“Үзгәреш җиле” татар җыры фестиваленә карата тамашачыларның кызыксынуы зур булуын һәм концертны кабат күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең күплеген исәпкә алып, фестиваль җитәкчелеге аның лауреат...
“Үзгәреш җиле” татар җыры фестиваленә карата тамашачыларның кызыксынуы зур булуын һәм концертны кабат күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең күплеген исәпкә алып, фестиваль җитәкчелеге аның лауреатлары йомгаклау концертларын 2017 елның язында күрсәтү мөмкинлеген карый. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына бу хакта үз чыганакларыннан билгеле булды.
“Үзгәреш җиле” фестивален оештыручылар, музыкаль вакыйгага карата тамашачыларның кызыксынуы зур булуын исәпкә алып, шоуны дәвам иттерергә булган.Казанда 5 һәм 6 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында уңыш белән үткән “Үзгәреш җиле” фестивале 2 мең чамасы тамашачы җыйды.
«Татар-информ»
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала