Теләчедә үткән XII театраль Сабан туенда Татарстанның атказанган артисты Алмаз Фәтхуллин абсолют батыр калды. Бәйрәмдә "Татар-Информ" хәбәрчесе дә катнашты. Театраль Сабан туе батырын жирәбәсез, төрле...
Теләчедә үткән XII театраль Сабан туенда Татарстанның атказанган артисты Алмаз Фәтхуллин абсолют батыр калды. Бәйрәмдә "Татар-Информ" хәбәрчесе дә катнашты. Театраль Сабан туе батырын жирәбәсез, төрле авырлыкта батыр калган көрәшчеләрне көч сынаштырып ачыкладылар. Алмаз Фәтхуллин Минзәлә театры актерын Нәфис Гайфуллинны җиңде.
"Миңа Аллаһ Тәгалә ярдәм итте. Җиңәргә теләдем, матур көрәш күрсәтергә тырыштым. Аста калган көрәшче - Минзәлә егете - яшь, авырлыгы бик зур, 120 килограмм. Җиңә алырмын дип уйламаган идем. Ул башка көрәшчеләрне бик тиз күтәреп атты. Бүген җиңәргә миңа язган", - диде Алмаз Фәтхуллин.

Алмаз Фәтхуллинга тәкә һәм машина бүләк иттеләр. Ул 2009 елда да машина җиңгән булган. "Быел бик уңышлы ел булды, апрель аенда кызым туды. Быел икенче тапкыр батыр калдым", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/17/191765/

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала