Дөнья хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Зөя утрау-шәһәрчегендә Яңа ел бәйрәмнәрендә утлы шоу күрсәтеләчәк

Зөя утрау-шәһәрчегендә Яңа ел бәйрәмнәрендә утлы шоу күрсәтеләчәк

Татарстанның Яшел Үзән районындагы Зөя утрау-шәһәрчеге Яңа ел ялларына бәйрәм программасы әзерләгән. Бу хакта республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.Утрауның “Ленивый т...

Татарстанның Яшел Үзән районындагы Зөя утрау-шәһәрчеге Яңа ел ялларына бәйрәм программасы әзерләгән. Бу хакта республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утрауның “Ленивый торжок” тарихи реконструкция комплексы 1-10 гыйнвар көннәрендә “Никита Стрелец һәм Сөембикә ханбикә турында әкият” дип аталган программа тәкъдим итә. Анда тамашачылар батырлар көрәшендә, тылсымлы эстафетада, уеннарда катнаша алачак. Кунакларны кайнар чәй белән дә сыйлаячаклар.
Бәйрәм программасы 11.00, 13.00, 14.30, 16.00 сәгатьләрдә башланачак. Ә 1, 2 һәм 7 гыйнварда кичке якта, 16.00 сәгатьтә, утлы шоу да күрсәтеләчәк.
“Татар-информ”

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи