Журнал «Безнең мирас»

Татар телен рус телле укучыларга өйрәтүнең яңа укыту-методик комплектлары тәкъдим ителде

Кичә, 9 нчы февраль көнне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәренең татар башлангыч мәктәп, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Яңа Савин районының 179 нчы номерлы аерым предметларны тирәнтен өйрәнү мәктәбендә семинар уздырды, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.


Семинарда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, милли мәгариф идарәсе башлыгы Гөлназ Исмәгыйлева, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча баш белгеч Рәйханә Богавеева, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова, башлангыч мәктәп кафедрасы доценты Зәлфирә Җамалетдинова, “Сәлам” укыту-методик комплекты авторлары катнашты.



Илдар Мөхәммәтов милли мәгариф өлкәсендә алып барылган эшләр, яңалыклар, проблемалар һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Татар телен рус телле укучыларга өйрәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен яңа укыту-методик комплектлары белән танышырга тәкъдим итте.


Алга таба сүзне дәреслек авторлары алды. Рашат Нух улы Якупов “Сәлам” укыту-методик комплектының концепциясе белән таныштырды. Башка авторлар укытучылар белән мастер-класслар үткәрде.


Залдагы укытучылар үзләренең кызыксынуларын белдереп, укыту-методик комплекты буенча сораулар бирделәр.


«Татар-информ»

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру