Журнал «Безнең мирас»

Татарстан ата-аналары балаларны музейларга йөртүне оештыру мәсьәләләренең җиңелләшүен көтә

Балаларны класслар белән музейларга алып бару шартлары катлаулануына ата-аналар ризасызлык белдерә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова әйтте.
“Элек тарих дәресләре һәм әдәбият дәресе программаларында музейларга барулар мәктәп программасына кертелгән иде. Без Тукайны Тукай музеена барып өйрәндек, - ди ул. - Хәзер ул тәртип бетте. Мәктәпләрдә беркая да барырга ярамый, беренче чиратта – дәрес. Шуңа да без мәктәпләргә үзебез киләбез”.
“Әти-әниләр балаларның музейларга йөрүләрен бик телиләр. Аларның үзләренең бала белән музейларга йөрергә вакытлары җитми, төркем белән җыеп алып баруны оештыру да бик мәшәкатьле”, - ди Гөлчәчәк Нәҗипова.
Ул Казан балаларын Алабуга музейларына алып бару өчен 12 төрле документ җыярга кирәклеген әйтә. “Оештыру эшләрен җиңеләйтү тәкъдимнәре белән чыктык. Җыелып сөйләшүләр дә булды. Югыйсә, киртәләр куелды. Ә чишү юллары кыен”, - ди ул.
Бүген Татарстан мәдәният министрлыгында үткәрелгән Иҗтимагый совет утырышында министрлык эшчәнлегенең халык күзаллаган өстенлекле юнәлешләре билгеләнде. Мәдәният министрлыгының эш юнәлешләрен билгеләү буенча дәүләт хезмәтләре порталы аша тавыш бирүдә катнашучыларның яртысы балаларның музейларга йөрүен арттырырга кирәклеген әйткән.
Иҗтимагый совет әгъзаларының да күпчелеге шушы пункт буенча тавыш бирде.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/29/176131/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру