Журнал «Безнең мирас»

Урта Әләзәнгә Бөтенроссия авыл Сабан туена киләчәк кунаклар кунакханәдә яшәмәячәк

Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында 2017 елда узачак VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе кунаклары кунакханәдә яшәмәячәк. Аларны Городище районындагы берничә авылда гаиләләр үзләренә кабул итәчәк. Бу хакта Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Бакир Акъегетов “Россия радиосы”на интервьюда хәбәр итте.

Сабан туена рәсми рәвештә меңгә якын татар кунакка чакырылган. Әлбәттә, гомумән, чикләүләр юк: милли бәйрәмгә теләгән һәр кеше килә ала.
Бәйрәм 15 июльдә Урта Әләзән авылында узачак. Россия дәрәҗәсендәге Сабан туена ипподромны һәм Пенза татарлары милли аш-суларын, иҗади чыгышларын тәкъдим итәчәк өч амфитеатрны төзеп бетерергә планлаштыралар.
“Урта Әләзән татарлар яшәгән иң зур авылларның берсе. Безнең дөньяга күрсәтер казанышларыбыз бар. Авылда 10 мең кеше яши, 11 мәчет, 2 мәктәп эшли. Тагын бер мәктәп һәм балалар бакчасы төзелеп ята. Кунаклар халыкның авылда ничек яши алуын күрәчәк. Бездә халык 2-3 катлы йортларда яши. Тырышып эшләгәнгә лаеклы шартларда көн күрә”, – дип искәртә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе.
“Татар-информ”

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасы оештырган татар авылының милли, дини һәм икъдисади тормышына нисбәтле түгәрәк өстәл утырышыннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру