Журнал «Безнең мирас»

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Ана теле” проекты алымнарын үз эшендә файдалана

2016 елда “Ана теле” онлайн-мәктәбендә Татарстанның татар теле һәм әдәбияты укытучылары да теркәлгән булган. Бу аларга методик структура белән танышып, үзләре өчен ниндидер кызыклы алымнарны дәресләрендә кулланырга ярдәм иткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында “Ана теле” онлайн-мәктәбенең 5 еллыгына багышланган матбугат конференцияесндә онлайн-мәктәп үзәге җитәкчесе Кадрия Фәтхуллова хәбәр итте.


Аның әйтүенчә, онлайн-мәктәптә теркәлеп, укытучылар кызыклы алымнарны үз дәресләрендә эшкә җигә. “Укытучылар үзләре дә шушы дистанцион ресурс өчен рәхмәтен белдерә. Онлайн-мәктәпнең аерым бер элементлары укытучылар тарафыннан бик актив файдаланыла”, - диде Кадрия Фәтхуллова.


Журналистларның “Ана теле” онлайн-мәктәбен дәрес буларак укучыларны өйрәтү өчен эштә куллану турындагы соравына җавап биреп, Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, әлбәттә, 1-11 сыйныфларның барысы өчен дә бертөрле укыту схемасын кулланып булмавын билгеләп узды. Шулай да, онлайн-мәктәп өчен файдаланылган медиаресурслар мәктәп тормышында кулланыла. Илдар Мөхәммәтов моның укытучыларга телне өйрәтүдә махсус инновацион методиканы күрсәтү, дәресләрне кызыграк итү максатыннан эшләнгәнен әйтте. Министр урынбасары рус телле балаларга татар теле укыту өчен программа яңартылуын, балалар өчен, инглиз телен өйрәтүгә тиңдәш булган технологияләргә нигезләнеп, кызыклы укыту-методик комплекслар эшләнүен белдерде. “Бүген бу беренче сыйныфларда сынала, бүген әлегә нәтиҗәләр безне канәгатьләндерә, балалар телне кызыксынып өйрәнә”, - диде ул. Илдар Мөхәммәтов әйтүенчә, киләчәктә мәктәпләрдә татар телен укытуда өстәмә уку материаллары, видеоязмаларны куллану, инглиз телендәге кебек җырлар белән өйрәтү уе да бар.


“Татар-информ”

Теги: Гөлнар Гарифуллина

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру