, күрәмсең, аларны байтак кына кәгазьгә төшереп куя алмый йөрдем. Мәскәүгә командировкага барырга туры килде дә, кунакханәдә кич вакыт булыр дип, диктофонны үзем белән алдым. Бер кичне тыңладым, хисләнеп, күземә яшь тулды, алай да кәгазьгә күчереп алып кайттым. Ник еладыммы? Моңсу иде. Остазлар олыгая. Безнең гомер дә тау елгасы кебек йөгереп ага. Диләрә Гарифовнага багышланган җыентыкка кертергә дип, шәкертләреннән дә язма сорадылар. Мин әңгәмә текстын бастырып алдым да, бер күз төшерсен дип, Диләрә апаның үзенә укырга бирдем. Язманы алырга дип баргач, остазым: «Син дә язучы түгел, мин дә сөйләүче түгел. Ярар инде... – дип, бәясен белдерде. Ни гаҗәп, минем һич кенә дә күңелем төшмәде. Ниятем изге бит, иң мөһиме – шул!
Диләрә Гарифовна юбилейларының берсендә булган бер вакыйга хәтеремә кереп калган. Ул мәҗлескә журналистлар, язучылар да чакырылган иде. Кайсыдыр газетаның мөхәрриренә (кем икәнен күпме генә исемә төшерергә теләсәм дә, булмады. Габделбәр абый Ризванов булмадымы икән?..) сүз бирелгәч, ул каләм ияләренә хас нәфис тел белән бик матур теләкләр әйтте һәм сүз арасында болай диде: «Безгә, кулдагы сәнәкне абзар киртәсенә сөяп кенә авылдан чыгып китеп, университетка укырга килеп кергән авыл егетләренә, Диләрә Гарифовна алиһәгә тиң иде».
Әйе, остаз бик чибәр, зәвыклы киенә, дәрәҗәсен белеп кенә сөйләшә, ягымлы елмая иде. Ул үз-үзен тотышына бик чама белән генә нәзакәтле уенчанлык төсмере дә өсти белә иде, ахры. Менә бер истәлек. Минем диссертация әзер, яклауга тәкъдим итәр өчен кафедрада тикшерү, укып фикер алышу булачак. Шуңа дип җыелыштык. Хәлиткеч төп фикерне әйтергә тиешле кеше – профессор Вахит Хөҗҗәтович Хаков. Утырышка керергә торганда, Диләрә апа аның белән бик ягымлы сөйләште, пиджагының җилкә турысыннан бер җеп кисәге-фәлән (бар идеме, юк идеме – анысы билгесез) сыпырып төшергән кебек итте, елмайды, үзенә генә хас булганча челтерәп көлеп тә куйды. Әле үзе миңа күз кысып алырга да җай тапты. Йөземә аптырау галәмәте чыккан булган, ахры, кереп утырышкач, миңа таба бераз иелә төшеп, пышылдап кына: «Күңеле булсын инде, төп сүзне ул әйтәчәк бит...» – диде. Остазның кәефе күтәренке иде, чөнки ул үзе эшемне бик яратты, югары бәяләде.
Гомумән, остазларыбыз барысы да чибәр иде. Алар үскән заман – сугыш һәм сугыш арты еллары, бик авыр вакытлар булган бит инде, югыйсә. Гомумән, ул чор зыялылары, сайлап алгандай, чибәр иделәр. Челтерәп көлүе дигәннән, Диләрә апа, чынлап та, шундый матур итеп, бөтен күңелен биреп көлә иде.
Хәтердә тагын бер күренеш җанланды. Бервакыт ниндидер бер эш белән Гомәр Фәизович Саттаров янына килдем. Гомәр абый минем белән теләмичә генә, төксе генә сөйләште. Шунда мин, никтер, шаярасы иттем: «И яратмадыгыз да инде мине, Гомәр абый!» – дидем. Ә ул, чынга алып: «Әйе шул, сине дә, җитәкчеңне дә яратмыйм. Әллә ниндиләр сез, гордыйлар!..» – диде. Мин сүзсез калдым, ләкин көләсем килгәнне хәтерләмим. Диләрә Гарифовна исә, мин әйтеп күрсәткәч, челтерәп, рәхәтләнеп көлде. Менә шундый иде алар, нур эчендә ятсыннар!
Күзәтүчәнлек
Җыелыш-фәлән түгел, ниндидер бер аралашу вакытында, остазым болай диде: «Урамда кечкенә балаларын ияртеп йөрергә чыккан яшь гаиләләрне күзәтәм мин. Балаларын бер-ике адым алга җибәреп, үзләре алар артыннан атлап, җай гына сөйләшеп баручылар татар кешеләре булыр. Үзләре алдан атлап, балалары артларыннан ияреп барса – рус кешеләре». Белмим, никтер, бу сүзләре хәтеремә уелып калган. Шуннан соң мин дә гомер буе күзәттем, чынлап та, шундый хасият бар, ләкин кызыксыну объектларымның нинди милләттән булулары минем өчен билгесез кала, яннарына барып соравы уңайсыз.
Диләрә Гарифовна тел күренешләренә, үзгәрешләргә, борынгылык саклану очракларына, җанлы сөйләмдәге үзенчәлекләргә гел игътибар итә, истә калдыра, дәресләрдә мисаллар китерә иде. Мәсәлән, оныгы Сәйярнең сөйләшә генә башлаган вакытында аның кайбер чын төрки асыллы сүзләрне борынгы төрки вариантына якын итеп әйтүен остазым исләре китеп сөйли иде.
Иң кадерле мактау
Мәскәүдән Казанга кайтып, Казан дәүләт университетына эшкә урнашкач, остазга ул елларда үзенең төп белгечлеге – төрек телен укыту мөмкинлеге булмаган. Шуннан соң ул хәзерге татар теле морфологиясен, Себер татарлары диалектын тагын да киңрәк өйрәнергә керешкән. 1982 елда ул безгә махсус курс итеп бер семестр төрек телен укытты. Дәреслекләр, сүзлекләр китапханәдә дә юк. Мәгълүм еллар шаукымы: булганнары да юкка чыгарылган инде, билгеле. Әле шуны да әйтәсем килә: диплом эченә куелган кушымтада махсус курсның исеме «Огузская группа тюркских языков» дип язылган, төрек теле дигән сүз дә юк. Мәшһүр Александр Казем-Бек заманнары инде күптәнге тарихка әйләнгән. Менә шундый чор. Остаз безгә төрек теле грамматикасын тактага язып аңлата, без дәфтәргә күчереп язабыз. Текстларны да шулай кулындагы китаптан (студент елларыннан калган булгандыр) тактага яза, без башта күчереп язабыз, шуннан соң укып тәрҗемә итәбез. Китапта Назыйм Хикмәтнең нәсерләре һәм шигырьләре бар иде бугай, шулай истә калган.
Тарих кабатлана. 1990 нчы еллар килде. Төрек теле чит тел буларак өйрәтелә башлады. Көнчыгышны өйрәнү институтында тюркология кафедрасы ачылды, мин шунда укыта башладым. «Төрек теле грамматикасы»н язып бетереп, остазыма рецензент булып карап чыксын, фикерләрен, бәясен белдерсен дип китергәч, ул миңа: «Син бу эштә миннән алгарак та киттең инде», – диде. Менә шул бер җөмлә миңа әллә нинди мактаулы исемнәрдән, гыйльми дәрәҗәләрдән дә кадерлерәк булды.
***
Ышаныч белдереп эшкә алуы, хезмәт юлына бастыруы, фән юлына кертеп җибәрүе, икенче белгечлегем булган төрек телен яраттыруы – боларның барысы өчен дә остазыма чиксез рәхмәтлемен! Рухы шат, урыны җәннәттә булсын!
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала