Дөнья хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Уфада Илһам Шакировны искә алу кичәсе ел саен үткәреләчәк

Уфада Илһам Шакировны искә алу кичәсе ел саен үткәреләчәк

Башкортстан башкаласында легендар татар җырчысы Илһам Шакировны искә алу кичәсе ел саен үткәреләчәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.Кичә Уфада татар һәм башкорт эстрадасының танылган башкару...

Башкортстан башкаласында легендар татар җырчысы Илһам Шакировны искә алу кичәсе ел саен үткәреләчәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Кичә Уфада татар һәм башкорт эстрадасының танылган башкаручылары катнашындагы зур концерт форматында беренче тапкыр легендар татар җырчысы Илһам Шакировны искә алу кичәсе узды.
Кичәдә катнашкан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, алга таба мондый кичәне ел саен оештыру күздә тотыла. Ул Казанда һәм Мәскәүдә генә түгел, Уфада һәм Россиянең башка шәһәрләрендә дә үткәреләчәк.
Татарстан парламенты башлыгы Башкортстан җитәкчелеге, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгына Уфада шундый кичә уздырырга мөмкинлек биргән өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Илһам Шакиров иҗаты безнең халыкларны берләштерә дип саный. Кичә шул хакта дип язган идек.
Бу хакта тулырак:  https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/14/196921/
#Яңалыклар

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи