Журнал «Безнең мирас»

Төмән татарлары "боз озату" йоласын яңарта

Төмән өлкәсенең Муллаш авылы татарлары боз озату йоласын яңарта. Пышма елгасында боз кузгалганга туры китереп, "Хәзинә" фольклор-этнографик ансамбле авыл халкы өчен бәйрәм оештырды, дип хәбәр итә Төмән шәһәре татар милли-мәдәни үзәге.
"Кунаклар килер алдыннан елга ярын матурлап бизәдек, учакта ботка пешердек. Тирә-якка яңгыраган көйләр халыкны бирегә алып килде. Шуннан соң йолаларны үтәп, суга курчаклар, тәңкәләр ташладык, теләкләр теләдек. Ахырдан Пышма елгасы яр буенда бергәләп ботка ашадык", - диелә хәбәрдә.
Себер татарларында электән килгән "боз озату" йоласы авыруларны, борчу-кайгыларны суга агызып алып китә дип саналган. Йола һәрчак елга ярында үткәрелгән һәм шул рәвешле елгага булган хөрмәт күрсәтелгән. Йолада әйтелгәнчә, елга исә, үз чиратында, кешеләргә балык, мул суы, болыннарындагы печәне, мул уңыш белән җавап кайтарган.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/06/163407/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру