Төмән галимнәре һуннар каберлеген тапкан
Төмән дәүләт университетының алты атналык археологик экспедициясе тәмамланды. Тарих фәннәре докторы Матвеева Наталья Петровна җитәкчелегендәге казу эшләре вакытында Иске Лыбаево авылы янында төрки халыкларның борынгы бабалары - һуннарга нисбәтле борынгы каберлек табылган. Каберлекнең һуннарныкы булуы баш сөягенең формасына карап ачыкланган. Бу турыда https://www.utmn.ru сайты хәбәр итә.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА