Әдәби мирас Уку өчен 2 минут

Гөл вә Нәүруз

(XIV гасыр башы дастаны)

Фото ясалма фәһем ярдәмендә әзерләнде. 
Фото ясалма фәһем ярдәмендә әзерләнде. 

 

Гөл турында хыялланып, Нәүрүзнең Былбыл белән сөйләшкәне

Чөнки Былбыл булды Нәүрузәшнәсе,

Инде хәзер бик күп серләр сөйләшәсе.

 

Әле иртәнге ашта кочак ачты,

Әле саф ирләр белән шәраб капты.

 

Әгәр кабул итсә үз кочагына,

Күз кырын да салмас хури кызына.

 

Әгәр гыйлемгә нәфес булса юлдаш,

Күңел хәзинәсен бозар бу баш.

 

Һәр мәҗлестә шиксез оста тел булыр,

Нәүруз җаны нурланып күп сүз алыр.

 

Кайчан кем, берәрсе көй чыгарса,

Шаһзадә тагын да аякка баса.

 

Шаһ шушы җырларга сөенеп яши,

Гөлнең исемен сәгать саен сөйли.

 

Гөл хакында ишетсәме Былбыл,

Исләренә төшә Фәхарьдәге Гөл.

 

Төсен җырда кат-кат телгә кертәләр,

Чәчен сурәткә кушып төзәтәләр.

 

Былбыл авазларыннан Нәүрүзнең гөл билгеләрен тапканы

Былбылда тапкач шаһ Гөл билгеләрен,

Шунда Былбылдан арттырды дәртләрен.

 

Әйтте: «Бу аһәң-авазың кабатла,

Сөйлә уртак ул хисләрең, ачыкла».

 

Башлады сүз Былбыл шул хакта: «И шаһ,

Аның шәһәрен сорыйсың, белсәң, аһ!

 

Ул Фәрхарь илендә бер ханыбыз бар,

Шаһ Мөшкин исемле солтаныбыз бар.

 

Батырлыкта Җәмшид нәселе өстене,

Фәридүннән гаделрәк һәм хөкеме.

 

Тиңдәше юк аңа ике җиһанда,

Тиңсезләрдән җир йөзендә-заманда.

 

Угыл-кыздан Гөл атлы бер кызы бар,

Яшерер әмма халыктан, булып зар.

 

Матурлыгын хикәят итеп булмый,

Камиллеген хактан да белеп булмый.

 

Хозур нурына кояш хәйран тотыр,

Бите очы уртасына ай тотылыр».

 

Сөя ул Гөл бу Былбылның авазын,

Бу авазга хисләре уртак аның.

 

Шунда шаһ үз төшенә аңлатма тапты,

Теләгән эшенә чарасын тапты.

 

Нәүрүзнең үз серен Былбылга әйткәне


Үз хәленнән Былбылга шаһ аңлатып

Барчаларны сөйләде кайтып-кайтып.

 

Былбыл эчен көйдерде Нәүруз өчен,

Әйтте шунда: «И җиһан шаһыннан син!

 

Аягымда бервакыт утырмыйча,

Җаным барда бер тыныч тын алмыйча,

 

Кирәк булса, сихер итеп, могҗиза,

Барып сөйләп үтенермен барсын да.

 

Барыбер дә ул чибәркәй яуланыр,

Зөләйха белән Йосыф бергә булыр».

 

Шул былбылдан ишетте вәгъдә Нәүруз,

Чыгарды җаныннан аһлы газап сүз.

 

Үбеп Былбыл аягын, елады зар,

Диде: «И дустым, дәрткә дәваң бар!

 

Билең буып, аягың бас күземә,

Юлчы булып, адымың куй йөземә.

 

Бу юл авырлыгын фикер итмә һич тә,

Морадың Тәңре бирсә, калма кичкә.

 

Мең бәладән аңа һәм бер савыт тот,

Бусагасын үбеп, миннән колак тот.

 

Минем хәлемне бер яхшырак хәлдә

Хөрмәт белән үртәп ал бер газәлдә».

 

Нәүрүзнең Былбылны гөл хөрмәтенә җибәргәне

 

Җир үпте сайрап туялмас Былбыл,

Киенде һәм кушкан эшкә очты ул.

 

Каешын буып шул көндә юлга төште,

Йөзен куеп, Фәрхаренә иреште.

 

Шундый да вакытта җитте барып,

Гөл күңел ача иде шатлык тулып.

 

Фәрхарь җәннәтеннән күркәмлек алып,

Җәннәт бакчасы кебек гөлләр сарып.

 

Һава Гайсә тыны кебек тергезә,

Агачлар төбендә чишмәләр гөр килә.

 

Болыннар эчендә кошлар рәхәте,

Агачлар өсте гөлләрнең тәхете.

 

Янә юләрлеккә чыгар галимең,

Диваналар кавышкан көнеме, дим.

 

Бу көннәрдә Гөл йөреп гөлбакчада,

Хәтере теләде Былбылны анда.

 

Теләп тә тапмады үз Былбылын Гөл,

Хуш күрмәде күңеле бүтән былбыл.

 

Бу көн шатлыкны калдырды ул ай,

Килеп җитте ул таңга Былбыл кулай.

 

Әсәр борынгы төрки-татар теленнән бүгенге татарчага Фәрит Яхин тарафыннан тәрҗемә ителде.
 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи