Журнал «Безнең мирас»

Яшел Үзән районы зиратында яңадан вәхшилек кылынган

Бүген Яшел Үзән районының Бәчек авылы имамы төшке аш вакыты тирәсендә авыл зиратында яңадан 100 каберлекнең ташлары зарарлануын хәбәр иткән. “Татар-информ”га бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Полиция хезмәткәрләре вәхшилек кылучыны эзләүгә керешкән, урында оператив хезмәткәрләр эшли.
Искәртеп үтик, “Татар-информ” агентлыгы 30 апрельдә Бәчек зиратында кабер ташларын һәм чардуганнарны вату-җимерү турында хәбәр иткән һәм бу дүртенче тапкыр булып, вәхшилекнең иң зурысы булуын җиткергән иде. Ул чакта 93 кабер ташы яраксыз хәлгә китерелгәнлеге әйтелде. Бәчек авылында Габдулла Тукайның апасы Бибисаҗидәнең дә кабере бар. Ул вакытта кабер эчтәрәк булу сәбәпле, зыян күрмәгән иде.
5 майда Яшел Үзән районында Бәчек авылы зиратында каберлекләрне мәсхәрәләүдә шикләнелгән 20 яшьлек кеше тоткарланган иде. Ул вакытта шикле кеше үз гаебен тулысынча таныган, тоткарланучының психик авыру буенча инвалидлык таныклыгы бар, дип әйтелде. 2014 елда суд карары буенча ул эшкә яраксыз кеше дип танылган. Ул кылган гамәлләренең сәбәбен аңлата алмаган иде.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/14/140571/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру