Журнал «Безнең мирас»

Совет чорындагы укыту һәм тәрбия системасын камил булган дип саныйм – Әнвәр Хуҗиәхмәтов

“Патриотик хисне басым ясап, Президент Указлары нигезендә генә тәрбияләп булмый”, - дип белдерде Россия һәм Татарстанның атказанган укытучысы, педагогик фәннәр докторы, профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында.
“Совет чорындагы укыту һәм тәрбия системасын мин аеруча камил, файдалы һәм үтемле булган дип саныйм. Чөнки ул чорда бу эшчәнлек көчле идеологиягә корылган иде. Ә бүген исә ул гомумән дә югалды. Хәзер идеология – ул ясалма төшечә. Бу исә безнең яшьләребезгә төпле белем бирүгә бик тә комачау итә”, - дип саный профессор.
“Яшьләребезгә патриотик тәрбия бирү, илебезнең киләчәген кайгырту турында күп сөйләнә анысы. Тик бу өлкәдә никадәр генә күп көч куелмасын, тулы бер концептуаль чолгап алу, бу мәсьәләгә комплекслы якын килү һаман да юк. Аннары патриотик хисне басым ясап, Президент Указлары нигезендә генә булдырып булмый. Бу эшчәнлек бала тугач ук башланырга тиеш”, - ди атказанган мөгаллим.
Әнвәр Хуҗиәхмәтов фикеренчә, тәрбия һәм белем бирү кебек төшенчәләрне аерып карау шулай ук дөрес түгел. Бу – бердәм процесс булырга тиеш.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/28/141479/

Теги: Рәмзия Закирова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру