Журнал «Безнең мирас»

Васил Шәйхразиев дини һәм милли тормыш ярдәмендә татар авылын саклап калу үрнәге белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген эшлекле сәфәр белән Татарстанның Әгерҗе районында булды.
Сәфәр кысаларында Милли Шура рәисе ул Ямурза авылы мисалында  дини һәм милли тормыш ярдәмендә татар авылын саклап калу үрнәге белән танышты. Шулай ук авыл халкы Милли шура рәисенә үзләрен борчыган проблемаларны да җиткерде.
Әгерҗе районының Ямурза авылы — эшмәкәрлек алга киткән 100 гә якын хуҗалыгы булган авыл. Әлеге татар авылында бүгенге көндә милли тормыш гөрли. Биредә башлангыч мәктәп, мәчет, мәдрәсә, яңа мәдәният һәм спорт комплексы, балалар бакчасы эшли, авыл газетасы чыгып килә. Соңгы елларда авыл эшмәкәрләре ярдәмендә Ямурзада мөселман балалары өчен Сабантуйлар, төрле милли һәм дини бәйрәмнәр үтә.
http://tatar-congress.org/yanalyklar/vasil-sheyhraziev-dini-hem-milli-tormysh-yardemende-tatar-avylyn-saklap-kalu-yrnege-belen-tanyshty/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру