Вил Усмановны котлыйбыз!
Бүген татар эстрадасының якты йолдызы, җырчы, көрәшче Вил Усмановка Татарстанның халык артисты исеме бирелде. "Бу исем, әлбәттә, зур җаваплылык. Киләчәктә иҗатым, яшәешем белән бу исемгә тугры калырмын, дип уйлыйм. Президентыбыз Рөстәм Нургали улына зур рәхмәтемне җиткерәм", - дип яза җырчы үзенең инстаграм сәхифәсендә.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА