Журнал «Безнең мирас»

Татарстанлылар 1 апрельдән 2017 елның икенче яртыеллыгына матбугатка языла ала

1 апрельдән 2017 елның икенче яртыеллыгына даими басма матбугатка язылу кампаниясе башлана. Июнь ахырына кадәр барлык почта бүлекчәләрендә, шулай ук Россия Почтасының махсус сайтында һәм Viber мессенджеры ярдәмендә газета һәм журналларга язылырга мөмкин булачак. Үзең өчен генә түгел, Россия төбәкләрендә яшәүче туганнар, якыннарга да матбугатны яздыртып була.

Ил буенча газета-журналларга Россия Почтасының «Подписные издания» каталогы аша язылалар. Биредә хәзерге вакытта 2000 нән артык басма матбугат теркәлгән. Шулай ук башка каталоглар аша да язылырга мөмкин.
Россия Почтасы каталогы буенча ясалган ташламалар белән Россия Почтасы порталында кулланырга була. Биредә өйдә яки офиста утырып, хезмәт өчен банк картасы ярдәмендә комиссиясез түләп, бик җайлы гына матбугатка язылырга мөмкин.
Язылу кампаниясе вакытында Россия Почтасы Россия Коммуникация һәм элемтә министрлыгының төбәк басма массакүләм мәгълүмат чаралары буенча эксперт советы исемлегенә кергән матбугатка язылучыларга, үз каталогы аша язылганда 25 процент ташлама, башка язылу агентлыклары каталогы кулланылса, 20 процент ташлама ясаячак, дип хәбәр итә Россия Почтасы матбугат хезмәте.
“Татар-информ”

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру