Журнал «Безнең мирас»

Татарстанда Генеалогия үзәге булдырылачак - Ирада Әюпова

Татарстан архивларына көн саен нәсел җебе буенча документлар табу үтенече белән 3-5 запрос килеп ирешә. 2016 елда шундый 832 генеалогик запрос алынган. Бу хакта Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында комитет җитәкчесе Ирада Әюпова хәбәр итте.

"Архивлар үз тамырлары белән кызыксынучыларга тулы бер документлар пакетын тәкъдим итә алса да, барлык үтенечләрне канәгатьләндереп булмый. Нигездә, бу чыганаклар базасының фрагментарлыгы белән бәйле. Күп кенә документлар Россия борынгы актлар дәүләт архивында саклана. Кайбер төбәкләрдә метрика китаплары, белгечләр булмау сәбәпле, бөтенләй өйрәнелмәгән һәм киштәләрдә тузанланып ята", - диде Ирада Әюпова. Аның әйтүенчә, Татарстанның архив фондында 10 мең томнан артык метрика китабы исәпләнә.


"Генеалогик тикшеренүләрнең тирәнлеген, сыйфатын арттыру, популярлаштыру өчен якын арада Генеалогия үзәген булдыру планлаштырыла", - дип белдерде докладчы.


"Татар-информ"

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Теги: Гөлнар Гарифуллина

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру