Журнал «Безнең мирас»

Татарстан һәм Иркутск өлкәсе биш ел дәвамында хезмәттәшлек итәчәк

Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Сочи шәһәрендә. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат үзәге.
Татарстан җитәкчесе аңа төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне колачлаган килешүне төзүдә күрсәткән кызыксынуы өчен рәхмәтен җиткерде. Аның сүзләренчә, әлеге рәсми документ төбәкара элемтәләрне ныгытуда булышачак.

Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, Иркутск өлкәсе белән Татарстан арасындагы товар әйләнеше 4 млрд. сумнан артып китә. Төбәкләрдә йөк ташучы автомобильләр һәм авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүне киңәйтергә була. Шулай ук машина төзү, нефть химия продукциясе, медицина эшләнмәләре буенча да хезмәттәшлекне булдыру мөмкин.
Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсе җитәкчелегенә татар җәмәгатьчелегенә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәтен җиткерде. Хәзерге вакытта өлкәдә 30 меңнән артык татар яши.
Сергей Левченко, үз чиратында, хезмәттәлешлек белән кызыксынуын белдерде. “Мин Россия инновацион регионнары Ассоцияциясе кысаларында узган безнең бердәм эшебездән канәгатьмен”, – диде ул.
Очрашу азагында Татарстан Республикасы һәм Иркутск өлкәсе Хөкүмәте арасында 5 ел дәвамында гамәлдә булачак, сәүдә, икътисад, фәнни-техник, социаль, мәдәни һәм башка өлкәләрне колачлаган Килешүгә кул куелды.
"Татар-информ"

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру